ФСБ Татарстанда "Ислам дәүләте" оешмасын финанслаучы тоткарлануын хәбәр итте

Тоткарланучы террорчыларга акча җибәргән, оешмага яңа кешеләр җәлеп иткән диелә.

ФСБ Татарстанда "Ислам дәүләте" (ИД) оешмасына (Русиядә тыелган) кешеләр җәлеп итү һәм оешманы финанслау белән шөгыльләнгән кеше тоткарлануын хәбәр итте. Ул террорчылык оешмасына Русиядән һәм БДБ илләреннән яңа кешеләрне Сүриягә җибәреп торган диелә.

"Ислам дәүләте"әгъзаларын финанслау схемалары, шулай ук сугышчыларның Сүриягә бара торган яшерен юллары ачыкланды һәм теркәлде", дип белдергәннәр ФСБның иҗтимагый элемтәләр үзәгендә.

Тоткарланучының Татарстанда, Дагыстанда һәм Төмән өлкәсендә җинаятьчел элемтәләре ачыкланган диелә.

Тоткарланган кешенең торагында тентү вакытында элемтә чаралары, түләү җиһазлары һәм аның җинаятьчел эшчәнлеген дәлилләүче башка материаллар табылды дип хәбәр ителә. Террорчылык эшчәнлегенә ярдәм итү маддәсе һәм террорчылык оешмасы эшендә катнашу маддәсе нигезендә җинаять эшләре ачылган.