ЛДПР депутаты Төмәндә һәм Тубылда Ермакка һәйкәлләр куярга чакыра

Томскида Ермакка куелган һәйкәл

Ермакның истәлеген мәңгеләштерү төбәкнең тарихи үсеше истәлегенә хөрмәт билгесе дип язган депутат.

Төмән өлкәсе думасында ЛДПР фиркасеннән сайланган депутат Глеб Трубин Төмәндә һәм Тубылда Ермакка һәйкәл куярга кирәк дип белдерде. "Төмәндә һәм Тубылда Ермакка һәйкәл булдыру – безнең төбәкнең тарихи үсеше истәлегенә хөрмәт булып тора" дип язган Трубин үзенең Facebookтагы сәхифәсендә.

Ул Ермакны "ватан тарихында легендар шәхес", халык каһарманы дип атый, аның исеме хәзергә кадәр риваятьләр һәм легендаларга уралган ди. "Шулай да бер әйбер бәхәссез – Ермак Себер тарихына, безнең шәһәрләргә нигез салуга, бөтен Русия дәүләтенең үсешенә бик зур йогынты ясаган” дип яза депутат.

Шул ук вакытта әле бүгенгә кадәр тарихи каһарманның безнең төбәктә лаеклы истәлеген булдыруга каршы торучы көчләр бар дигән Трубин.

Ул Ермакка һәйкәлләр Себердән читтәге шәһәрләрдә куелганын искәртә. Алтайдагы Змеиногорски, Пермь краендагы Чусовая шәһәрләрендә, Томскида, Новосибирскида шундый һәйкәлләр бар ди. Ермак һәм аның дружинасына һәйкәл Салехард шәһәрендәге "Обдорский острог" музей комплексында да, Красноярски краеның Кански шәһәрендә дә куелган. Новочеркасски шәһәрендә исә Ермакка 1906 елда урнаштырылган иң беренче һәйкәл тора – анда ул уң кулына таҗ тотып төшкән, бу Себерне Русия патшасына бүләк итү символы. Ә менә шул тарихи вакыйгалар белән турыдан-туры бәйле булган Төмән һәм Тубыл шәһәрләрендә хәзергә кадәр тиешлечә итеп куелган һәйкәл юк дип борчыла Трубин.

Ул Ермакка һәйкәл куюга татар җәмәгатьчелегенең каршы торуын искәртеп, "дүрт йөз ел элек булган вакыйгаларга карата консенсус саклауга өндәүләр бүген ким дигәндә мәгънәсез булып тоела" дигән. "Бу безнең тарих, ул безнең төбәкнең тарихи үсешенә хөрмәт буларак гранитта ныгытылырга лаеклы. Безнең төбәк тарихы начар була алмый!" дип яза ул.

Язмасында Трубин өлкә хакимиятенә мөрәҗәгать итә һәм аларны Ермакка Төмәндә һәм Тубылда һәйкәл куюны башлап йөрүчеләргә теләктәшлек белдерергә чакыра.

Элегрәк Төмән татарлары Тубылда Ермакка гыйбәдәт тәресе куюга ризасызлык белдереп, өлкә һәм Тубыл шәһәре җитәкчеләренә мөрәҗәгать җибәрде. Өлкә җитәкчелегенә мөрәҗәгатьтә Ермакка һәйкәл кую халыклар арасындагы дуслыкка зыян китерәчәк диелде.