Җенова истәлекләре

Кичке Ноли

"Дөнья тирәли" бүлегендә юлъязмалар шәлкемен дәвам итәбез. Зур круиз лайнерында эшләп сәяхәт иткән Наилә Хисамова сәфәренең иң кызыклы мизгелләрен Азатлык укучылары белән уртаклаша. Аның бүгенге язмасы Италиянең Җенова шәһәре турында.

Әллә ничә ай буе итальяннар белән эшләп, алардан туеп кайтып, өч атна да өйдә тормыйча, кире Италиягә чыгып китүдә берәр мантыйк бармы? Эзләп тә тормагыз. Хәер, һәр хәрәкәттә мантыйк эзли башласаң, хис-кичерешләргә урын калыр идеме икән?..

БАРЫП ҖИТКӘНЧЕ…

Шулай итеп, беренче контракттан кайту белән тиз генә яңа Шенген визасы ачтырдым да, Италиягә очтым мин. Казаннан — Мәскәүгә, аннан туры Җеновага. Домодедово һава аланында башка очкычка күчеп утырасы. Төнлә алты сәгать көтү бигрәк күп икән ул. Аеруча урындыклары Домодедоводагы кебек тимер һәм салкын булса. Аны нигә дип шул кадәр уңайсыз итеп ясадылар икән? Тормыш бал булып тоелмасын өченме? Әле бер якка, әле икенче якка ятып карап, аякны чемодан өстенә сузып утырулар ярдәм итмәде — барыбер йоклый алмадым. Иртәнгә таба котсыз рестораннар арасыннан бик котсыз булмаганын сайлап, тамак ялгарга булдым. Абау! Баксаң, ашау мәсьәләсендә дә Домодедово әллә ни мактанырлык түгел икән. Бәйләнергә сәбәп эзли дип уйламагыз, кирәк булса, мин солы боткасы да ашап яши алам. Әмма ул кадәр бәягә тәмлерәк пешерсәләр дә булыр иде…

Нәкъ бер ел элек иде бу. Ул вакытта халыкара рейслар йөреп кенә тора. Русиянең "Победа" һава ширкәте 50 евродан гына билетлар сата. Монысы әгәр тапшырасы багажың булмаса. Минем кирәкмәгән кием-салым, чүп-чар тутырып, зур чемодан белән йөри торган гадәтем бар, шуңа күрә өстәп тагын 30 евро чамасы түләргә туры килде.

Җенова һава аланы

Италиягә озак очасы түгел. Дүрт сәгать тә булмагандыр, Җенова һава аланына төштек. Аның аланы җыйнак кына. Диңгез янына ук салып куйганнар. Төшкәч, контроль үтәбез. Очкыч тулы үзебезнекеләр иде. Гадәттәгечә, ни инглизчә, ни итальянча белмиләр, шуның аркасында чират әкрен кыймылдый.

Контроль үткәрүче егеткә "Чао! Бонджорно!" дип дәшкәч, шундук кәефе күтәрелде. "Берүзең килдең мени?" — дип кызыксына. Аннары әле күз кысып та калды. Чибәр иде үзе тагын. Итальяннар тиз гашыйк була. Аннары шулай тиз генә оныта да…

Җенова һава аланыннан шәһәргә автобуслар йөри. Бик кыйммәт түгел иде, өч яки алты евро чамасы. Хәтеремдә калмаган. Бер очкычта килгән кешеләр нишләптер бөтен нәрсәне миннән сорый. Соң мин каян белим? Үзем дә беренче тапкыр бит.

Автобус шәһәрнең тимер юл вокзалына кадәр китереп куйды. Кирәк булса, метро да шушында. Аннары инде кая баруыгызны үзегез хәл итәсез. Шәһәрнең тарихи үзәге дә моннан ерак түгел. Чемоданымны өстерәп, шунда таба атладым. Гомерегездә беренче тапкыр килгән шәһәр урамнарына түшәлгән таштан чемодан тәгәрәткәнегез бармы? Бу — бәхет тавышы. Яңа маҗараларга алып керүче тавыш. Ләкин бу минутта миңа әле тамак ялгап алырга кирәк…

