"Феофан тәре күтәреп Казан буйлап йөри, без Сөембикә манарасына да бара алмыйбыз"

Утырыштан күренеш

Татар иҗтимагый үзәге 5 октябрь Казанда Хәтер көненә багышланган утырыш уздырды. Чарада катнашучылар 1552 елда Казанның Явыз Иван тарафыннан яулап алыну көнен Хәтер көне итеп рәсмиләштерергә, шул рәвешле халык тарихында мәңгеләштерергә тели. Моның өчен хакимият вәкилләренә хатлар язу, имзалар җыю, петиция булдыру турында килештеләр. 6 октябрь Казан мэриясенең Татар иҗтимагый үзәгенә шәһәр үзәгендә Хәтер көне чарасын уздыруга рөхсәт бирмәгәне мәгълүм булды.

БУ ТЕМАГА: Сепаратизмга чакыру ихтималы бар дип Хәтер көне чарасына рөхсәт бирелмәгән 

Чара Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюповның вәгазеннән һәм догадан башланып китте.

— Аллаһы Тәгалә җирдән динсезләрне юкка чыгарган. Болгарстаннан Якутиягә кадәр безнең дәүләт булган, без нигә ханлыкларга бүленгәнбез? Чөнки дин бетә башлагач, таркаулык килеп чыга. Русия халкы кенәзлекләрдән дәүләт төзегән, ә без бүленеп беткәнбез. Таркаулык — безнең беренче гаеп. Икенче гаеп — көнчелек. Ханнар берсеннән берсе көнләшә башлаган. Явыз Иван Казанны нигә алган? Нигә безгә башка ханлыклар булышмаган? Сатлыкҗаннар да булган анда. Безнең бүгенге хәлебезнең сәбәбе — таркаулык, сатлыкҗанлык, көнләшү. Шөкер, бүген 1600 мәчетебез бар. Бабалар рухына шул мәчетләрдә дога кылабыз, мәчетләрдә татарча укытуны оештырып киләбез, бабалар чорында булган академиябезне дә ачтык, телебезне саклап калуда да бер синнән генә ярдәм көтәбез, Раббым, бер Аллам, — дип дога кылды ул.

Айрат Әюпов

Айрат хәзрәт Азатлыкка бу җомгада барлык мәчетләрдә Хәтер көне турында сөйләячәкләрен, Казанны яклап шәһит булган бабалар рухына дога кылыначагын әйтте. Диния нәзарәтеннән шундый фәрман булган. Бу җомга Кол Шәриф мәчетенә килүчеләр Айрат хәзрәт белән Сөембикә манарасы янәшәсендәге Ханнар төрбәсенә барып та дога кыла алачак.

Әлеге утырышта Казанны яклап һәлак булганнарга һәйкәл кую турында сүз чыккач, Айрат хәзрәт аларның каберен эзләве турында хәбәр итте.

— Без Археология институты белән берлектә әлеге сугышчыларның каберен эзлибез. Менә ул каберне тапкач, һәйкәл куярлык фәнни нигезләмә булачак. Һәйкәлне дә шул урынга куячакбыз. Киләсе биш елда эшләнергә тиешле әйберләр: әлеге һәйкәл, татар-мөселман мәктәбе, милли университет, — диде Айрат хәзрәт оптимистик рухта.

— Сез ул каберне тагын ничә гасыр эзләргә җыенасыз соң әле? — дип кычкырды залдан кемдер.

Тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин да, Айрат хәзрәт башлаган таркаулык темасын дәвам итеп тарих турында, хуннар, төркиләр, болгарлар каян килеп чыккан һәм кая киткән — шуларны сөйләде.

