Русия газы өчен "Төркия агымы"ның Сербия өлеше ачылды

Сербия президенты Александр Вучич газ үткәргеч ачылышында.

Сербия президенты Вучичи сүзләренчә, газ үткәргеченең яңа өлеше Сербия сәнәгате һәм икътисади үсеше өчен зур әһәмияткә ия.

1 гыйнвар иртән Сербия президенты Александр Вучич "Төркия агымы" газ үткәргеченең бер өлешен ачты. Бу торбалардан Русия газы Европага килә.

Вучичи сүзләренчә, газ үткәргеченең яңа өлеше Сербия сәнәгате һәм икътисади үсеше өчен зур әһәмияткә ия.

Президент белдерүенчә, Сербия газны мең шакмак метры өчен 155 долларга кадәр бәягә сатып алачак. Бүгенге көндә газ кермәгән муниципалитетларга да зәңгәр ягулык җибәреләчәк. Вучич сүзләренчә, бу төбәкләргә инвесторлар җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Газүткәргеч Сербия аша - Болгарстаннан Маҗарстан чигенә кадәр бара. Сербия җирлегендә аны "Гастранс" Русия-Сербия ширкәте төзегән. Ширкәт хиссәләренең контроль өлешен "Газпром" тота. Ел саен Русия 31,5 млрд шакмак метр газ җибәрер дип көтелә. Аның яртысы Төркия ихтыяҗлары өчен резервта тотыла. Икенче яртысы Сербия, Болгарстан һәм Маҗарстан аша көньяк һәм үзәк Европага китәчәк.

"Төркия агымы" Русиянең Украина аша газ җибәрүне киметү планының бер өлеше дип искәртә Азатлык Радиосының Сербия хезмәте. Моңа кадәр Русия Европа илләренә һәм Төркиягә газны Украина, Молдавия һәм Румыния аша җибәрә иде. 2019 елда әлеге маршрут буенча якынча 200 млрд шакмак метр газ экспортланган.

"Төркия агымы" төзелгәннән соң Русия газын җибәрү әлеге илләргә генә бәйле булмаячак, ягулык 930 километрга сузылган башка газ үткәргеч буйлап агачак. Ул Русиядән Төркиягә Кара диңгез төбеннән бара.

Декабрь ахырында АКШ Конгрессы "Төркия агымы" һәм "Төньяк агымы-2" газүткәргечләрен төзүдә катнашучыларга чикләүләр кертүне хуплады. Вашингтон газ үткәргечләрне Русия сәяси сәбәпләр белән төзи дип саный. Киев Русия газы транзиты өчен кергән табыш югалыр дип курка. Русия җитәкчелеге проект бары икътисади максаттан тормышка ашырыла дип белдерә.