Казанда "Алтын тәлинкә" кино бәйгесендә кабарда телендәге фильм җиңгән

Казанда "Алтын тәлинкә" I төбәкара кино премиясенең икенче этабы узды. Коронавирус пандемиясе сәбәпле ул ябык форматта оештырылды.

Милли телдәге иң яхшы тулы метрлы фильм номинациясендә Кабарда-Балкар республикасы Нальчик шәһәреннән режиссер Владимир Битоковның "Тирән елгалар" ("Глубокие реки") картинасы җиңеп чыккан. Аңа президент грантлары фондыннан 500 мең сум күләмендә якчалата бүләк тә бирелгән.

Милли телдәге иң яхшы кыска метрлы фильмнар арасында Уфадан Динара Әбдрәшитованың "Асия" фильмы җиңгән. Ул 200 мең сум күләмендә акча белән бүләкләнгән.

Иң яхшы документаль фильм номинациясендә тәкъдим ителгән өч фильмның өчесе дә җиңүче дип табылган. Болар – Казан режиссеры Булат Минкинның "Берүзе" фильмы, Пермьнән режиссерлар Ирина Журавлева һәм Владислав Гришинның "Камчатка аюлары. Тормыш башы" ("Медведи Камчатки. Начало жизни"), Мәскәүдән режиссер Александр Абрамовның "Палех" фильмнары. Аларга да 200әр мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылган.

Иң яхшы анимация фильмы дип Ярославльдән Егор Горностаевның "Сәяхәт" (“Путешествие”) фильмы табылган. Аңа 100 мең сум күләмдә бүләк бирелгән.

Моннан тыш, тагын 15 номинациядә эшләр бәйгенең дипломнары белән билгеләп үтелгән.

Бәйгедә экспертлар буларак кино белгече, кино тәнкыйтьчеләре гильдиясе президенты Кирилл Разлогов, Русия кинематографистлар берлеге яшьләр үзәге мөдире Дмитрий Якунин һәм башкалар катнашкан.

"Алтын тәлинкә"нең беренче этабының бүләкләү тантанасы узган елда Казанда Актерлар йортында булган иде. Онлайн тавыш бирү нәтиҗәсендә тамашачы мәхәббәтен яулаган фильм дип Булат Йосыповның "Беренче республика" фильмы табылды. Аның өчен 13 меңнән артык тавыш бирелгән иде. Режиссерга 300 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

Кино премиясе "Время кино" кино проектларына ярдәм итү һәм фестивальләр оештыру дирекциясе һәм аның җитәкчесе Альбина Нәфыйгова тәкъдиме белән булдырылган. Проект президент грантлары фондының финанс ярдәме белән тормышка ашырыла.