Беларуста президент сайлаудан соң протест чаралары дәвам итә. Беларусның эчке эшләр министрлыгы узган тәүлектә каршылык чарасында катнашучылардан тагын 700 кеше тоткарлануын әйтте. Шулай итеп сайлау узган көннән башлап тоткарланучылар саны 6,7 меңгә җитте.
Азатлык Беларуста яшәүче татарлар белән соңгы көннәрдә барган вакыйгалар турында сөйләште. Татарларның күбесе башкала Минскидан тыш, Гродно өлкәсенең Ивье шәһәрендә яши. Бөек Литва князлегенә XIV-XV гасырларда килеп урнашкан польша-литва-беларус татарларының бер төркеме күмәкләшеп татар бистәсендә яшиләр. Татар җәмгыяте имамы Адәм Радецкий әйтүенчә, хакимият аларның эшчәнлегенә аяк чалмый һәм аларга шул җитә.
"Калганын без үзебез эшлибез. Сайлауда да кем ничек тавыш бирәсе килде, шулай тавыш бирде. Барыбыз да бер намзәткә генә тавыш бирәбез дигән сөйләшүләр булмады. Мин үзем сәясәткә кысылмыйм.
Ивьеда күмәкләшеп 500ләп татар яши. Бу урынны Муровщизна дип тә йөртәбез. 1882 елда төзелгән мәчетебез бар. Ул беркайчан да ябылмаган, бары пандемия вакытында гына өч атнага ябылып торды. Без инде 620 елдан артык монда яшибез, динне саклап кала алуыбыз бик зур уңыш, телне кызганычка белмибез.
Татар яшьләре 2000 елга кадәр күбрәк үз милләт кешеләре белән гаилә корса, хәзер инде урысларга өйләнүчеләр дә артты. Элек күбесе Ивьеда эшләргә калса, хәзер яшьләр югары белем алырга дип Минскига китә һәм күбесе шунда төпләнеп кала.
Ивье Татарстанның Азнакай шәһәре белән беректәш шәһәрләр. Анда барганым бар, бик ошады. Алар да безгә килде. Азнакайдан килгән сәдака акчасына мәчетебезне ремонтладык. Дуслыкта яшәргә кирәк. Элемтәләрне югалтмаска", диде ул.
Элек Беларус дәүләт университеты доценты булып эшләгән, тумышы белән Ивьедан, хәзер Минскида яшәүче Рәхмәт Байтасов Азатлыкка әйтүенчә, ул президентлыкка намзәт Андрей Дмитриев командасында эшләгән. Байтасов сайлау хәрәмләшүләр белән узды, шуңа икенче турны таләп итү кирәк дип саный.
"Халык Лукашенканың үз-үзен тотышыннан аптыраган. Лукашенканың сайлау алды чыгышы вакытында әйткән сүзләреннән соң халык сайлау башланганчы ук тизрәк башка намзәткә тавыш бирергә ашыга иде. Ул үзенә каршы эшләде. "Коронавирустан үлгәннәр үзләре гаепле" дигән сүзләр сөйләде, "свиноматкалар" дигән сүзләр калмады. Хәтта элек Лукашенка ил өчен тарыша дип уйлаучыларның да күзләре ачылды. Аның хакимияттә утыруы үзләренең һәм балаларының тормышына куркыныч тудыруын аңладылар", ди ул.
Байтасовның бөтен туганнары диярлек Дмитриевка тавыш биргән. Аның улы да протест чарасына чыгарга теләгән, әмма әтисе каршы чыккан.
"ОМОН бик кырыс кылана. Лукашенка инде алдан әзерләнде, барысын да чамалады. ОМОНны да әзерләде. Әмма протестка чыгучылар аз шул. Биш-алты мең урынына 300 мең чыкса, хәл башкача булыр иде. Сайлауда катнашкан халык алданудан хурланып протест чарасына чыга. Аларның тавышлары Лукашенкага язылды.
