Татарстан Югары мәхкәмәсе татар активистының тагын бер мөрәҗәгатен канәгатьләндерде

Равил Мөхәммәтҗанов

Равил Мөхәммәтҗанов Казан мэриясенең пикет уздыру урынын килештермәвен кануни дип таныган Вахитов районы мәхкәмәсе карарын шикаять иткән иде.

21 июльдә Татарстан Югары мәхкәмәсе милли активист Равил Мөхәммәтҗановның Вахитов районы мәхкәмәсенең узган елның сентябрендәге карарына каршы биргән апелляциясен канәгатьләндерде. Бу турыда Мөхәммәтҗанов Азатлыкка үзе белдерде.

Бүгенге утырышка хөкемдар Денис Горшунов җитәкчелек иткән, Мөхәммәтҗановны адвокат Алексей Златкин яклаган.

Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, былтыр удмурт телен яклап көрәшкән галим Альберт Разин үз-үзенә ут төртеп яндыргач, ул 17 сентябрьдә Разин хөрмәтенә пикет уздыру өчен башта 12 сентябрьдә, аннары 13 сентябрьдә Казан башкарма комитетына мөрәҗәгать иткән булган.

2019 елның 14 сентябрендә Казан башкарма комитеты милли активистлар сораган урыннарда төрле чаралар оештырыла дигән сылтау белән пикет уздыруны килештермәгән.

Мөхәммәтҗәнов 15 сентябрьдә Казан башкарма комитетының ике җавабын да Вахитов районы мәхкәмәсенә шикаять иткән. Вахитов районы мәхкәмәсе 16 сентябрьдәге утырышында Казан башкарма комитеты карарын дөрес дип тапкан.

Мөхәммәтҗанов 25 сентябрдә Вахитов районы мәхкәмәсе карарына каршы Татарстан Югары мәхкәмәсенә апелляция юллаган.

Ун ай тулып килгәндә Татарстан Югары мәхкәмәсе Равил Мөхәммәтҗановның мөрәҗәгатен канәгатьләндергән һәм Вахитов районы мәхкәмәсенең карарын гамәлдән чыгарган.

Мөхәммәтҗанов Татарстан Югары мәхкәмәсе карарыннан канәгать булуларын, бу карарны үзләре өчен бер җиңү дип бәяләүләрен әйтте.

"Моңа кадәр Татарстан Югары мәхкәмәсендә Казан башкарма комитетына каршы бер тапкыр җиңү яулаган идек, монысы икенчесе булды. Әмма моның белән генә тукталып калмаска кирәк. Башкарма комитетны хәзер безгә рухи зыян китергәне өчен мәхкәмәгә бирергә кирәк. Аның суммасын уйлап бетерәчәкбез. Бу җиңүдә адвокатыбыз Алексей Златкинның да зур өлеше булды", диде.

13 мартта Татарстан Югары мәхкәмәсе Бөтентатар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиевнең дә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе карарына каршы биргән апелляциясен кәнәгатьләндерде.

Зәкиев узган ноябрьдә Казан башкарма комитетының шәһәр үзәгенең тугыз урынында хәрби Рамил Шәмсетдиновны яклап пикет уздыруны килештермәү карарын Вахитов районы мәхкәмәсенә шикаять иткән иде.