Әкияти паркка ялгыш килеп чыктым

Монда рестораннар күп. Италиядә башкача була да алмый. Озак сайланып йөрмиче генә, берсенә кереп, "Маргарита" пиццасы, кофега заказ бирдем. Үзем урам ягында утырып, тирә-юньне өйрәнәм. Җеновада кызык булырга охшаган. Беренче карашка шулай тоелды…

ЯҢА УРЫНДА

Такси алып, фатирга кайттым. Гадәттә, чит илләрдә мин кунакханәдә туктыйм. Ә лайнер белән сәяхәт иткәндә, төн кунарга урын, гомумән, эзлисе юк. Ә менә Җеновада башкачарак килеп чыкты, чөнки анда фатир яллап яшәдем. Мин шәһәрне белмим, "Booking" тәкъдим иткән вариантлардан сайлап алынган урын. Такси белән бер километр да үтмәдек бугай, ул йорт бая автобус белән килеп туктаган вокзалга якын гына булган. Әле шуның өчен унбер евро түләдем. Италиядә такси кыйммәт. Чөнки мафия илгә "Uber" ише арзан хезмәтләрне кертми, ди. Акча бүлешергә теләмиләр. Мәсәлән, Казанда шушы ук ара өчен такси чакырсаң, ул бер евро чамасы гына булыр иде.

Җеновадагы ак фатир

Фатир шундый якты һәм ап-ак булып чыкты. Аның өчен тәүлегенә 60 евро сорыйлар. Мисал өчен, Казанда 15-20 еврога да яхшы фатир табып була. Кыяфәтеннән тыш, миңа тагын бер нәрсә кызык тоелды: юлның бер ягындагы йорттан икенче якка кер баулары сузылган. Кер эләргә кирәк булганда, шул бауны шудырып китерәсең һәм эләсең. Бу гадәт элек-электән килә. Шуңа күрә борынгы сарай ишегалданда йөрешли, юл аркылы сузылган бауда эленеп торган киемнәр күрсәгез, аптырамагыз. Бу — итальян культурасының бер өлеше.

Юлдан соң бераз хәл җыйгач, шәһәрне өйрәнергә булдым. Әйткәнемчә, тарихи үзәккә ерак барасы түгел. Автобус белән нибары бер-ике тукталыш булгандыр.

Американы ачкан мәшһүр диңгезче Христофор Колумб Җеновада туган

Балачакта укылган маҗара китапларының берсе дә, мөгаен, Җенова диңгезчеләре турында әйтмичә калмагандыр. Китап геройлары агач корабларда шушы портка килеп туктый, шушы урамнарда йөри, шушында кәеф-сафа кора. Менә мин дә алар эзләреннән йөрим. Кичке утлар янгач, шәһәр бөтенләй башка төсмер ала. Күпсанлы тар урамнарда түбән социаль катлам вәкилләре — эчкечеләр, наркоманнар, фахишәләр күп дип сөйлиләр. Мин ул урамнарны урап узам, әмма баш мие шул арада да әллә нинди картиналар тудырып өлгерә.

КИЧКЕ СИХРИ ҖЕНОВА

Кич Җенова үзәгендә кеше күп. Яшьләр Феррари мәйданында (Piazza de Ferrari) күңел ача. Машина хөрмәтенә исемләнгән мәйдан түгел бу, ә күренекле итальян меценаты фамилиясен йөртүче тарихи урын. Монда фонтан янында утырып кына торсаң да була. Ә иң яхшысы — күпсанлы рестораннарның берсенә кереп, тамак ялгап чыгу.

Кичке сихри шәһәр

Әйткәнемчә, Италиянең һәр регионына үз ашлары хас. Лигуриягә килгәч, песто токмачын ашап карамый китмәгез. Хәер, токмачы аның һәрвакыт токмач, бар хикмәте — соуста. Яшел төстәге песто соусы нәкъ менә Җеновада уйлап табылган. Аңа нибары җиде әйбер керә: рәйхан (базилик), чиста зәйтүн мае, эрбет чикләвеге, сарымсак, пармезан, сарык сөтеннән ясалган Пекорино сыры, диңгез тозы. Пестоның сере — рәйхан яфракларында. Үсемлек яшь һәм яңа өзелеп алынган булырга тиеш. Әгәр кайда да булса башка төрле рецепт тәкъдим итәләр икән — бу дөрес песто түгел.

