Беларус шәһәрләрендә йөзләрчә мең кеше каршылык чараларына чыкты

Якшәмбе көнне "Азатлык өчен!" дип аталган бөтен халык маршы булачагы алдан ук игълан ителгән иде. Ул президент сайлавы нәтиҗәләрендә хәрәмләшүләргә каршылык йөзеннән оештырылды.

Tut.By агентлыгы мәгълүматынча, Минскидагы каршылык чарасында катнашучылар колоннасы Бәйсезлек проспектыннан үзәккә таба юл алган. Кешеләр ак-кызыл-ак төстәге ике зур әләм тотып: "Беларус яшә!" ("Жыве Беларусь!") һәм "Кит!" дигән шигарләр кычкырып барган. "Мински – каһарман шәһәре" истәлек билгесе янында 60 мең кеше җыелган.

Брест шәһәрендә халык Ленин мәйданында җыела башлады. Бүген мәйданны аерым киртәләр белән уратып алмаганнар иде. Бары шәһәр һәм өлкә хакимияте биналары янында гына киртәләр куелган. Аның артында торган милиция вәкилләренә халык: "Трибунал!" дип кычкырган.

Витебски шәһәрендә Җиңү мәйданында рәссамнар, табиблар, тимер юлчылар җыелды. Тимер юл эшчеләре: "Эш ташлау" ("Забастовка!") дигән шигар белән янаган.

Бобруйски мәркәзендә дә ак-кызык-ак төстәге әләм белән чыктылар. Бу – илнең тарихи милли символы булып тора.

Азатлык радиосының беларус хезмәте мәгълүматларынча, Гродно шәһәрендә 10 меңләп кеше Совет мәйданыннан үзәккә Ленин мәйданына таба йөреш үткәргән. Колоннаны католик һәм православ атакайлары, спецназ вәкилләре, десантчылар, гади эшчеләр, табиблар җитәкләгән. Урам чарасында ак-кызыл-ак байраклар күтәрүчеләр шактый булган. Нәкъ шушы әләмнәр белән атна дәвамында Беларус шәһәрендә оппозиция вәкилләре урамга чыгуын дәвам итә.

16 августта Минскида оппозициягә каршы оештырылган хөкүмәт яклы митинг уза. Алар каршында Беларус президенты Александр Лукашенка чыгыш ясады. Аерым алганда, ул хакимият алышынса "илне торгызып булмаячак" диде. Азатлык радиосының беларус хезмәте урыннан туры эфир алып бара. Матбугат чаралары хөкүмәт яклы митингка бюджет оешмаларында эшләүчеләрне мәҗбүри китерүләре һәм Минскига халыкны махсус поезд һәм автобус белән ташулары турында язды.

Моннан тыш, Русия президенты матбугат хезмәте Русия белән Беларус президентларының кабат сөйләшүләре хакында хәбәр итте. Анда әйтелгәнчә, Владимир Путин белән Александр Лукашенка каршылык чаралары турында фикер алышкан һәм Беларуска читтән басым ясауларын белдергән. Мәскәү Кремле хәбәр иткәнчә, Русия союздаш дәүләт төзү турындагы Шартнамә принциплары һәм уртак иминлек турындагы килешү оешмасы нигезендә Беларуска кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер булуын раслаган.

Бүген Казанда да беларусларга теләктәшлек белдереп Татар иҗтимагый үзәге ялгыз пикет уздырды.

9 августтан бирле Беларуста киңкүләм протест чаралары үтә. Протестлар президент сайлавында Александр Лукашенка җиңүе игълан ителгәч башланды. Бәйсез фаразлар исә сайлауда оппозицион намзәт Светлана Тихановская җиңүен күрсәтте.

13 август көнне Беларус президенты Александр Лукашенка илдәге протест чараларында катнашучыларны күпләп тоткарлау очракларын тикшерергә кушты. Сайлау узган көннән башлап тоткарланучылар саны 6 меңнән артты, 200дән артык кеше зыян күрде.