Абдулла Алиш әкиятләре – II (Сказки Абдуллы Алиша)

Нашим читателям очень понравились сказки татарского классика Абдуллы Алиша, поэтому мы решили подготовить вторую часть подборки. Текст адаптирован для изучающих татарский, к нему записана аудиосказки. Также прилагаем перевод ключевых фраз, а также тест.

Your browser doesn’t support HTML5

Абдулла Алиш әкиятләре – II

Песиләр һәм күселәр

Үзе кечкенә генә, шаян гына, беренче карашка батыр бер Песи баласы булган. Ул әнисе тирәсендә сырпалана, иркәләнә, ә кичләрен аның куенына кереп йоклый икән.

Әнисе ауга киткәндә:

– Матурым, матурым, гайрәтле батырым, ялгызың гына калырга курыкмыйсыңмы? – дип сорый икән.

Ә теге:

– Юк, әнкәем, юк! Дөньяда берәүдән дә курыкмыйм, бик тыныч йоклыйм, – ди икән.

Көннәрнең берендә Песинең анасы ауга киткән. Песи баласы аны көтә-көтә арып беткән. Ул йомшак урынына кереп йокларга гына җыенган икән, шул вакыт нидер кыштырдый башлаган. Бу кыштырдау Песи баласының йокысын качырган. Идәндә нәни-нәни тычкан балалары йөгерешеп йөргәннәр. "Безне тота алмыйсың, көне-төне йоклыйсың да йоклыйсың", – дип, Песи баласыннан көлгәннәр. Ә Песи баласы идәнгә сикереп төшүгә, кайсы кая китеп өлгерәләр икән.

Ул аларның берсен дә тота алмаган, шуңа күрә бик тә хурланган.

– Әни генә кайтсын, бөтенегезне тоттырам, – ди икән. Әнисе кайткач, ул бөтен хәлне сөйләп биргән. Әнисе аңа файдалы киңәшләр, хәйләле юллар өйрәткән дә икенче көнне тагын ауга киткән.

Тычкан балалары идән астыннан тагын чыкканнар, йөгерешеп йөреп, Песи баласын котыртканнар. Ул бу юлы аларны бик кызык иткән: сикереп төшкән дә почмактагы тишекне каплаган. Тегеләр кая качарга белмәгәннәр. Песи баласы аларның берсен эләктереп тә алган, буып та салган. Өченче көнне дә әнисе ауга киткән. Песи баласы аны көтә-көтә арып беткән. Бу юлы тычканнар да чыгып шаярмаганнар, каядыр югалганнар. Менә кинәт нидер бик каты кыштырдаган. Песи баласы:

– Әни кайтты, ахры, – дип уйлаган.

Ни күзе белән күрсен: идәндә зур-зур күселәр йөгерешеп йөриләр икән. Песи баласы алардан да курыкмаган, сикереп төшкән дә күселәрнең юлын бикләргә теләгән. Мескенем, әз генә үзе шул тишектән егылып төшмәгән: тишек шундый зур икән. Күселәр аны куа-куа алҗытып бетергәннәр, куып тотканнар, җәфаларга тотынганнар. Ул көч-хәл белән качып котылган. Әнисе кайткач, песи баласы барысын да сөйләгән.

–​ Үтерә яздылар бит, әни! – дигән. – Матурым, матурым, курыкмас батырым, дошманнарның төрлесе була, төрлечә һөҗүм кыла. Шуңа күрә аларга каршы да төрле юллар белән көрәшергә кирәк, – дигән әнисе.

Нәни песи хәзер инде барлык дошманнарны танырга өйрәнгән: аларны көч белән, тапкырлык белән, кыюлык һәм батырлык белән җиңә икән.

Слова и выражения

  • әнисе тирәсендә сырпалана, иркәләнә – нежится, ласкается около мамы
  • гайрәтле батырым – сильный богатырь
  • нидер кштырдый башлаган – что-то начало шуршать
  • йокысын качырган – прогнало сон
  • кайсы кая китеп өлгерәләр – кто куда успевает убежать
  • котыртканнар – подстрекали
  • бик кызык иткән – сыграл шутку
  • почмактагы тишекне каплаган – закрыл дырку в углу
  • юлын бикләргә теләгән – хотел преградить дорогу
  • әз генә үзе шул тишектән егылып төшмәгән – чуть сам не упал в это отверстие
  • алҗытып бетергәннәр – выбили из сил
  • җәфаларга тотынганнар – начали мучить
  • көч-хәл белән качып котылган – кое-как спасся
  • үтерә яздылар бит – чуть не убили
  • төрлечә һөҗүм кыла – нападает по–разному
  • тапкырлык – находчивость

Мактанчык Чыпчык һәм Тыйнак Сыерчык

Тәрәзәгә каршы бер озын колга сузылган. Ул колгага нарат такталардан эшләнгән оя куелган. Әле кичә генә балалар ул ояны ашыга-ашыга эшләп бетерделәр, ә бүген инде анда яз кунаклары – сыерчыклар килделәр. Ояның эчен-тышын яхшылап карадылар, бик ошаттылар. Аны ясаучыларга рәхмәт укыдылар, матур итеп сайрадылар. Сыерчык оясына каршы тәрәзә башында бик күп еллар бер карт Чыпчык яши иде. Салам, йон-мамыкларны җыйган һәм оя ясаган. Салкыннар килгәч тә, җылы якларга очмаган, шул ояда кышлаган ул Чыпчык.

