"Рәшит Әхмәтов бәйсез һәм кыю булды"

Рәшит Әхмәтов

13 октябрь иртәсендә "Звезда Поволжья" газетының баш мөхәррире, танылган публицист Рәшит Әхмәтов вафат булды. Ул нәшер иткән басманы түрәләр дә, зыялылар да укый иде. Мәрхүмне искә алучылар Әхмәтовның үлемен татар милләте, Татарстан өчен зур югалту дип бәяли.

Рәшит Әхмәтов 66 яшендә вафат булды. Аның коронавирус йоктырганы ачыкланды. Рәшит Әхмәтов ахыргы көннәренә кадәр бәйсез "Звезда Поволжья" газетын чыгарып килде. Газет аша ул Татарстанда барган сәяси, икътисади һәм башка вакыйгаларга карата һәрвакыт үз фикерен әйтеп торды. Рәшит Әхмәтов шулай ук Азатлыкның да даими эксперты булды. Улы Руслан Әхмәтов әтисенең соңгы көннәрен искә алып, аның өйдә үләсе килүен һәм китергә әзер булуы турында сөйләде.

Мәрхүм белән хушлашу 14 октябрь сәгать унда "Татмедиа" бинасы ишегалдында узачак.

Бүген исә аның турында хәтирәләре белән дуслары, фикердәшләре, журналистлар, мәдәният эшлеклеләре уртаклаша.

Академик Индус Таһиров Рәшит Әхмәтов белән 90нчы еллардан бирле аралашып торган һәм Азатлыкка бу үлемне тетрәндергеч хәбәр дип бәяләде. Рәшит кебек милли җанлы һәм бөтен көчен татарларның үсеше, Татарстанны яклап үстерүгә көч куйган кешеләр күп түгел, әмма аларны да кадерли белмибез дип сөйләде ул Азатлыкка.

Индус Таһиров

— Ул бит Татарстанның демократлар фиркасен җитәкләде. Аларны татарлыкка кертеп җибәреп була дип ышанды, әмма барып чыкмады, ахыр чиктә аннан китте. Милли хәрәкәт яклы кеше булды. Җаны, тәне белән татар иде. Үзе татар телен начар белде, чөнки читтә туып-үскән иде, әмма улы Русланны татар гимназиясендә укытты. Татар телле булып үсте улы. Барыбыз өчен дә үрнәк булды. Аның үлеме турында ишеткәч, тетрәндем, һаман ышана алмыйм, моны ишетү авыр. Аның кебек шәхесләр бармак белән санарлык. Туры сүзле, кыю фикер иясе иде. Берсеннән дә курыкмады. Ул бер үлемнән калды бит, миңа үлү куркыныч түгел дигән иде. Татар зыялылары яратып укырлык газет нәшер итте. Менә аның эшен кем дәвам итәр? Шушы көннәрдә аңа ике мәкаләмне җибәргән идем, ул аны авыргач укый да алмаган инде... Кадерен белдекме без аның? Исән чагында нинди авырлыкларны башыннан кичкәнен ул үзе генә белә.

Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры мөдире Гүзәл Сәгыйтова соңгы арада Рәшит Әхмәтов белән еш аралашканын һәм соңгы көннәрдә элемтә өзелүен әйтте. Ул аның белән хастанәдә ятканда сөйләшеп торган, терелер төсле иде ди.

Гүзәл Сәгыйтова

— Аның вафаты турындагы хәбәрне бик авыр кичердем. Мин Рәшит абыйның хастаханәдә ятканын да белә идем, аннан да аралашып тордык. 4 октябрь көнне ул миңа фотолар да салды: "Мин 7нче хастаханәнең реанимациясендә", дип язды. Короновирус иде анда, ә ул башка хроник авыруларны да аздыра. Узган атнаның сишәмбесендә Рәшит абый: "Тереләм инде, реанимациядән чыктым", дип аудиохәбәр салды. Тавышы да элеккегә караганда көр иде. Болай булыр дип уйламадым...

