Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирустан балалар һәм яшүсмерләрне вакциналау зарурлыгын таныды

WHO логотибы

Балалар COVID-19 чиреннән вакцина кичекмәстән кадатылырга тиешле кешеләр төркеменә керми диелә.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы (WHO) балалар һәм яшүсмерләргә дә, зурларга кебек үк, коронавирустан вакцина кадатырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килгән. Бу турыда WHO сайтында әйтелә. Моңарчы оешманың андый киңәш биргәне юк иде.

"Балалар һәм яшүсмерләр олылар белән чагыштырганда авыруны гадәттә җиңелрәк кичерә. Шуңа күрә, алар COVID-19 белән авыр итеп чирләү куркынычы булган төркемгә керми икән, аларга өлкән яшьтәгеләр, хроник авырулы кешеләр һәм медицина хезмәткәрләре кебек үк ашыгыч рәвештә вакцина кадатырга кирәкми" диелгән документта.

Шул ук вакытта балалар арасында төрле вакциналарны куллануда өстәмә тикшеренүләр уздыру мөһим диелә.

Элек Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы COVID-19 вакциналарының балаларга тәэсире тиешенчә өйрәнелмәгән дип, аларга вакцина кадатырга киңәш итми иде.

Май башында Pfizer һәм BioNTech ширкәтләренең COVID-19 инфекциясеннән җитештерелгән вакцинасы АКШта 12-15 яшьлек балалар һәм үсмерләр өчен хупланды. Аныңчы мондый карарны Канада да кабул иткән иде. Башка илләрдә Pfizer һәм башка вакциналарны 18 яки 16 яшьтән кадыйлар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!