Якутскида Дөнья татар конгрессы шурасының күчмә утырышы үтәчәк

Васил Шәйхразиев

2-3 мартта узачак чарада Русиянең көнчыгыш төбәкләрендәге татар оешмалары вәкилләре катнашачак.

Бу турыда Якутиянең тышкы бәйләнешләр һәм халыклар эшләре министрлыгы матбугат хезмәтенә таянып РИА Новости хәбәр итә.

"2-3 мартта Якутскида Дөнья татар конгрессы шурасының күчмә утырышы узачак. Утырышта Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашачак", дип белдергәннәр матбугат хезмәтендә.

Якутскидагы Халыклар дуслыгы йортында Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесе, Иркутски өлкәсе, Красноярски крае, Тыва республикасы һәм башка төбәкләрдә эшләп килүче татар җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашачак диелә.

Министрлык шулай ук Татарстан белән Якутия арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре каралачагын, дәүләт милли сәясәтенә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүләре узачагын да белдергән.

2010 елгы җанисәптә Якутиядә 8,1 мең татар теркәлгән. Республиканың Алдан, Нерюнгри һәм Мирный шәһәрләрендә татар җәмәгать оешмалары бар, Якутскида "Туган як" татар мәдәни үзәге эшләп килә.

2020 елның 29 августында Дөнья татар конгрессының "Милләт җыены" корылтаенда "Татарлар: гамәл стратегиясе" кабул ителде. Аны гамәлгә ашыру өчен 2023 елга кадәр 400 миллион сумга якын акча бүленәчәк. Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре татар халкының үсеш стратегиясе булырга тиешле документның җәмәгатьчелек белән килешмичә әзерләнүен һәм алдан игълан итми генә кабул ителүен тәнкыйтьләп чыкты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!