Безнең спектакльләргә дә килә иде ул. Театрда нәрсәнедер кабул итә, нәрсәнедер кабул итми – һәрчак үз фикере була һәм бик субьектив булса да аны әйтә иде. "Йомрыбаш"ны кабул итмәде ул, ләкин тәнкыйть белән каты бәрелмәде. Рәшит абый бик укымышлы кеше, аның белән сәгатьләр буе сөйләшергә мөмкин иде. Шәхси хәлләрне бик сөйләшмәдек, әдәбият, театр турында, фәлсәфи темаларга фикер алыштык. Үзе гел күтәренке рухта булды, зарлануны яратмады. Бөтен экспериментларга ачык кеше, ничектер бөтен яңалыкны күрергә, ишетергә кирәк иде аңа. "Әкият" курчак театрындагы театраль лабораториядә дә катнашты ул. Быел улы белән Ялтада да ял итеп кайттылар, аннан да фотолар салды.

Русия һәм Татарстан парламентларының элекке депутаты, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин Рәшит Әхмәтовның үлеме турында Азатлык хәбәрчесеннән ишетте һәм иртәннән бирле аның телефонына шалтыратып та аны ала алмаганын әйтте. Фикердәшемне һәм зур журналистны югалттык, диде ул.

Фәндәс Сафиуллин

— Татарстанга, татар халкына карашыбыз белән якын фикердәшләр идек. Сәясәттә катнаша башлавымнан бирле, аның газеты миңа ачык трибуна, дөньяга аваз салу өчен чыганак булды. Рәшит Әхмәтов – сәясәттә миңа киң юл ачучы. Минем өчен генә дә түгел, Татарстандагы үз фикере булган һәр шәхес өчен мәйдан бирүче иде ул. Соңгы елларда безнең халык өчен менә шушы авыр чор, торгынлык чоры башлангач, "Звезда Поволжья" газеты сүз һәм фикер иреге өчен бердәнбер ачык тәрәзә булып калды. "За свободу и равноправие" дигән китабыма кергән материалларның күбесе башта шул газетта басылып чыкты.

Рәшит Әхмәтовның китеп баруы – безнең өчен зур югалту. Аның эшен дәвам итәрлек басма Татарстанда юк. Барысы да "Татмедиа" тарафыннан буып бетерелгән, цензура тарафыннан үтерелгән. Кызганыч, бүген ул дәрәҗәдәге ни русча, ни татарча газет юк. Үз сүзен әйтерлек журналистлар да бар ул, әмма Рәшит кебек дәрәҗәдәге журналист юк. Бәлки, киләчәктә, аның эшен улы Руслан дәвам итәр. Өметләнеп карыйк. Аның әле үсәсе бар. Әгәр ул әтисе эшен дәвам итәргә ниятләсә дә, бу эшкә тотынса да, газет Рәшит дәрәҗәсенә килеп җитмәсә дә, кабул итәргә тиеш.

"Сираҗи сүзе" газеты нәшире һәм баш мөхәррире Искәндәр Сираҗи Рәшит Әхмәтов белән бергә "Звезда Поволжья" газетын да югалттык дип саный.

Искәндәр Сираҗи

— Анда шикәр чире булуын, аяк бармакларын да кискәннәрен белә идем. Соңгы тапкыр бер ай-ай ярым элек кенә күрештек. Ярыйсы гына йөреп тора иде. Бу яңалык минем өчен зур тетрәнү булды. Бик киңкырлы кеше иде Рәшит Әхмәтов. Сәясәтне, әдәбиятны, сәнгатьне аңлый торган, концерт-спектакльләрне дә карап бара торган кеше иде. Үзе татарча начар белсә дә, урысча эшли торган татар милләтчесе булды. Бу өлеше башта миңа сәеррәк тә тоела иде.

Ничек кенә булмасын, татарларның һәм Татарстанның мәнфәгатьләрен кайгыртып эшли торган газетыбыз бар иде. "Звезда Поволжья" тулаем Рәшит абый проекты булды һәм ул аңа гына бәйле иде. Әгәр ул юк икән, димәк, газет та юк дигән сүз. Бәлки, улы Руслан киләчәктә алып бара алыр, чөнки ул Рәшит белән бергә эшләде дип беләм, әмма аны башка кеше дәвам итсә дә, ул инде элеккеге "Звезда Поволжья" булмаячак, ул инде башка төрле газет булачак.

