Интернетта "Китап" дип аталган татар электрон китапханәсе барлыкка килде. Бу ресурста китапларны онлайн гына укып кына түгел, төрле җиһазларга йөкләп алып та була. Бу сайтны мәктәп укучысы Ирек Галиев ясаган.
Ирек үзе Кукмарадан. Башта анда укып, 7нче сыйныфта ул КФУ каршындагы IT-лицейга укырга кергән. Хәзерге вакытта ул 11нче сыйныфта белем ала, югары уку йортына да IT юнәлешендә укырга керергә тели. Азатлык аның белән проекты турында сөйләште.
— Ирек, иң башта электрон китапханә проекты белән ничек шөгыльләнә башлавыгызны әйтегезче. Бу эшне нигә оештырырга булдыгыз?
— Бу эш мин 8нче сыйныфны тәмамлаган чакта ук башланды. Җәйге каникул вакытында мин бер җәйге аланда булдым, анда безгә үз проектларыбызны эшләргә тәкъдим иттеләр. Үзем күптәннән татар теле, әдәбияты үсеше белән кызыксынам, проектымны бу юнәлештә эшләргә булдым.
Бер мәсьәләгә игътибар иттем: интернетта татар әдәбияты тупланган, матур дизайнлы һәм яхшы эчтәлекле, җайлы кулланылышлы электрон китапханә юк. Булган сайтларның җитешсезлекләре бар: кайдадыр дәреслекләр генә тупланган, кайдадыр интерфейс күзгә ятышлы түгел, кайдадыр китапларны онлайн гына укып була.
Һәр теләгән кешенең безнең мирас белән танышу мөмкинлеге булырга тиеш
Бу проблем миңа бик мөһим булып тоелды, татар әдәбияты – безнең мирас, һәр теләгән кешенең бу мирас белән танышу мөмкинлеге булырга тиеш. Лагерьда мин сайтны әзерли башладым, проект формалаша башлады. Нәтиҗәдә, бу проектым гран-при бүләген алды, тик мин аны алга таба да дәвам итәргә, барлык кешеләр куллана алырлык сайт булдырырга уйладым.
— Алайса бу сайтны инде күптән әзерлисез булып чыга. Хәзер нинди этапта? Сайтта нәрсәләр булырга тиеш дип күзаллыйсыз?
— Җәйге аланнан соң мин тырышып бу проектны үстердем. Шуннан соң android-програмлау белән шөгыльнүче дустым сайт нигезендә мобиль кушымта булдырырга тәкъдим итте. Бу бик җайлы булыр иде дип уйладым да, аның белән бергә мобиль кушымта да булдырдык. Проектыбызда html, css, java script, xml, php һәм башка күп програмлау телләрен кулландык.
Хәзерге вакытта сайтта 131 китап, 11 жанр һәм 20дән артык автор тәкъдим ителгән. Зур үзенчәлек – укучылар үзләре дә китапларны сайтка тәкъдим итә ала. Булган китапларны онлайн укып та, үзеңә кирәкле форматта йөкләп куеп та була. Сайт интерфейсы әлегә урысча гына эшли, хәзер татар версиясен әзерләргә дип торабыз.
Гомумән, даими идеяләр барлыкка килеп тора. Шуңа әлегә сайт эше тәмам дип әйтә алмыйм, гел яңа нәрсәләрне өстәп барабыз.
— Башка электрон китапханәләр турында әйттегез, сезнеңчә, сезнең сайтның нинди өстенлекле һәм аермалы яклары бар?
Безнең сайтка үз әсәрләреңне өстәп була, моны һәр теләгән кулланучы ясый ала
— Дөрес, һәр проект үзенең тормышка хакын дәлилләргә тиеш. "Китап" сайтын башка ресурслардан аерган төп үзенчәлекләр дип берничә әйберне атар идем. Беренчедән, гади һәм җайлы интерфейс. Ул күзгә дә ятышлы булырга тиеш. Икенчедән, бездә сайтка үз әсәрләреңне өстәп була, моны һәр теләгән кулланучы ясый ала, һәм бу китапханә базасын гел зурайтып торачак.
Тагын бер өстенлекне инде әйтеп уздым: китапларны онлайн гына түгел, 4 төрле форматта йөкләп була. Бу бик мөһим, чөнки еш кына кеше әсәрне үзенең җиһазына йөкләп, аны юлда, сәфәрдә укырга тели. Без исә android өчен дә, ios өчен дә җайлы форматларны тәкъдим итәбез, китапны pdf-та да йөкләп укып була. Моннан тыш ошаган китапларны югалтмас өчен сайтта аерым билгеләп була.
Хәзер рекомендацияләр бик популяр, без моны да кертергә тырыштык. Сайтта теркәлгән укучыларга, аларның укылган әсәрләр нигезендә, башка әсәрләр дә тәкъдим ителә, үзләренең зәвыгына туры килгән рекомендацияләр бирелә. Моннан тыш әле нейрочелтәр булдырган аудиокитаплар өстендә дә эшлибез, бу эшне без Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты белән бергә башкарабыз.
Төп аермалы яклары болар. Гомумән, сайт һәм кушымтаны җайлы куллану өчен күпсанлы инструментларыбыз бар. Электрон китапханәне мөмкин кадәр кызыклы һәм уңайлы эшләргә тырыштык.
— Әсәрләрнең автор хокукы мәсьәләсен ничек хәл итәсез соң?
