Башкортстанда балаларны канунсыз митингларга җәлеп итүдән саклаучы канун кабул итәчәкләр

Константин Толкачев.

Балаларны килештерелмәгән митингларда катнаштыру экстремистлык, террорчылык идеологиясе тарату кебек үк куркыныч дип саный Башкортстан парламенты депутатлары.

Башкортстан Дәүләт җыены – Корылтай депутатлары балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенә яңа эш юнәлеше бирү турында канун кабул итәргә җыена. Комиссия экстремистлык күренешләре, террорчылык иделогиясе таралуга каршы тору һәм балигъ булмаганнарны килешенмәгән ачык чараларга җәлеп итүне булдырмау белән шөгыльләнәчәк.

"Соңгы айларда иҗтимагый-сәяси вакыйгалар бу проблем ачык чаралар уздырганда да актуаль икәнлеген күрсәтте. Бу хәлләр, бер яктан, илдәге сәяси тотрыклылыкта начар чагылыш таба, Русиянең бөтенлегенә яный, башка яктан – еш кына балаларның тормышларын җимерә, алар канунга каршы эшчәнлеккә тартып кертелә" дип сөйләгән Башкортстан парламенты җитәкчесе Константин Толкачев.

Экстремист оешмалар дин аша да балаларны җәлеп итә дигән спикер.

Балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе эшчәнлеген киңәйтеп, балаларны килешенмәгән митингларга, пикет һәм экстремистлык эшчәнлегенә тартуга каршы тору яхшы нәтиҗә бирәчәк дигән Толкачев.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!