Мин инде токмач ашап туйган. Бу юлы шул песто соусы белән равиоли ашап карадым. Равиоли — ул безнең пилмән яки вареникка охшаган камыр ризыгы. Итальяннар аның эченә әллә эремчек, сыр һәм башка әйберләр салып пешерә һәм соус белән болгата. Шуңа охшаган гнокки һәм тортеллини дигән ризыклары да бар. Бар да камырдан.

Итальяннар өйдә генә ашарга яратмый. Чөнки аларга һәрвакыт дуслары белән күрешергә, сөйләшергә, берәр бокал шәраб эчәргә кирәк. Шуңа күрә мондагы кафе һәм рестораннар һәрвакыт тулы…

Феррари мәйданы кичен әкияттәге урынга охшаган. Борынгы сарайлар, ташпулатлар утлар белән яктыртыла. Яңа Биржа сараена (Palazzo della Borsa) гына күз салыгыз. Моннан да матуррак архитектура буламы?

Феррари мәйданы һәм Яңа биржа бинасы

Элегрәк Феррари мәйданы Сан-Доменико чиркәве исемен йөрткән. Ләкин XIX гасыр башында чиркәүне сүтәләр һәм аның урынына Карло Феличе исемендәге театр салалар.

1814 елда җирле хакимият биредә бәйрәм чаралары үткәрү өчен зур мәйдан булдырырга уйлый. Шуннан башлап, Феррари мәйданы хәзерге төсмерен ала. Урынны киңәйтү өчен нәрсәдер сүтелә, нәрсәдер төзелә. Шуның аркасында мәйданның формасы да дөрес түгел һәм биналарның архитектура стиле дә бер-берсеннән нык аерыла.

1936 елдан алып, мәйдан үзәген зур фонтан бизи. Аның проектын архитектор Джузеппе Кроза ди Верганьи уйлап тапкан. Зур фонтанның ике ягында кече фонтаннар урын алган. Бу фонтаннар булмаса, Феррари мәйданы ул кадәр үк матур тоелмас иде.

Мәйданның периметры буенча Җенованың берничә мөһим бинасын күрергә була. Лигурия сараенда (Palazzo della Regione Liguria), мәсәлән, бүген регион хакимияте утыра.

Лигурия хакимияте бинасы

Шулай ук Һерцог сараеның (Palazzo Ducale) бер ягын күрә аласыз. Ник бер ягын дисәгез, чөнки бу сарай алды белән башка мәйданга — Джакомо Матеоттиныкына (Giacomo Mateotti) карап тора…

Кыскасы, тарих өстендә тарих. Ләкин боларны иркенләп өйрәнергә минем әле иртәгә дә вакыт була. Ә бүген инде кич җитте, кайтырга кирәк. Әткәнемчә, мин туктаган урын моннан ерак түгел, җәяү кайтсаң да була. Урамда шуңа игътибар иттем: Җеновада африкалы иммигрантлар күп. Рәхәтрәк тормыш эзләп килгәннәр. Укырга яки эшләргә исәпләре юк бугай, урамда кәеф-сафа корып, чүп-чар калдырып йөриләр. Итальяннар аларга шат түгел. Ә тәртип бозучы килмешәкләрнең нәрсәсенә шатланасың? Җитмәсә, аларның бит күбесе монда рөхсәтсез яши. Ә хакимият аларны әллә күрергә теләми, әллә куып чыгарырга көче җитми, билгесез. Исән-сау кайтып җиткәч, кичкырын бу тирәдә җәяү йөрмәскә сүз бирдем.

ХӘЕРЛЕ ИРТӘ, ҖЕНОВА!

Җеновада яңа көн. Иртәнге ашны оештырам да, тарихи үзәкне өйрәнәм. Өстәлләре урамга чыккан бер ресторанны сайладым. Италиядә булгач, италиячә итеп сөтсез кофе эчтем. (Аннан соң чиста су эчеп куярга онытмагыз). Тәмле пицца китерделәр. Бераз чәйлек тә калдырырмын дигән идем, баксаң монда синнән сорап та тормыйлар — үзләре алып кала икән. Чекны күргәч, бераз аптырадым. Италия рестораннарының күбесендә "хезмәт күрсәтү өчен", "чәйгә" дигән пунктлар бар. Гаҗәпләнмәгез.