Фаяз Хуҗин

— Болай дәвам итсә, туплана алмасак, халкыбызның киләчәге бик шөбһәле. Дөнья Татар конгрессы чыгарган брошюра (Татар халкының үсеш стратегиясе — ред.) белән алга китеп булмый, безнең хәл бик авыр. Телне өйрәник, дип сөйли-сөйли күп акча туздырдык, берни дә килеп чыкмый, чөнки бар әйбер өстәгеләрдән тора. Авылларда да хәзер урысча укыйлар, чөнки Бердәм дәүләт имтиханы — урысча. Телне гаиләдә өйрәнергә кирәк, диләр, ләкин практик әһәмияте булмагач, аны кем өйрәнсен?! Татарлык булсын өчен, милли үзаңны үстерергә кирәк. Хәтер көне митингына чыккач, мәктәпләргә милли региональ компонентны кире кайтаруны сорарга кирәк. 45 минутлык тарих дәресен икегә бүлеп, яртысында татар тарихын, яртысында урыс тарихын сөйләп була бит. Аннары, казакъларда хәзер фәнни эшләр өч телдә: казакъ, инглиз, урыс телләрендә чыга — безгә дә шулай эшләргә кирәк. Моңа өстәп, 1552 елда Казанны яклап һәлак булучыларга һәйкәл кирәк, дип сөйләүче Фаяз Хуҗинны ахыр чиктә туктатырга мәҗбүр булдылар. Аның чыгышы бер сәгатькә әз генә тулмый калды.

Әллә бу чыгыш ялыктырды, әллә махсус оештырылган провакация булды: залда буш урында низаг чыкты. "Яһүдләрне куып чыгарыгыз!" - дип кычкырып, залдагы бер ир башта тәрҗемәчегә барып ябышты. Аннары "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаковны куа башлады.

Гауганы Камал театры артисты Әзһәр Шакиров тынычландырды.

— Бирегә иң милли җанлы, укымышлы, зыялы кешеләр җыелган. Сез шулай булгач, башкалар ничек булыр? Сезгә карата хөрмәтем кими. Мондый җирдә сез бер-берегезне хөрмәтләп, тыңлап кына утырырга тиеш, — диде ул.

Әзһәр Шакиров

— Татар — үз халкының бөеклегенә ышанмаган, шул бөеклекне аңламаган халык. Шуңа ышанган һәм аны аңлаган халыкның гына яшәргә хакы бар. Без ничә еллар инде Хәтер көнен уздырып киләбез, ләкин килүчеләр бик әз, чөнки кешеләр үз милләтенең зурлыгын да, аның мәгънәсен дә, фаҗигасен дә аңламый, — диде Әзһәр Шакиров.

Төп темага кереп китә алмый шактый тилмерделәр. Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев үз соравын кат-кат кабатлады:

— 15 октябрьне Хәтер көне итеп канунга кертү өчен нинди чаралар күрә алабыз? Тәкъдимнәрегез бармы? — диде ул. Сүз уңаеннан, Хәтер көнен рәсмиләштерү фикере бу чара иң беренче тапкыр узган 1989 елдан бирле яши һәм әлеге тема ел да күтәрелә.

— Нигә ул 12 октябрьдә түгел? Минемчә, рәсми Хәтер көне 12 октябрьдә булырга тиеш — дип, үз фикерен дәлилләп, шагыйрә Нәҗибә Сафина да кыска гына чыгыш ясады. Кемнәрдер аны хуплады. Икенчеләр 15 октябрь яклы булып, кыска гына нотыклар тотты.

ТИҮ активисты Галишан Нуриәхмәт шушы бәхәснең мәңгелек булуын һәм нәкъ менә шуның аркасында кайчандыр Хәтер көненең рәсмиләшми калуы турында искәртте.

Галишан Нуриәхмәт

— Хәтер көнен рәсмиләштерү мәсьәләсе кайчандыр Югары Советта каралган иде. Анда да кемнәрдер 12 октябрь яклы булды, икенчеләр 15 октябрь диде дә, төгәл генә кайсы көн булуы ачыкланганчы дип, әлеге мәсьәлә көн тәртибеннән бөтенләй төшеп калды. Хәзер безгә Дәүләт шурасында утыручы һәркемгә, президентка шушы җыелыш исеменнән хатлар җибәрергә кирәк. Әллә кайчангы геноцидын онытмаган әрмәннән без кайсы җиребез белән ким? Холокост дип йөрүче яһүдтән кимме? Польша, Романия, Төркиядә дә андый көннәр бар. Ә без менә, үз җиребездә яшәп, бабаларыбызның күпләп һәлак булган көнен Кайгы көне итеп булса да билгеләп үтә алмыйбыз. Без шул бабаларның рухына дога кылырга Сөембикә манарасына кадәр дә керә алмыйбыз, ә Феофан (Татарстан митрополиты — ред.) тәре күтәреп, Казан буйлап йөри. Ул монда килүгә үк: "Казан — урыс шәһәре", дип әйте. Шуңа күрә, һәркайсына аерым хатлар языйк, — диде Галишан Нуриәхмәт.

