Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан арасында һуманитар тынычлык урнаштыру тәртибе бозылган

Таулы Карабахта хәрби бәрелешләр нәтиҗәсе

Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан карабах низагы җирлегендә узган төндә кертелгән тынычлык тәртибен бозу турында бер-берсен гаепләде. 

Әрмәнстан саклану министрлыгы вәкиле Азәрбайҗан ягыннан ракет һәм артиллерия атышлары турында белдерде. Соңрак Азәрбайҗан да Әрмәнстанны артиллерия һәм миномет атышында гаепләде.

Таулы Карабахта Әрмәнстан белән Азәрбайҗан арасында хәрби низаг 27 сентябрьдә башланды. Бәрелешләр нәтиҗәсендә дистәлгән гади халык һәлак булды. Низаг җирлегендә тынычлык урнаштыру тәртибе турында ике тапкыр игълан ителде: 10 октябрьдән һәм 18 октябрьдән.