Яңа кунакларны Чыпчык нишләптер кәефсез каршы алды, "күңелсез иде, күршеләр булды" дип, үзе эченнән бераз шатланды. "Сайраулары белән колакны тондырып бетерерләр, рәхәтләнеп йокларга да ирек бирмәсләр, туктагыз дисәң дә, туктамаслар, күрше димәсләр", – дип уйланды. Чыннан да, шулай булып чыкты. Сыерчыклар монда Чыпчык абзый яши дип тормадылар, көне буе өзелеп-өзелеп сайрадылар. Чыпчыкның моңа бик ачуы килде, ямьсез тавыш белән күршеләренә җикеренде: – Бөтен тынычлыгымны боздыгыз, сайрап колагымны тондырдыгыз. Ичмасам, чыпчыклар төсле сайрый алсагыз икән, алардан да уздырсагыз икән... Безнең җырны бар тавыклар хәйран калып тыңлый, безне хуҗа да бик зурлый...

Сыерчыклар мактанчыкның бу сүзләрен ишетеп гаҗәпсенделәр: "Бу әллә юләрме икән?" – дип уйлап алдылар. Җае чыккан саен, Чыпчык мактана бирде, әй мактады чыпчыкларны, әй мактады – күкләргә чөерде. Имештер, дөньяда алардан батыррак юк, имештер, хәтта сандугач та аларның җырларына хәйран кала, имештер, аларның өйләрен берәү дә җимерә алмый. Көчле давыл гына булсын, имеш, сыерчыклар оясы беркетелгән колга сыначак, оя ватылачак.

Сыерчыклар мактанчык күршенең сүзләрен тыныч кына тыңладылар. Каты җавап кайтармадылар.

Беркөнне Чыпчык үз өенә атылган уктай кайтып керде, аның артыннан күктә – биектә карчыга күренде.

Батыр Чыпчыкның кемнән куркуын сыерчыклар бик яхшы белделәр. "Батырның тавышы-тыны юк, өенә бикләнде, ахры", – дип көлделәр. Бераз яткач, Чыпчык оясыннан башын чыгарды, күршеләренә сүз салды:

– Күрмәдегезме карчыга белән минем ничек сугышканны? Әй бирдем дә соң үзенә, утлар күренгәндер күзенә! – дип сөйләнде. Сыерчыклар бер сүз әйтмәделәр, Мактанчыкның кәефен төшермәделәр.

Беркөнне алар үз күзләре белән менә нәрсәне күрделәр һәм Мактанчыкка ярдәмгә килделәр. Чыпчык бер ялгызы өендә утыра иде, һаман мактанып тора иде:

– Хуҗа мәчесенең күзен чукыдым, кирәген бирдем...

– Ул песине әле бая гына күрдек, күзләре дә исән, мыраулап йөри иде, –диделәр.

– Юк, юк, күршеләрнекен күргәнсездер, ә безнең хуҗаныкы инде сукыр, безгә һөҗүм итәргә куркыр, – диде Чыпчык.

Ә шулчак әлеге песи, посып кына, өй кыегы буйлап тәрәзә башына таба үрмәләде. Мактанчык Чыпчык, арты белән торганга, аны күрмәде. Мәче инде Чыпчыкка якынлашты. Сикереп, тегене эләктереп алмакчы иде, шулчак Сыерчык очып килеп җитте. Шаян песинең күзен чукыды. Ул өй кыегыннан чормага сызды. Мактанчык Чыпчык куркуыннан калтырап төште, сүзен дә әйтә алмады.

– Күрдеңме инде? – диде сыерчыклар. – Мактану зарар гына итә, сизгерлекне киметә, – диделәр.

Ә Чыпчык әле һаман бер сүз әйтә алмый тора иде. Менә кинәт ул телгә килде һәм болай диде:

– Ярый, бәхете бар икән, китеп котылды, күрмәгәнен күргән булыр иде!

Сыерчыклар тагын көлделәр һәм аңа болай диделәр:

– Мактану һәркемне хур итә, тыйнак булуга ни җитә!