Татарстанның атомга каршы оешмасы рәисе Альберт Гарапов аны ачык кеше, һәрвакыт үз принциплары белән яшәде дип искә ала ул.

Альберт Гарапов

— Ул бик ачык кеше иде. Һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булды. Мәкерле максат белән эшләгәнен күргән булмады. Мәсьәләләрне тыныч юл белән хәл итәргә тырышты, гәрчә аларны тыныч кына чишеп булмаса да. Демократик карашта иде, үзгәртеп коруны яклады, беренчеләрдән булып бәйсез матбугат оештырырга тырышты.

Ул үзгәртеп кору чорына кадәр үк иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә башлады. Һәрвакыт җәмәгатьчелек мәнфәгатен яклады. Халык фронты һәм "Звезда Поволжья" газеты мөхәррире буларак халык мәнфәгате өчен эшләде. Русиядә, республикада андый кешеләр аз һәм алар уңайсыз мохиттә яши. Авыр туфрагы җиңел булсын. Аны хакимият тә, җәмәгатьчелек тә сакламады. Иҗтимагый тормышта иң кискен вакытта китеп барды Рәшит. Аның эшен дәвам итәрлек кеше юк кебек. Бүгенге чорда бәйсез фикер йөртеп матбугат оештырырлык, сәясәтне, милли мәсьәләләрне аңлаган кешеләр юк. Мин урыс телле матбугатны истә тотып әйтәм.

Татарстанның халык артисты, Буа драма театры мөдире Раил Садриев, сәнгать-мәдәният өлкәсендә алыштыргысыз экспертны югалттык, диде.

Раил Садриев

— Мин Рәшит Әхмәтовка һәрчак сокланып карадым. Үзе газет чыгаручы нәшир, журналист, баш мөхәррир була торып, көн саен ниндидер чарага барырга вакыт таба иде ул. Берәр оркестр киләме, джазмы, спектакльме, урыс тамашасымы, яһүднекеме, ниндидер бәйрәмме, фестиваль башланамы-ябыламы — ул бар нәрсәне күрә-белә һәм һәрберсен аңлап кабул итә иде. Сәнгать-мәдәният, әдәбият өлкәсендә зур эксперт иде Рәшит Әхмәтов. Безнең фестивальгә дә тиз һәм үз кеше булып килеп керде ул. Никтер безнең театрны бик яратты. "Сезнең кебек театр юк, сез бүтән энергетик режимда, бүтән вибрациядә эшлисез. Башка театрлар форма эзләп мавыгып, эчтәлекне югалта, ә сез эчтәлекне күбәйтеп, шуңа форма эзлисез", дия иде. Йөз хата эшләсәң дә, бер уңай ягыңны табып, шуны йөз хатаңа каршы куеп, "киләчәгең өметле" дип әйтүче кеше иде ул. Менә бүген Татарстан Язучылар берлегендә 350ләп язучы бар дип әйтәләр. Шулар арасында Рәшит Әхмәтов белән кара-каршы утырып әңгәмә корырлык 10 язучы бар микән? Аның китүен, бәлки, хәзер үк сизмәсләр дә, ләкин аннары сизәчәкләр. Ә без аны иртәгә үк сизәчәкбез, чөнки безнең эшкә тәнкыйть күзлегеннән бәя бирү югалачак, дөрес җөмләләр табып канатландыручы булмаячак.

Шуларга өстәп, мин Рәшит Әхмәтовны Татарстанның гайре рәсми адвокаты дип саныйм. Аның суверенитетын яклаучы да ул. Киңкырлылык ягыннан мин аны беркемгә дә тиңли алмыйм, шуңа бу бөтен республикабыз өчен зур югалту.

Рәшит Әхмәтов – сәяси күзәтүче, публицист, бәйсез "Звезда Поволжья" газеты хуҗасы һәм баш мөхәррире иде. 90нчы елларда Татарстанның Халык фронты хәрәкәте лидеры булды, Русия демократик фиркасенең Татарстан бүлеген җитәкләде, 1991 елда Борис Ельцин президентлыкка намзәт чагында аның ышанычлы заты булды, Казан шәһәр шурасына депутат булып сайланды (1990-1995 еллар).