Коронавирус йоктырган шәфкать туташы "Путин акчасын" таләп итә

Татьяна Ильина

27 октябрь Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә Татьяна Ильинаның Сәламәтлек саклау министрлыгына шикаяте карала башлады. Ул коронавирус йоктыру сәбәпле 68 мең сум иминият акчасын һәм авыру нәтиҗәсендә килгән зыян өчен министрлыктан 500 мең сум таләп итә. Моңа кадәр шәфкать туташы үз очрагын тикшерүне сорап Путинга видео-мөрәҗәгать тә яздырган иде.

Татьяна Ильина менә инде 25 ел Ашыгыч ярдәм оператив бүлегендә диспетчер булып эшли. Мәхкәмәдә сөйләвенчә, ул быелның июнь аенда коронавирус белән авырган, шуның нәтиҗәсендә бөерләре зур зыян күргән. Бу чирне эш урынында эләктергән медицина хезмәткәрләренә 68 мең 811 сумлык иминият түләве каралган. Халык телендә аны "Путин түләүләре" дип атыйлар. Андый түләүләр хакында Русия хөкүмәтенең апрель һәм май аенда чыгарылган 484нче, 695нче карарларында язылган. Тик аңа бу акчаны түләргә теләмиләр, аңа чир башка урында йоккан дип исәплиләр.

Татьяна Ильина мәхкәмәдә бу авыруны нәкъ менә эш урынында йоктыруы, башка хезмәткәрләрнең дә авыруы, санитар-эпидемиологик вазгыятьнең начар булуы, иминлек шартлары тудырылмавы турында сөйләде.

— Безнең мөдир Татьяна Лигатурнова безнең пациентлар белән дә, башка табиблар белән дә аралашмавыбыз, эштә авырый алмавыбыз турында әйтә, ләкин ул пациентлар белән аралашкан табиблар безнең белән аралаша бит. Мәсәлән, 10 июньдә Әүхәдиевага коронавирус диагнозы куйдылар. Ике-өч көн алдан мин аның белән эшләдем. 8 июньдә, янәшәмдә генә, Майорова фамилияле хезмәттәшем утырып эшләде, ул да 10-11 июньдә авырды. Безгә кадәр ике-өч атна алдан, бухгалтерия хезмәткәрләре дә шуның белән авырган, ә алар көн дә безнең бүлеккә ачкыч алырга йөрде, безгә аларның covid-19 белән авыруын беркем әйтмәде, аларны башка ишектән йөрергә мәҗбүр итмәде, — дип сөйләде Татьяна.

— Сез пациентлар белән турыдан-туры аралашасызмы? Аларга нинди дә булса ярдәм күрсәтәсезме? — дип сорады Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан килгән вәкил Альбина Кудаева.

Альбина Кудаева

— Мин телефон аша ярдәм күрсәтәм, ниләр эшлисен аңлатам. Безнең янәшәдә генә өлкән табиблар утыра. Әгәр пациентны китерәләр икән, алар аның янына төшә һәм яңадан безнең янга менә. Алар пациент белән турыдан-туры аралаша, димәк, без алар аша авырырга мөмкинбез. Без эпидемия үзәгендә утырдык. Шуңа карамастан, безнең температураны да үлчәмәделәр, форманы үзебез өйдә юа идек, күпләр маска да кимәде, бездән даими рәвештә алынырга тиешле мазоклар да алынмады. Бердәнбер саклык чарасы — ул көн саен 24 кешегә бирелүче 20 грамм хлоргексидин иде. 24 кешегә — 20 грамм! Мин матбугат чараларына мөрәҗәгать итә башлагач кына безнең эш урынында дезинфекция ясалды, — диде Татьяна.

Ул мәхкәмәгә үзе белән эшләгән һәм коронавирус белән авырган кешеләрнең исемлеген тапшырды. Ул исемлеккә башта язылып, аннан шалтыратып үзен сызуны сораучылар да булган: медицина хезмәткәрләре үз хезмәттәшен якларга курка.

"Ипотека түлисем бар, балаларны үстерәсе бар, эштән кусалар, кая барырмын, исемлеккә мине язма, дип әйтүчеләр дә булды", — ди Ильина.