Слова и выражения

  • озын колга сузылган – поставлен шест
  • нарат такталардан эшләнгән оя куелган – установлен домик из сосновых досок
  • сыерчыклар – скворцы
  • сыерчык оясына каршы – напротив скворечника
  • салам, йон-мамыкларны җыйган – собрал солому, шерсть, вату
  • кышлаган – перезимовал
  • кәефсез каршы алды – встретил без настроения
  • тондырып бетерерләр – оглушили
  • җикеренде – бранился
  • бөтен тынычлыгымны боздыгыз – всё спокойствие нарушили
  • алардан да уздырсагыз – если бы их превосходили
  • хәйран калып тыңлый – восхищённо слушает
  • зурлый – возвеличивает
  • җае чыккан саен – при всяком удобном случае
  • күкләргә чөерде – вознёс до небес
  • сыерчыклар оясы беркетелгән колга сыначак – шест, к которому прикреплён скворечник, сломается
  • карчыга күренде – показался ястреб
  • утлар күренгәндер күзенә – в глазах, наверно, засверкало
  • посып кына – крадясь
  • өй кыегы буйлап – по крыше дома
  • арты белән торганга – так как стоял спиной
  • чормага сызды – ускакал в чердак
  • куркуыннан калтырап төште – затрясся от страха
  • сизгерлекне киметә – уменьшает чуткость

Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән

Борын заманда этнең хуҗасы булмаган. Беркем дә аның өчен кайгырмаган. Ул ялгызы яшәгән. Берәүдә аңа:

– Минем этем син, – дип дәшмәгән. Тора-бара эткә бик читен булган. Ул үзенә бик көчле хуҗа табарга булган. Шулай ул юлга чыккан.

Ай барган, ел барган. Бер куе урманга килгән. Урманда аңа соры бүре очраган.

– Кая барасың? – дип сораган бүре эттән.

– Үземә хуҗа эзлим. Рөхсәт итсәң, синең хезмәтчең булырмын, – дигән эт. Бүре ризалашкан. Алар бергә киткәннәр. Кинәт бүре туктаган, койрыгын кыскан да кача башлаган.

– Хуҗам, нәрсәдән курыктың син? – дип сораган эт.

Аланлыкта аю бал ашый. Күрмисеңмени? Аның кем икәнен белмисеңмени? Аю икебезне дә юк итәр. Качыйк тизрәк, – дигән бүре.

– Ә-ә, алай икән, аю синнән көчлерәк икән. Алайса сау бул, усал бүре. Син миңа хуҗа түгел, мин сиңа хезмәтче түгел, – дигән эт һәм киткән. Бүре белән этнең дуслыгы шулай беткән.

Эт аю янына барган һәм аның хезмәтчесе булырга теләгән. Аю ризалашкан. Этне умарталыкка бал ашарга чакырган. Болар икесе зур бер арыслан күргәннәр. Аю агач артына качкан. Эт моңа бик гаҗәпсенгән.

– Хуҗам, нәрсәдән курыктың син? – дип сораган ул аюдан.

– Күрмисеңмени? Анда арыслан йөри. Ишетмисеңмени?

– Ә кем соң ул арыслан? – дип сораган эт.

– Аннан да көчле, аннан да ерткыч хайван юк, – дигән аю.

– Алайса сау бул. Син миңа хуҗа түгел, мин сиңа хезмәтче түгел, – дигән эт һәм аюдан да киткән. Аларның дуслыклары шулай беткән.

Эт арслан янына килгән. Арыслан да этне ошаткан. Хуҗасы булырга ризалашкан. Эт арысланга күп еллар хезмәт иткән. Аннан да көчлерәк беркемне күрмәгән. Бер көнне эт һәм арыслан ауга чыканнар. Туйганчы ашаганнар. Кинәт арыслан туктаган. Коточкыч каты итеп кычкырган. Хәтта таулар селкенгәннәр.

– Хуҗам, нәрсәдән болай курыктың? – дигән эт.

– Күрмисеңмени? Зур атлап кеше килә. Дөньяда аннан да көчлерәк беркем юк. Безгә тизрәк китәргә кирәк, – дигән арыслан.

– Ә-ә, алай икән... Синнән дә көчлерәкләр бар икән. Алайса, сау бул. Син миңа хуҗа түгел, мин сиңа хезмәтче түгел, – дигән эт. Арыслан белән эт арасында дуслык шулай беткән.

Шул көннән башлап эт кешенең хезмәтчесе булган. Ул аңа инде бик күп еллар хезмәт итә икән. Дөньяда кешедән дә көчлерәк җан иясен эт әле дә күрмәгән икән.

Слова и выражения

  • хуҗасы булмаган – не было хозяина
  • тора-бара – со временем
  • бик читен – очень тяжело
  • табарга булган – решил найти
  • куе урманга – в густой лес
  • соры бүре – серый волк
  • рөхсәт итсәңесли позволишь
  • хезмәтчең булырмын – буду тебе служить
  • койрыгын кыскан – поджал хвост
  • аланлыктана поляне
  • умарталыкка бал ашарга – кушать в пасеке мёд
  • ауга чыкканнар – выши на охоту
  • шул көннән башлап – с этого дня
  • җан иясе – живое существо

*****

Ну и как вам, понравилось? Также советуем вам почитать и послушать следующие татарские сказки:

Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!