Татарстан хөкүмәте коронавирус сәбәпле кертелгән кайбер чикләүләрдән баш тартты. Бу хакта карарны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган, документ хөкүмәт порталында урнаштырылган.
Карарга ярашлы 29 июнь көненнән Татарстанда 800 дүрткел метрга кадәр мәйданы булган кибетләр эшли башлый ала. Аларның урамнан аерым керүе булуы шарт.
Моннан тыш дүшәмбе көненнән җәйге сәламәтләндерү оешмаларына, аерым алганда җәйге балалар аланнарына эшли башлау рөхсәте бирелә. Азатлык элегрәк җәйге аланнарның 1 июль көненнән эшли башларга җыенганын язган иде.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдергәнчә, шул рәвешле Татарстан чикләүләрдән баш тартуның икенче этабына күчкән (Русиядә бу процесс 3 этаптан тора). Аңа күчәр өчен Татарстанда вирус таралышының коэффициенты 0,8 күрсәткечендә ныгытылуын бер айлап көткәннәр, дип аңлатты ул.
27 июнь көненә Татарстан рәсмиләре коронавирусны 4 431 кешедә раслаган, соңгы тәүлектә вирусны йоктырган яңа 41 кеше турында хәбәр ителде. Русиядә узган тәүлектә 6 852 яңа очрак ачыкланган, вирус эләктерүчеләрнең гомуми саны 627 646га җиткән.
Рәсми саннар. 27 июнь 10:45
төбәкләр | авырган | терелгән | үлгән |
Башкортстан | 5 220 (+49) | 2 843 (+60) | 18 (+0) |
Татарстан | 4 431 (+41) | 3 690 (+6) | 11 (+0) |
Русия | 627 646 (+6 852) | 393 352 (+9 200) | 8 969 (+188) |