Страсбург мәхкәмәсе Азат Европа/Азатлык Радиосының Русия хакимиятенә каршы шикаятен карый башлады

Русиянең "ят агент" канунын куллануы һәм аны үтәмәгән өчен күп миллионлык штрафлар салуы Кеше хокуклары Европа конвенциясен боза, дип белдерә шикаять авторлары.

Страссбургтагы Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядә Азат Европа радиосы/Азатлык Радиосы (RFE/RL) медиакорпорациясе мәнфәгатьләре вәкиле булган "РСЕ/РС" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм аның баш мөдире Андрей Шарыйның шикаятен карауга алды. Шикаять Азатлык Радиосы һәм медиакорпорациянең башка проектларына журналист матераилларын "ят агент" кануны нигезендә тамгаламаган өчен Роскомнадзор салган күп миллионлы штрафларга кагыла. Шикаять бирүчеләр бу кануннарны куллану Кеше хокуклары Европа конвенциясе маддәләрен боза дип саный.

2021 елның гыйнвар-май айларында Роскомнадзор Азат Европа радиосы/Азатлык Радиосы проектларының журналист материалларын тамгалау таләбен бозуы турында 520 беркетмә төзеп, мәхкәмәгә җибәргән. Июнь уртасына тагын 130 штраф рәсмиләштерелә башлаган. Русиядәге беренчел баскыч мәхкәмәләре чыгарган 300гә якын штраф карары күләме 140 миллион сумнан артып китә.

Медиакорпорация Русия хакимиятенең медиалар эшчәнлеге турында кануннарны бозуын нигезләп, штраф карарларын шикаять итә, ләкин Русия мәхкәмәләре "РСЕ/РС" җәмгыяте һәм аның җитәкчесе биргән 150 дән артык шикаятьне кире какты. Русиядә берничә дистә мәхкәмә карары нигезендә җәзаны гамәлгә ашыру хезмәтләре эшкә керешеп, "РСЕ/РС" оешмасының банк хисаплары туңдырылды.

RFE/RL президенты Джейми Флай медиаоешманың Русиядә эшчәнлеген дәвам итәчәген күп тапкырлар белдерде. "RFE/RL үз аудиториясенә гадел яңалыклар һәм баланслы мәгълүмат бирә, бу, безнең бер журналистыбыз искәрткәнчә, Русия ватандашлары "дөрессезлеккә күнекмәсен һәм ялганда яшәмәсен" өчен эшләнә. АКШ Конгрессы бирә торган грантлар хисабына финанслана торган RFE/RLның редакция бәйсезлеге аның низамнамәсе белән яклана, ул журналистлар эшчәнлегенә нинди дә булса сәяси тыкшынуны тыя, журналистлыр "бер хөкүмәтнең дә агентлары булып тормый" диде Флай.

"РСЕ/РС" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять шикаяте белән бер үк вакытта The New Times һәм аның баш мөхәррире Евгения Альбацның 2019 елда бирелгән шикаяте дә карауга алынган. Газет Роскомнадзорга чит илдән финанслану турында мәгълүматны вакытында тапшырмаган өчен 22 млн сумлык штрафка тартылган иде. Бу ике шикаятне Страсбург мәхкәмәсе бер эшкә берләштергән. Әлеге эш Русиянең "ят агент" канунын медиаларга һәм аларның җитәкчеләренә каршы куллануы мәсьәләсен күтәргән беренче эш булып тора.

Медиалар хокукларын яклау үзәге ("Ят агент" дип тамгаланучылар исемлегенә кертелгән) мөдире, Страсбург мәхкәмәсендә The New Times мәнфәгатьләре вәкиле Галина Арапова эшнең болай баруын өметле дип атады. "Бу ике эшне берләштерүләре бик мөһим. Ике эш тә Русиядә моңарчы булмаганча медиа редакцияләренә штрафлар салу турында, алар, шул исәптән, журналистларны чит илдән финанслау нигезендә эзәрлекләүгә дә кагыла" ди Арапова.

Страсбург мәхкәмәсе бу ике шикаятьне өстенлекле рәсештә караячак, шуңа күрә шикаять бирүчеләр эшнең тиз каралуына исәп тота. Кайбер фаразларга караганда, мәхкәмә бу турыда карарын киләсе елда ук чыгарырга мөмкин. Бу мәхкәмә эшендә Русия ягыннан Баш прокуратура чыгыш ясый. Эш материаллары белән танышу һәм үз позициясен белдерү өчен мәхкәмә шикаятькә җавап бирүчегә 2021 елның 2 октябренә кадәр вакыт биргән.

  • Русия хакимиятләре Азатлык радиосын, "Idel.Реалии" проектын һәм RFE/RLның башка проектларын "чит ил агенты" канунының кайбер маддәләрен үтәмәүдә гаепләп штрафлар сала.
  • 2021 елның маенда Русия юстиция министрлыгы "ят агент" медиа исемлегенә Meduza.io сайтын һәм VTimes медиасын кертте. "Медуза" бу карарны мәхкәмә аша гамәлдән чыгартырга тырыша, чөнки мондый канунны куллану медианың акча эшләү мөмкинлеген бетерә һәм аны ябылу чигенә җиткерә дип саный. VTimes редакциясе сайтның ябылуын игълан итте.
  • Русия хакимияте вәкилләре илдә гамәлдә булган "ят агент медиалар" кануны АКШның "Америкада Русия журналистларына каршы" гамәлләренә каршы эшләнде дип белдерә. Русия тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Мария Захарова Русиядә чит ил журналистлары Русия журналистлары кебек үк шартларда эшли дип белдерә. RFE/RL җитәкчелеге һәм халыкара журналистлар оешмалары вәкилләре күп тапкырлар бу фикерне кире кагып килде. Русиядә Азатлык радиосы, Idel.Реалии һәм медиакорпорациянең башка проектлары журналистлары эшли торган шартлар RT телеканалы һәм "Россия сегодня" халыкара мәгълүмат агентлыгы АКШта эшли торган шартлар белән чагыштырырлык түгел, дип белдерде алар.
  • Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе – халыкара мәхкәмә. Аның юрисдикциясе Кеше хокуклары һәм төп ирекләр Европа конвенциясен ратификацияләгән Европа шурасы илләрен колачлый. Мәхкәмәнең юрисдикциясе 1998 елдан Русиягә дә кагыла. 2020 елда Русиядә кабул ителгән канунга ярашлы, илдә халыкара килешүләрне куллану алар Русия Конституциясенә каршы килмәгән очракта гына була ала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!