Безнең фикеребезчә, Светлана Тихановскаяга халыкның 45% тавыш биргәндер. Лукашенка өчен 42%лап булырга мөмкин, әмма аның яртысы ташланган, ягъни ялган бюлетеньнар. Без (Дмитриев командасы – ред.) кичә үзәк сайлау комиссиясенә сайлауны танымау турында шикаять яздык. Ни генә булса да, Лукашенка хакимияттә иң күбе бер ел кала алыр дип саныйм.
Ивьеда минем бертуганым яши. Кичә кич анда да каршылык чаралары узган. Татарларның катнашу-катнашмавын төгәл белмим", диде ул.
Минскидагы "Чишмә" татар җәмгыяте җитәкчесе Эльвира Левшевич әйтүенчә, оешмадагы татарлар барысы да Лукашенканы яклаган.
"Без дәүләт белән тыгыз берлектә эшлибез. Урамга чыгучылар барысы да күп әйберне аңламый торган яшьләр. Аларга эш юк диләр. Ә яңа укып бетергән яшьләргә кая эш бар соң? Әлбәттә Лукашенка хәлнең ни дәрәҗәдә кискен икәнен аңлый. Бүген чыгыш ясаганда инде тавышы үзгәргән иде.
Тынычланырлар инде. Алдагы көннәрне протестка күбрәк чыктылар, бүген азрак. Интернетны каплау әлбәттә дөрес булмады. Бөтен әйберне кысып кына булмый, диалогка килергә кирәк. Оппозициядә конструктив тәкъдимнәр бирергә тиеш", диде ул.
Шул ук оешма әгъзасы булып торган Гөлсинә Шәрипова сайлауда катнашмаган.
"Мин 28 ел Беларуста яшәсәм дә, Русия ватандашымын. Шуңа тавыш бирмәдем. Ирем барысына да каршы тавыш биргән. Улларым яшь хатынны (Светлана Тихановская – ред.) сайлаган. Безнең табиблар булып эшләүче бер татар гаиләсеннән дүртесе дә шул хатын-кыз өчен тавыш биргән.
Аннары дачадагы күршеләр дә шул хатын-кызны сайлаганнар. Безнең эштәге җитәкчебез Александр Лукашенка өчен тавыш биргән.
Сайлауда катнашучы халыкның 80% Лукашенканы сайлаган дигән мәгълүматка шикләнәм, 50% сайлагандыр. Бездә бит түрәләр, бюджет эшчеләре күп. Алар әлбәттә абзый (Лукашенка – ред.) өчен тавыш бирә, чөнки урыннары җылы, хезмәт хаклары да әйбәт.
Яшьләргә авыр, алар институт бетерәләр дә эшкә урнаша алмыйлар. Минем ике улым институт тәмамлады, берсе хәтта магистратураны бетерде. Өч тиенлек хезмәт хакына эшлиселәре килми. Интернеттан акча эшләргә тырышалар. Шуңа яшьләр кыза, әмма ни мәгънә? Әнә бит кыйналганнар, бер яшь егет үлгән. Имеш кулында нәрсәдер шартлаган. Бу бик кызганыч.
Мин үзем Лукашенка өчен тавыш биргән булыр идем, чөнки Тихановская өйдә утырган хатын-кыз, бернинди оешманы җитәкләгәне булмаган, аны Европа финанслый дип уйлыйм. Ул курчак кына", ди ул.
Гөлсинә ханымның уллары Тихановскаяга тавыш бирсә дә протест чараларына чыкмаган.
"Мин аларга барысын да аңлаттым. Чит илдән килгән провокаторлар бар бит. Бәлки безнең ОМОН андый да түгелдер. Аңлашылмаган яклары күп. Шуңа улларым протестка кушылмады.
Эшләгән кешегә эш күп ул, әмма хезмәт хакы аз. Яшьләргә бит бик тиз кирәк. Мин Лукашенкага яхшы карашта, әмма кешеләрне аның боерыгы белән кыйныйлар икән, бу бик начар. Без бит барысын да белмибез", диде Шәрипова.
Аның әйтүенчә, Беларуста халыклар бик дус һәм тату яши.
"Лукашенка татарларга хөрмәт белән карый. Русиядән аңа каршы ишетелгән фикерләр миңа ошамый. Дус булсыннар иде" дип өстәде Шәрипова.