Байден һәм Путин беренче тапкыр телефоннан сөйләште

Джо Байден һәм Владимир Путин.

Ак йорт сөйләшү вакытында Навальный, Украина, Русия хакерлары һөҗүме турында сүз барды дип белдерде. Кремль бу темалар искә алынуы турында хәбәр итмәде.

20 гыйнвардан вазифасына керешкән АКШ президенты Джо Байден сишәмбе беренче тапкыр Русия президенты Владимир Путин белән әңгәмә корды. "Америка авазы" бу уңайдан Байденның элегрәк АКШ тарафыннан Русиягә карата сәясәтен тамырдан үзгәртергә вәгъдә иткәнен искәртә. Президентлар сөйләшүе Байден тәкъдиме белән булган.

Ак йорт белдергәнчә, АКШ президенты Русиядә Кремльне тәнкыйтьләүче Алексей Навальныйның сак астына алынуына борчылу белдергән. Шулай ук сөйләшү Байденның Стратегик һөҗүм коралларын киметү килешүен (СНВ-3) тагын биш елга озайту тәкъдименә дә кагылган. Боларны журналистларга Ак йорт сүзчесе Джен Псаки хәбәр итте. АКШ президенты шулай ук "дәвам итүче Русия агрессиясе" шартларында Украина суверенитетын катгый рәвештә яклап чыкты дигән Псаки. Моннан тыш, SolarWinds програм тәэмин ителешенә "зур күләмле һөҗүмнәр" дә АКШта борчу тудыра дигән Байден. Псаки сүзләренчә, бу һөҗүмнәр артында Русия тора. Русияләрнең Әфганстанда Америка хәрбиләрен үтерсен өчен талибларга акча тәкъдим итүе турында хәбәр дә АКШта борчу тудыра дигән Байден Путин белән сөйләшү вакытында.

Русиянең Кушма Штатларга яки аның беректәш илләренә зыян салучы гамәлләренә җавап итеп, Кушма Штатлар үз милли мәнфәгатьләрен яклау максатыннан ныклы гамәл кылачагын Байден ачык аңлатты, диелә Ак йорт хәбәрендә. "Ике президент киләчәктә ачык һәм дәвамлы диалог алып барырга килеште" дип белдерелә.

Associated Press Ак йорттагы үз чыганакларына таянып, Байден Путинга Мәскәүнең агрессияле гамәлләрен җавапсыз калдырмаска, һәм үз илен яклау өчен чаралар күрергә, шул исәптән яңа чикләүләр кертергә вәгъдә биргән дип язды.

Сөйләшүнең Кремль тарафын ТАСС агентлыгы язды. Хәбәрдә әйтелгәнчә, әңгәмәнең "төп мизгелләре" – Путин һәм Байденның Корал киметү килешүен (ДСНВ, СНВ-3) озайту турында белдерүләр алышуына канәгатьлелек белдерүе булган.

Халыкара темалар арасында АКШның Ачык һава киңлеге килешүеннән берьяклы чыгуы, Иран атом төш програмы буенча Уртак гамәл планын саклап калу, "Украина эчендә көйләү" һәм Русиянең БМО иминлек шурасының даими әгъзалары саммитын уздыру турында Русия инициативасы да каралган.

Президентлар коронавирус пандемиясенә каршы көрәштә, шулай ук сәүдә-икътисади һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында фикер алышты диелә ТАСС хәбәрендә.

Агентлык язганча, Путин Байденны АКШ президенты вазифасында эш башлавы белән котлаган. Мәскәү белән Вашингтон арасында мөнәсәбәтләрнең нормальләшүе ике илнең дә мәнфәгатьләренә җавап бирер иде дигән Путин. Ике як элемтәләрне алга таба да алып бару турында килеште диелә.

Кремль матбугат хезмәте Русия һәм АКШ президентлары әңгәмәсе нигездә эшлекле һәм ачык сыйфатта барды дип белдерде. Кремль хәбәрендә Навальный, Украина һәм хакер һөҗүмнәре искә алынмый.