Эмомали Рахмон бишенче тапкыр Таҗикстан президенты итеп сайланды

Эмомали Рахмон

Илнең үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, Рахмон 90 процент тавыш җыйган.

Таҗикстанның үзәк сайлау һәм референдумнар комиссиясе Эмомали Рахмонны президент сайлауда җиңүче буларак игълан итте. Рәсми мәгълүматка караганда, Рахмонга сайлаучыларның 90,92 проценты тавыш биргән. 68 яшьлек Рахмон тагын җиде ел хакимлек итә алачак.

Сайлауда тагын дүрт намзәт катнашкан иде: Коммунистик фиркадән Миродж Абдуллоев, Аграр фиркадән Рөстәм Латифзода, Икътисади реформалар фиркасеннән Рөстәм Рахматзода һәм Социалистик фиркадән Абдухәлим Гаффорзода. Алар 1,17 проценттан 3,03 процентка кадәр тавыш җыйган.

Чит илләрдә эшләүче Таҗикстанның оппозиция төркемнәре берлеге президент сайлауны канунсыз дип атады һәм халыкара оешмаларны аның нәтиҗәләрен танымаска чакырды.

1994 елдан бирле Таҗикстанны җитәкләгән Эмомали Рахмон рәттән бишенче мөддәткә сайланды. 1999 һәм 2003 елларда референдумнар нәтиҗәсендә Рахмон үз вәкаләтләрен озайткан иде. Ә 2016 елда уздырылган референдум Таҗикстан президентына теләгән кадәр урынында калырга юл ачты. Шул вакыттан бирле Рахмон "милләт лидеры" атамасын йөртә.

Таҗикстанда Эмомали Рахмон шәхесе культы хөкем сөрә. Апрельдә аның улы Рөстәм Эмомали ил парламентының югары пулаты рәисе булды. Шулай итеп, 32 яшьлек Эмомали Таҗикстанда икенче кеше булып санала. Президент үлгән яки вазифасыннан киткән очракта ул яңа сайлауга кадәр ил белән идарә итәчәк. 2016 елдан президент кызы Озода Рахмон президент идарәсен җитәкли.

Human Right Watch кеше хокукларын яклаучы оешма мәгълүматларына караганла, ил хакимиятләре оппозицияне, журналистларны һәм аларның якыннарын эзәрлекли, илдә фикер иреге юк, халыкның дин хокуклары бозыла. Халыкара күзәтүчеләр фикеренчә, Таҗикстанда бер генә сайлау да демократик, ачык булмаган, халыкара стандартларга туры килмәгән.