Биометрия тапшырмаучыларга дәүләт хезмәтләренең кайберләренә керү чикләнергә мөмкин

Түрәләр биометрия тапшыру әкрен бара, аны "административ чаралар" ярдәмендә тизәйтергә кирәк дип саный.

Русия хөкүмәте биометрик мәгълүматларын тапшырудан баш тартучыларрга дәүләт хезмәтләре порталының кайбер өлешләренә керүне чикләргә тели. "Коммерсантъ" язуынча, 26 февральдә дигиталь үсеш министрлыгында биометрия куллануга багышланган киңәшмә узган. Анда катнашучыларның берсе сөйләвенчә, түрәләр биометрия тапшыру әкрен бара, аны "административ чаралар" ярдәмендә тизәйтергә кирәклеген таныган.

Аерым алганда, хакимиятләр биометрия тапшыруны күп функцияле үзәкләрдә (МФЦ) һәм "Ростелеком" җитештергән махсус әсбаб аша да рөхсәт итәргә ниятли. Ширкәт вәкиле сүзләренчә, әлеге әсбабны кулланучылар йөзләрен теркәп акча түли, "киңкүләм чараларга бара, мобиль операторлар белән килешү төзи, нотариус хезмтләре ала, уку йортларында кайбер имтиханнарны дистанцион рәвештә тапышра алачак".

"Биометрия тапшырмаучыларга кайбер дәүләт хезмәтләрен интернет аша алып булмаска мөмкин", дигән басма чыганагы. Кайсы хезмәтләр икәне ачыкламный

Газетның башка бер чыганагы дигитальләштерү министрлыгы ике ел эчендә бер биометрик системга (ЕБС) 70 млн кешенең биометрик мәгълүматын җыярга җыена дип сөйләгән. Шулкадәр кеше "Дәүләт хезмәтләре" порталында теркәлгән. Әлегә мондый мәгълүматны банклар гына җыя ала. Гыйнварда системга иминият ширкәтләре кушылган.

  • 2020 елның декабрь ахырында хөкүмәт русияләргә дәүләт системнарында шәхси мәгълүматларын эшкәртүдән баш тартырга рөхсәт итте. 2017 елда Русия думасы банкларны "дәүләт иминлеген тәэмин итү, тәртип саклау һәм террорчылыкка каршы тору" максатыннан эчке эшләр министрлыгына һәм ФСБ таләп иткән очракта аларга мөштәриләрнең биометрик мәгълүматларын тапшырыррга мәҗбүр итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!