ТИҮ активисты Булат Гатин Хәтер көнен рәсмиләштерү юнәлешендә эшләүче инициатив төркем булдырырга тәкъдим итте.

Булат Гатин

— Төркемдә 10-15 кеше булса, без, бергәләп, 9 октябрьдә, җомга намазына килүчеләрдән имзалар җыяр идек. Шул имзалы хатларны депутатларга һәм президентка юллар идек, — диде Булат.

ТИҮ активисты Айрат Шакиров интернетта петиция оештыру тәкъдиме белән чыкты.

— Имамнарның кыюлыгы җитсә, җомга намазына килүчеләр белән бергәләп җеназа намазы укырга мөмкин. Мөхәммәт пәйгамбәр ул намазны 70 тапкыр укыган, — диде ул.

"СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков Хәтер көнен уздырырга, әмма урыс белән татар арасына дошманлык уты салмаска, булган сугышлардан гыйбрәт алырга чакырды.

Павел Шмаков

— Бүген "СОлНЦе" мәктәбендә татар теле урыска да, татарга да укытыла. Ул шулай булырга тиеш тә. Мин инде күптәннән мәктәбемә татар теле укытучысы эзлим, ләкин безнең мәктәпкә килеп эшләргә куркалар. Тагын басымнар, тикшерүләр булыр дип уйлыйлар. 2017 елның октябрендә мәктәп мөдирләрен җыеп: "Сез татар теле укытучыларының дүрттән өч өлешен эштән азат итәргә тиеш", дип әйткәннәрен мин әле дә хәтерлим. Менә монда, алдагы рәттә татар прокуроры утыра иде, — дип, хәтерен яңартты Павел Шмаков.

Тарихчы Илнар Гарифуллин Хәтер көненең елдан-ел кысыла баруын, әмма нинди генә шартларда да аны уздыру мөһимлеген аңлатты.

Илнар Гарифуллин

— Берничә ел элек матбугат чараларында дискуссия булды. Хәтер көне нигә кирәк? Андый фаҗигале хәлләрне күтәрү нәрсәгә кирәк, диделәр. Башка милләтләр тарихына күз салсагыз, милли үзаңның иң югары ноктасы менә шундый фаҗигаи вакыйга белән бәйле була. Ул фаҗига халыкны берләштерә, чөнки уртак хәсрәт, уртак югалту бу. Без татарның иң куркыныч һәм кызганыч тарихи датасы. Шунда без дәүләтебезне югалттык, шул чакта Казан ханлыгында яшәгән татарларның күп өлеше юкка чыкты. Аларны үтерделәр, әсир һәм кол иттеләр. Шуннан соң безнең халык ике гасыр газап чикте. Шуңа күрә Хәтер көнен үткәрергәме дигән сорау торырга тиеш түгел. Нинди мөмкинлек бар — кулланыйк! Урамнар буйлап йөрергә рөхсәт итмиләр икән, митинг хәлендә үткәрик. Алай да рөхсәт итмәсәләр, радиога чыгыпмы, матбугатка мәкаләләр языпмы, урамнарда аерым сөйләпме, интернет ашамы — тик безгә бу мәгълүматны халык арасында сакларга кирәк. Бу традициягә — 31 ел. Безнең моны өзәргә хакыбыз юк. Бу җирдә соңгы татар калганчы без Хәтер көнен билгеләп үтәргә тиеш. Киләчәктә без әле урамнарга чыга алырбыз, дип ышанам, — диде Илнар Гарифуллин.

* * *

6 октябрь Казан мэриясенең Татар иҗтимагый үзәгенә шәһәр үзәгендә Хәтер көне чарасын уздыруга рөхсәт бирмәгәне мәгълүм булды. ТИҮ бу чараны 17 октябрьдә Ирек мәйданында, Вахитов мәйданында яки Камал театры каршында уздырырга теләвен хәбәр итеп, мэриягә язган булган. Әмма мэрия идарәсе җитәкчесе Евгений Варакин кул куйган җавапта бу урыннарны килештерү мөмкин түгел диелгән. Сәбәп итеп чара вакытында Русия бөтенлеген бозуга өндәгән канун бозулар булу ихтималы күрсәтелгән.