Мәхкәмә утырышы

Ашыгыч медицина ярдәме станциясе хезмәткәрләре әле 20 октябрьдә генә җитәкчелеккә коллектив шикаять язганнар икән, аны да мәхкәмәгә бирде Ильина. Ул шикаятьтә хезмәткәрләрнең берсе Т.Килинаның ире коронавирус белән авыруы, шуңа карамастан, бүлек мөдире Лигатурнованың әлеге хезмәткәрне эшкә йөрергә мәҗбүр итүе хакында әйтелгән. Югыйсә, авыручы кешенең гаилә әгъзалары да карантинда булырга тиеш.

Иминият түләүләре аңлашыла, ә менә шуңа өстәмә рәвештә Сәламәтлек саклау министрлыгыннан таләп ителүче 500 мең сум каян килеп чыккан соң?

Татьяна Ильинаның эшендә зыян күрү сәбәбе коронавирус кына түгел икән. 2019 елда эштән бирелгән транспортта өенә кайтышлый ул башын бәргән. Аңын югалтып поликлинникада дәваланган. Бу елның июнендә коронавирустан дәваланып, бөерләре зарар күргән. Ул шушы дәвалану вакытында югалтуларны, эштә иминлек шартлары булмау аркасында килгән матди һәм рухи зыянны, барысын бергә 500 мең сумга бәяләгән.

БУ ТЕМАГА: Татарстанда 588 табиб коронавирус йоктырган, 11е үлгән

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Альбина Кудаева бу гаепләүләрнең барысын да нигезсез дип тапты һәм аны тулаем кире кагуны сорады.

— Беренчедән, Сәламәтлек саклау министрлыгы — ул Татарстан Республикасының башкарма хакимияте органы. Ул сәламәтлек саклау өлкәсендәге сәясәтне тормышка ашыручы. Ул медицина ярдәме күрсәтми һәм Татьяна Ильинаның эш урыны түгел. Сәламәтлек саклау министрлыгы Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең гамәлгә куючысы гына, ә гамәлгә куючы юридик оешмада булган вакыйгалар өчен җавап тотмый. Ашыгыч ярдәм станциясе — ул автоном оешма. Без үзебезгә килгән барлык хатларга вакытында җавап бирдек, башка җавап тотарлык урын юк, — диде Кудаева.

Мәхкәмәдән соң Азатлык хәбәрчесе Татьяна Ильина белән аерым сөйләште.

"Иминият түләүләре буенча шикаятьләр яза башлагач, матбугат чараларына мөрәҗәгать иткәч, эшегездә басым булмады?" - дигән сорауга ул эшенә карата таләпләрнең артуы турында әйтте.

Татьяна Ильина

— Мине анда барыбер эшләтмәячәкләр инде, белеп торам. Шикаятьләр яза башлагач ук, бүлек мөдире юктан да бәйләнә башлады. Безгә еллар буе кереп карамаган өлкән фельдшер хәзер тикшереп, телефоннан сөйләшүләрне тыңлап тора. Мәсәлән, без ашыгыч ярдәм чакырып шалтыратучының тулы исем-фамилиясен һәм әтисе исемен язып алырга тиеш. Компьютердагы махсус програмда һәр шакмакны тутырасы. Элек без анда әтисе йә әнисе дип кенә дә язып куя ала идек, хәзер менә шуңа бәйләнергә мөмкиннәр. Ул шакмакларның һәркайсын тутырып утырасың икән, димәк, азрак шалтырату кабул итәсең, чөнки һәркемгә вакыт җитми. Җитмәсә, ул програм кайвакыт бөтенләй дөрес эшләми. Ә аз шалтырату кабул итәсең икән, димәк, әкрен эшлисең. Эштән куарга сәбәп табачаклар, ләкин мин курыкмыйм, чөнки башка урында да эшли алам, — дип сөйләде Татьяна Ильина Азатлыкка.

"Көненә ничә шалтырату кабул итәсез?" дигән сорауга ул соңгы арада шалтыратуларның артуы турында хәбәр итте.

— Гадәттә, көненә 50ләп шалтырату була иде. Әле бүгенгә кадәр больничныйда булдым, иртәгәдән генә эшкә чыгам. Бүген белешкән идем, хәзер көненә 200ләп шалтырату кабул итәбез, хәзер вазгыять бик кискен — диде Ильина Азатлыкка.