— Иң еш нәкъ моның турында сорыйлар. Әлегә без күбрәк автор хокукына ия булмаган әсәрләрне урнаштырабыз, сүз искерәк әсәрләр турында бара. Аерым очракларда мин әсәрне бездә бастыруга аерым рөхсәт сораган идем.
— Ирек, ә үзегез татарча яшьтәшләрегез белән сөйләшәсезме? Гомумән, сыйныфташлар, дусларыгыз татарча сөйләшәме? Татар теленә карашлары ниндирәк?
— Мин үзем татарча яхшы гына сөйләшәм, гаиләмдә барысы да татарча аралаша безнең. Кызганычка, дуслар арасында барысы да татарча яхшы сөйләшә димәс идем, тик барысы да диярлек татар теленә уңай карый, ул матур һәм өйрәнү өчен кызыклы тел дип саный.
Интернет – татар телен популярлаштыру өчен бик яхшы мөмкинлек
Минемчә, бүгенге көндә татар телендә заманча контент бик аз. Яшьләрне, яшүсмерләрне кызыксындыру өчен бу бик мөһим. Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк, интернет – татар телен популярлаштыру өчен бик яхшы мөмкинлек. Заманча контент һәрвакыт үз аудиториясен табачак, татар теле һәм аңа бәйле проектлар бик кызыклы бит!
— Ә үзегез татарча күп укыйсызмы? Сезнеңчә, гомумән, яшьләр татар телендә әсәрләр укыймы? Күбрәк укысыннар өчен нишләргә кирәк дип саныйсыз?
— Әйе, үзем татарча китаплар укырга яратам. Яраткан авторым – Аяз Гыйләҗев, аның әсәрләре миңа бик ошый.
Бүгенге көндә татарча китап укыган яшь кешене еш очратып булмый шул
Яшьләрнең татарча укулары турында сорау бик катлаулы. Бүгенге көндә татарча китап укыган яшь кешене еш очратып булмый шул. Моның сәбәпләрен төгәл әйтеп булмый. Миңа калса, үз иҗатын рекламлый алган, популярлаштыра алган заманча авторлар аз түгел. Бу "Китап" сайтын булдыру сәбәпләренең берсе, проект үз әсәрләрен бастырырга һәм укучылардан кире элемтә алу мөмкинлеген бирә.
БУ ТЕМАГА: Китапханәләр интернетка күченәТатар теленә заманча чит ил әдәбиятын тәрҗемә итү яхшы булыр иде. Моның ярдәмендә татар теленә дә, татар әдәбиятына да зуррак игътибар тартып булачак. Яшьләр мондый әсәрләрне урысча укый бит, ник татарча укымаска? Кыскарак хикәяләрне тәрҗемә итеп була, бу күп вакыт алмас, укучыларга исә бик кызыклы булыр дип уйлыйм.
— Ә, гомумән, тел үсеше өчен нишләргә кирәк дип саныйсыз? Нинди юнәлешләргә игътибар бирү кирәк?
— Төп игътибарны IT, дигитальләштерү юнәлешләренә бирергә кирәк дип уйлыйм. Бүгенге көндә һәр кеше диярлек интернетны куллана, бу җайлы һәм сыгылма ысул. Шуңа күрә, беренче чиратта, татар теленең интернеттагы үсешен тәэмин итәргә, интернетта кызыклы фильмнар, сайтлар, уеннар кебек заманча контент булдырырга кирәк.
— Ирек, ә сезнең сайтыгыз белән кызыксынучылар күпме? Ниндидер бәйгеләрдә катнаштыгызмы, ярдәм итәргә теләүчеләр булдымы?
— Әйе, без актив рәвештә төрле бәйгеләрдә катнаштык: IT-Jump PRO, "Сәләт"нең "Start. Бу Хакатон" чарасы, Талантлар университеты олимпиадасы, "Перспектива" русиякүләм проектлар бәйгесе... Һәр чара безгә кирәкле тәҗрибә һәм мотивация бирә.
Нейрон челтәре ярдәмендә аудиокитаплар булдырырга уйладык
Моннан тыш, чараларда катнашу безгә төрле оешмалар белән танышырга, хезмәттәшлек итәргә дә мөмкинлек бирә. Әйтик, без шулай итеп Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты белән, аларның TatSoft продукты белән таныштык. Алар татар сөйләме синтезы белән шөгыльләнә, без бергәләп аларның нейрон челтәре ярдәмендә аудиокитаплар булдырырга уйладык.
Аннары Bayğış исемле проект бар. Аны алып барган энтузиаст Заһир Хәсәнов татар китапларын электрон форматка күчерә, безнең проектка тәкъдим итә.
Хезмәттәшлек дигәндә, Азатлык радиосының "Әйдә! Online" проекты белән дә дуслаштык, сезнең дә кызыклы әсәрләр, видеодәресләр бар. Кайбер видеодәресләрне дә безнең сайтта чыгарырга теләдем, укучыларга алар да кызыклы булыр дип саныйм.
— Алга таба планнар нинди? Китап сайтын тагын ничек үстерергә телисез? Башка татар IT-проектларында катнашырга телисезме?
— Сайтыбыз инде әзер булса да, гел яңа идеяләр, фикерләр барлыкка килеп тора. Шуңа проектыбызны үстерү планнары гел бар алар. Хәзер төп эшемне сайтта китаплар санын арттыруда, рекомендацияләр алгоритмын яхшыртуда күрәм. Бәлки, укучыларга ярдәм итә алачак Telegram-бот та язып булырдык.
Башка татар IT-проектларында катнашырга вакытым булыр микән, белмим. Ләкин бу юнәлештә эшләү – бик рәхәт!
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!