Русиядә коронавирусның Көньяк Африкадан кергән штаммы табылган

Роспотребнадзор Русиядә коронавирусның Британия, Көньяк Африка вариантлары очравын белдерде. “Бразилия штаммы” табылмаган.

Яңа төр коронавирусның беренче тапкыр Көньяк Африка Республикасында очратылган штаммы Русиядә дә табылган. Бу турыда Роспотребнадзор сайтында хәбәр ителә.

"Британия вариантына кагылучы 28 изолят, Көньяк Африканыкы – ике изолят табылды" диелә хәбәрдә. Бразилия штаммы дип йөртелгән варианты очрамаган. Моннан тыш, тагын 16 башка төр мутацияләр булуы да әйтелә.

Соңгы араларда сигез меңнән артык кеше тикшерелгән, беренче чиратта башка илләрдән кайтучылар, вирусны кабаттан йоктыруда шикләнелүчеләр, дәвалауга бирешмәүче һәм авыру үзгә рәвештә бару очраклары тикшерелгән.

Коронавирусның яңа штаммы табылуын Көньяк Африка Республикасы хакимияте узган ел ахырында хәбәр итте. Галимнәр вирусның бу төре 50 процентка йогышлырак икәнен ачыклады. Ул элек COVID-19 белән авырган кешеләргә дә йога, ә вакциналар аңа каршы көчсез диелә. Шул сәбәпле Көньяк Африка Республикасы коронавирустан AstraZeneca вакцинасын ясатуны кичектереп торырга карар иткән.

Февральдә короанвирусның Көньяк Африка төре йогышлырак булуын Дөнья сәламәтлек оешмасы да раслады.

  • Коронавирусның мутацияләре хәзерге вакытта зур проблем булып тора. Узган елның көзендә Британиядә SARS-CoV-2 вирусының яңа, тагын да йогышлырак штаммы табылуы хәбәр ителде. Берничә дистә ил Британия белән ике арада очышларны вакытлыча туктатты. Гайнварда Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова коронавирусның Британия штаммы бу илдән кайткан русияледә табылуын әйтте.
  • Февраль уртасында Роспотребнадзор коронавирусның мутацияләрен ачыклый торган дөньяда беренче тест-систем теркәлүен белдерде. Ул Британия штаммын ачыклау өчен эшләнсә дә, башка төр мутацияләрне дә таба ала диелде.
  • Джонс Һопкинс университеты саннарынча, дөньяда яңа төр коронавирусны 119 миллионнан артык кеше йоктырган, пандемия дәвамында 2,6 миллион кеше үлгән. 68 миллионнан артык кеше сәламәтләнгән.
  • Русиядә коронавирусны 4 миллион 445 кеше йоктырган, 92 494 кеше үлгән, 4 миллионнан артык кеше терелгән.
  • Русия рәсми саннарына карый, Татарстанда яңа төр коронавирус барлыгы 18782 кешегә йоккан, 380 кеше үлгән. Башкортстанда 30 меңнән артык кешедә COVID-19 табылган, барлыгы 319 кеше үлгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!