DOXA студентлар журналы хезмәткәрләрендә тентүләр узды

Тентүләр DOXAның Роскомнадзор таләбе белән алып ташлаган видеосына бәйле рәвештә үтүе билгеле.

Мәскәүдә DOXA студентлар журналы хезмәткәрләрендә тентү узган дип хәбәр ителә басманың телеграм-каналында.

Журнал мөхәррире Наталья Тышкевич ОВД-Инфога фатирының ишеген ватуларын хәбәр иткән. DOXА корреспонденты Армен Арамян да өендә тентү узуын белдергән, моннан тыш куәт хезмәткәрләре хәбәрче Владимир Метелкин һәм хезмәткәр Алла Гутникова янына да килгән.

"Агора" адвокаты Леонид Соловьев Армен Арамянны Тикшерү комитетына алып китәчәкләр диде. Наталья Тышкевич хәбәр иткәнчә, тентүдән соң аны да Тикшерү комитетына илтергә җыеналар.

Соңрак тентүләрнең DOXAның Роскомнадзор таләбе белән алып ташлаган видеосына бәйле рәвештә үтүе билгеле булды. Журнал хезмәткәрләренең бу эштә нинди статуста узуы билгесез. Эш эстремистик маддә нигезендә кузгатылган.

DOXA студентлар журналы Русиядә студентларга сәяси сәбәпләр нигезендә басым ясауның төрле очракларын яктырта. Гыйнвар аенда Роскомнадзор журналдан митингларда катнашкан өчен укудан куу белән янаулардан курыкмаска өндәгән видеоны алып ташлавын таләп итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!