Җенова университеты, 1481 елда нигез салынган

Тарихи урамнар буйлап киттем. Юлымда Җенова университеты очрады. Аңа 1481 елда ук нигез салынган. Бүген ул Италиянең иң зур уку йортларының берсе. Мин аны болай гына үтеп китә алмадым — эченә кердем. Артыңнан бернинди сакчы да, вахтер да кычкырып калмый. Коридорда беркем дә юк, чөнки лекция вакыты иде. Үземнең дә тагын укыйсы килеп китте. Хәер, һава торышы шундый матур торганда, парта артында утырасы киләмени?

Сакчылар дигәннән. Җеновада тарихи биналарга керү тыелмый. Мин шулай очраган һәрберсен урап чыктым бугай…

Алга таба барам. Урам музыканты өздереп-өздереп скрипкада уйный. Җенова бит әле ул данлыклы Никколо Паганининың да туган ягы. Ә мин бу инструментка балачактан ук гашыйк. Үтеп баручылар нишләптер музыкага битараф. Ә мин күздән яшьләр ага башлаганчы тыңладым…

Урам музыканты

Кичкә Җенованың Иске портына (Porto Antico di Genova) бардым. Бу җәяүлеләр өчен менә дигән ял урыны. Биредә аквариум, Диңгез музее, үтә күренмәле шар формасындагы Ботаник бакча һәм башка кызыклы әйберләр бар. Порт янәшәсендәге XVII гасыр биналары гына да ни тора!

Кичке ашка портның бер матур ресторанын сайладым. Сөләйман балыгы дип хыяллансам да, никтер итле салат алдым. Моңа үкенмим, чөнки ул искиткеч иде. Аннары официантны чәй сорап аптыраттым. "Ничек инде эссе көнне кайнар чәй?" – дигәнрәк күзләр белән карап тора. Соң татар булгач, ни эшләтим инде? Монда чәй ясый белмиләр. Ә шулай да ул тәмле иде. Аның янына китерелгән чизкейк, гомумән, минем тәҗрибәдә әлегә иң тәмлесе…

Миндә шундый гадәт бар: кайда да булса барыр алдыннан мин ул урын турында бернинди мәгълүмат та укымыйм. Баргач, үземчә өйрәнәм. Менә хәзер Җенова турында язмалар эзлим һәм шуны аңлыйм: мин бу шәһәрне юньләп күрмәгәнмен дә бугай. Ни Нерви паркына (Parchi di Nervi) бармаганмын, ни Чинкве Терре (Cinque Terre) күренешендә фотога төшмәгәнмен. Өч көн буе нәрсә эшләп кенә йөргәнмендер… Хәер, моның өчен өч көн генә җитмәс тә иде…

Җеновада борынгы биналарга керү тыелмый

Әле китәр алдыннан шәһәрне тагын бер урап кайттым. Монысында инде теге тар урамнарга да керергә курыкмадым, ниндидер галереягә дә тап булдым, үземчә йөреп, матур-матур урыннар ачтым. Гадәттәгечә, килгән юлымны онытып, адашып та йөрдем. Кыскасы, Җенова һавасын сулап калырга, атмосферасын тоярга тырыштым.

АЛГА! КУРОРТКА!

Ләкин Лигурия маҗаралары моның белән бетмәде әле. Алдагы ике көнне регионның көнбатыш курортында үткәрәсе бар. Моның өчен иң элек Пьяцца Принчипе (Piazza Principe) тимер юл вокзалыннан поезд алырга кирәк. Әгәр Җеновада туган һәм Американы ачкан Христофор Колумб һәйкәлен күрсәгез, димәк, сез вокзал янында. Моңарчы мондый матур вокзалда булган юк иде әле. Бу сезгә Мәскәү вокзалы түгел. Билетны автомат яки кассадан сатып алсаң була. Бөтен юнәлештә поездлар гел йөреп кенә тора. Шуңа күрә урын җитмәс, яки өлгермәсмен дип куркасы юк.

Розильоне тимер юл тукталышы

Поезд белән Роззильоне (Rossiglione) авылына кадәр барам. Аннары диңгез янындагы Споторно (Spotorno) шәһәрчегенә кадәр — машинада. Италиянең табигате искиткеч! Юллары әле тау эчендәге тоннель аша, әле диңгез яныннан үтә. Монда шундый матур күренешләр ачыла, хәтта тын бетә.