БУ ТЕМАГА: "Ашыгыч ярдәм көненә 1700 шалтырату ала, барысына да ярдәм итеп өлгермиләр"

Ул Ашыгыч медицина ярдәме станциясендә эпидемиологик таләпләрнең үтәлмәве белән беррәттән машиналарның җитмәвен, йөртүчеләрнең тәүлек буе эшләвен дә искә алды.

— Йөртүчеләр 24 сәгать буе эшләргә мәҗбүр. Алар гел юлда. Алай булырга тиеш түгел бит. 100 мең кешегә бер ашыгыч ярдәм машинасы булырга тиеш, ә бездә аларның саны 70-80нән артмый. Казанда бүген миллион ярымнан артык кеше дип санасак, алар кимендә 150 булырга тиеш. Нәтиҗәдә, кешеләр үз чиратын сәгатьләр буе көтәргә мәҗбүр. Бигрәк тә бүгенге шартларда. Фәрит Галәветдинов ("Ашыгыч медицина ярдәме станциясе" оешмасы җитәкчесе — ред.) эшкә килгәндә, машина санын арттырырга вәгъдә иткән иде, өч елда бернинди уңай үзгәреш булмады, — дип сөйли Татьяна.

Ильинаның яклаучысы Сергей Дәүләтшин мәхкәмәгә килә алмаган иде. Азатлык хәбәрчесе аның белән элемтәгә чыгып, Сәламәтлек саклау министрлыгының үз өстеннән җаваплылыкны төшерергә теләвенә карата фикерен сорады.

Сергей Дәүләтшин

— Татьяна Ильина минем янга беренче тапкыр килгәч, Ашыгыч медицина ярдәме станциясе җитәкчелеге белән язышуын күрсәтте. Алар аңа Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итәргә куша, ә министрлык Ашыгыч ярдәм станциясе гаепле дип саный. Менә шуннан аңлагыз кем гаепле икәнен! Хатаны тану бер як өчен дә файдалы түгел, чөнки хәзер министрлык үз хатасын таныса, ярты Казан шундый ук түләүләр таләп итеп мәхкәмәгә барачак.

Йортка килүче табиблар үзләре чир чыганагы булып тора

Миңа менә Казанның 18нче хастаханәсеннән шәфкать туташлары мөрәҗәгать итте. Анда вазгыять бик куркыныч, иминлек шартлары бөтенләй күрелми. Ә рәсми кәгазьләрдә бар да яхшы. Бар җирдә дә эшкә салкын карау күзәтелә. Сәламәтлек саклау министрлыгы — ул сәламәтлек саклау өлкәсендәге тәртип өчен җавап бирергә тиешле иң беренче оешма. Ул үз бүлекчәләрендәге эш тәртибен, медицина хезмәткәрләренең эш шартларын гел тикшереп торырга тиеш. Битлекләр җитәме, эпидемиологик режим үтәләме, растворлар бармы, эшкә салкын караш юкмы... Сәламәтлек саклау министрлыгы сүзләренчә, "бездә бар да яхшы" бүген. Нәрсә соң ул яхшы? Бик яхшымы, әз генә яхшымы? Бу авыруларның сәбәбе нәрсәдә? Беренчедән, табибларга тиешле битлекләр һәм киемнәр бирелми. Икенчедән, алар киемнәрен тиешенчә чистарта да алмый, бер участок табибы шул бер киемнән йөзләгән кешегә йөри. Хәзер чакырулар да күп. Йортка килүче табиблар үзләре чир чыганагы булып тора. Сәламәтлек саклау министрлыгы бу эшне оештыра алмый икән, димәк, җавап тотарга тиеш, — диде Сергей Дәүләтшин.

"Ашыгыч медицина ярдәме станциясе" оешмасы җитәкчесе Фәрит Галәветдинов сентябрь азагында матбугат чараларына аның кулы астында эшләүче 173 хезмәткәрнең коронавирус белән авыруы хакында әйткән иде. Шулардан 105 хезмәткәргә иминият түләүләре түләнгән, 17 хезмәткәргә бу түләүләрне түләүдән баш тартканнар.

Мәхкәмәнең киләсе утырышы 3 декабрьгә билгеләнде.