"Беларус халкы курку хисен югалтты"

26 октябрь чарасында катнашучылар

Соңгы көннәрдә Беларуста президент Александр Лукашенкага каршы чыгучылар артты. Халык эш ташлый башлады. Азатлык Минскида татар хәрәкәтендә катнашучы ханым белән илдәге хәлләр турында сөйләште.

Беларус президентын сайлауда оппозиция намзәте булган Светлана Тихановская 26 октябрьдән бөтен ил күләмендә эш ташлау игълан иткәннән соң, дүшәмбедә Беларусның кайбер эре ширкәтләрендә эшчеләр катнашында протест чаралары башланды. Оппозиция игълан иткән эш ташлауның төп сәяси таләбе – Александр Лукашенканың вазифасыннан китүе.

Тихановская президент Лукашенкага берничә таләп куйды. Урамга чыккан халыкны тоткарлау һәм кыйнауны туктатуны, яңа президент сайлавы уздыруны таләп итте. Югыйсә барлык халыкның урамга чыгачагын әйтте.

Каршылык чарасы кысаларында дүшәмбе урамнарга пенсионерлар һәм студентлар чыкты, күп кенә хосусый ширкәтләр, кибетләр һәм кафелар ябылды, кайбер дәүләт ширкәтләре ("Беларуськалий", "Гродно Азот") хезмәткәрләре дә каршылык чарасына чыкты.

Беларус хакимияте эш ташлаучыларны яклаучыларны тоткарлау өчен куәт оешмалары хезмәткәрләрен ширкәтләргә җибәрде. Кичен ОМОН протестка чыгучыларны куып тарату өчен урамнарга чыкты. Халык Якуб Колас, Бәйсезлек һәм Октябрь мәйданнарына чыккан иде. Беларус эчке эшләр министрлыгы дүшәмбе 581 кешенең тоткарлануын әйтте.

БУ ТЕМАГА: Беларусның зур ширкәтләрендә протест чаралары уза

Минскида яшәүче татар активисты (исеме редакциягә билгеле) Лукашенка вазифасыннан китмичә, бу хәлләрнең тукталачагына ышанмый. Ул үзе бу чараларда катнашмаган.

"Русия ватандашы булу сәбәпле, урамга каршылык чараларына чыкмыйм, чөнки тотсалар, Русиягә чыгарып җибәрәчәкләр. Балаларыма да чыгарга рөхсәт итмим. Куәт оешмалары бик рәхимсез кылана бит. Ике ай элек эштән киттем, чөнки бу башбаштаклыкларны күреп еладым да еладым, никадәр кеше эзсез югалды, никадәр кешене җәзаладылар. Асылынучыларны таптылар.

9-12 августта тик кенә урамнарда йөргән кешеләрне дә алып киттеләр. Шуңа урамга чыгарга да куркыныч. Хатын-кызмы, баламы карап та тормадылар. Ул көннәрне бит интернетны сүндерделәр. Яшьләр нишләргә белмичә урамга йөрергә чыкты, аларны да тоткарладылар.

Безнең татарлар арасында да каршылык чараларында катнашучылар бар. Менә Тимур Мицкевич дигән 16 яшьлек егетне тоткарладылар. Мицкевичлар Беларус татарларында бик танылган фамилия. Бу егетне хәзер таба алмыйлар. Аны үлем хәлендә диярлек хастаханәгә алып килгәннәр дип язды медиа. Күптән түгел 45 яшьлек әнисе вафат булды. Кайгыргандыр инде. Гаиләдә тугыз бала булганнар. Алар әнисез калды.

БУ ТЕМАГА: Беларуста протест чаралары дәвам итә: андагы татарлар фикерләре

Тагын бер татар - 40 яшьлек Степан Латыйповны 15 сентябрьдә тоткарладылар. Ул бик яхшы белгеч. Британиядә дә укыган. Аны милицияне агуларга теләүдә гаеплиләр. Ул эшмәкәр, үзенең ширкәте бар. Татар буларак аның өчен бик борчылам", ди татар хәрәкәтендә катнашучы ханым.

Ул соңгы көннәрдә куәт оешмалары хезмәткәрләренең кырыслануын әйтә.

"Якшәмбе протест чарсында катнашучыларны фатирларына кадәр куып барып, өйләренә керә башладылар. Битлек кигәннәр, кулларында чукмарлар. Бигрәк куркыныч бит. Күбесе ул ярдәм Русиядән килә дип уйлый, шуңа халык арасында Мәскәү җитәкчеләрен сүгүчеләр артты. Август аенда куәт оешмалары арасында сакаллылар күп диделәр, Чечнядан килмәделәр микән дигән шик булды халыкта.

Хәзер халык куркуны югалтты. Ил өчен гомереңне бирү мөһимрәк дип саный башладылар

Беларустагы халык бик тыныч, сабыр. Аларны нәфрәт шушы дәрәҗәгә җиткерде. Сайлауда тавышларын урладылар, хәзер инде кыйныйлар, җәзалыйлар. Хәтта бит инде хастаханәдә эшләүчеләр каршылык чарасында катнаша башлады. Пенсионерлар да күпләп чыга башлады, чөнки кемнеңдер оныгы имгәнгән, кемнекедер кыйналган. халык куркуны югалтты. Ил өчен гомереңне бирү мөһимрәк дип саный башладылар", ди ул.

Аның әйтүенчә, бу чараларда катнашучылар саны арта гына барачак.

"Лукашенка 26 ел җитәкче булганда халык йоклаган кебек иде. Хәзер барысының да күзләре ачылды, чөнки интернетта күп мәгълүмат чыга башлады. Мин Русия ватандашы буларак бер сайлауда да тавыш бирмәдем, минем тормышыма катнашы юк дигәнрәк мәгънә биреп яшәдек. Хәзер укый торгач исләр китте. Шуңа халык чыга да инде", ди Минскида яшәүче ханым.

* * *

Беларуста каршылык чаралары 9 августтан бирле дәвам итә. Протестлар гамәлдәге президент Александр Лукашенканың сайлауда җиңүе игълан ителгәч башланды. Оппозиция сайлауда хәрәмләшүләр күп булды дип белдерде. Бәйсез экзит-поллар Лукашенканың көндәше, оппозиция намзәте Светлана Тихановскаяның җиңүен күрсәтте. Ике атна элек Тихановская Лукашенкага "халык ультиматумы" игълан итте. 25 октябрьгә кадәр Лукашенка хакимияттән баш тартырга тиеш диде. Бу эшләнмәсә, илкүләм эш ташлау башланачак һәм төп юллар ябылачак диелде. 25 октябрь Тихановская эш ташларга чакыруын кабатлады, ләкин юлларны ябу турында әйтмәде.