Споторнода кая куначагым инде билгеләнгән. Диңгез ярының икенче линиясендәге кечкенә кунакханә. Ике йолдызлы гына булса да, тәүлегенә 100 евро сорыйлар.

Споторно — ул Лигурия диңгезе янындагы кечкенә курорт шәһәре. Монда андый шәһәрчекләр күп: Вариготти, Ноли, Бергеджи, Кьяривенти һәм башкалар. Анда инде Савона да ерак түгел. Бервакыт анда лайнер белән дә туктаган бар иде.

Споторнода таң ата

Кич җирле урамнарны йөреп керәм. Монда тыныч тормыш. Күңел ял итә. Туристлар бар, ләкин әлегә күп түгел. Беркем беркая ашыкмый. Алар да бит ял итәргә килгән. Бер шәп ресторанга тап булдым. Аны шулай итеп оештырганнар ки, бер кешегә 25 евро түлисең һәм туйганчы ашыйсың. Башта бер аш, аннары икенче, аннары өченчесе… Ризык янына өйдә ясалган шәраб, тагын бер шәраб… Бу урын бик популяр. Әле миңа урын табылганчы күпмедер көтеп торасы да булды. Бөтен ашлары да тәмле иде. Беренче тапкыр анчоусларны шунда татып караган идем. Хәзер барган бер җирдә шуны эзлим…

ҖӘЙ БАШЛАНА БҮГЕННӘН

Җәйнең беренче көне. Бу көнне, һичшиксез, диңгез янында үткәрергә кирәк. Кунакханәдән җәяү генә барып җиттем. Пляжда кеше күп иде, ләкин су керүчеләр бик күренми. Суга кереп карагач, нигә икәнен аңладым — чөнки ул салкын. Диңгез әлегә җылынмаган. Бер туңып чыктым да, бүтән кермәдем.

Диңгез буенда

Кичләрен Споторнода концертлар оештырыла. Ул көнне алман фестивале булды. Шулай итеп, бер үк вакытта үземне Италиядә дә, Германиядә дә булган кебек хис иттем.

Икенче көнне автобус белән генә күрше шәһәрчек — Вариготтига бардым. Монысы тагын да матуррак иде. Кечкенә бер пляжда кызындым. Шул көнне кояш астында ярыйсы гына яндым һәм алдагы көннәрдә кысла кебек кызыл булып йөрдем. Пляжыннан кала, Вариготти тәмле итальян коймагы белән истә калган. Коймак эченә йомшак сыр, руккола һәм, ниһаять, ысланган сөләйман балыгы салып бирделәр. Аның янына әле яңа сыгылган әфлисүн суы да алдым. Аның тәмлелеге!..

Итальян коймагы

Кичен тагын бер курорт шәһәре — Нолины күрергә насыйп булды. Кичке утлар янгач, шәһәр бит ул бөтенләй башка төсмерләр ала. Ноли да шундый матур урын булып истә калган. Ул кадәр рестораннарны күрә торып, ашамый йөреп булмый, билгеле. Тартар кәтлите белән бургерга заказ бирдем. Китерделәр. Баксаң, тартар ул чи сыер итеннән ясала икән. Яңа заказ бирергә туры килде. Анысы менә әйбәтрәк. Үзебезчә кыздырылган…

Кызганыч, рәхәтлек тә кайчандыр бетәргә тиеш. Иртән инде Җеновадан кире Мәскәүгә очасы. Әле Җенова һава аланында көтелмәгән хәл булды. Очкычка утыру өчен онлайн теркәлү үтмәгән идем. Билет алыр өчен өстәмә 25 евро сорадылар. Ә билетсыз ничек өйгә кайтасың? Түлисе булды инде. Дөньяның әллә ничә һава аланында булып та, мондый нәрсәгә беренче тапкыр юлыктым. Бу хәл минем Лигурия турындагы бөтен уңай хис-кичерешләрне юк итте дә куйды. Ул вакытта чыннан да ачу килгән иде. Ләкин менә бу язманы әзерләгәндә хәтирәләрне барладым һәм тагын бер тапкыр сәяхәт кылган кебек булдым. Юк, Җеновага бару юкка булмаган. Һәм, боерган булса, кабат барганда, бәлки, тагын да уңышлы һәм кызыклырак сәяхәт кылырга насыйп булыр.

Наилә ХИСАМОВА

"Дөнья тирәли" шәлкеменең башка язмалары