Омски өлкәсендә май башында тулысынча диярлек янып беткән Каракүл авылында яңа йортлар төзелә башлаган. Йортларны авыл халкы үзе төзи. Аларга туганнары һәм танышлары булыша. Йортлар төзү өчен материаллар янгында зыян күрүчеләргә ярдәмгә җыелган акчаларга сатып алынган.
Яңа йортларның бер өлеше июльдә үк җитешәчәк диелә. Авылда шулай ук кибет тә булачак. Җирле эшмәкәрләр атнасына бер тапкыр Каракүлгә азык-төлек һәм башка кирәк-яракларны алып килеп торачак. Моннан тыш, Омски өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтарияте Каракүл авылына хезмәт күрсәтә торган Черналы авылында фельдшер-акушер пунктын да торгызачак диелә. Бу эшкә 350 мең сум чамасы кирәк булачак.
Каракүл авылы кешеләренә ярдәмгә барлыгы 8 миллин сум акча җыелган иде. Шуның 3 миллионын Татарстан биргән. 1 миллионын Омски шәһәре татарлары автономиясе рәисе, эшмәкәр Тамир Әлимбаев үз акчасыннан биргән. Омски өлкәсе губернаторы резерв акчаларыннан 2 миллион сум биргән иде.
Янгын чыкканның икенче көнендә үк өлкә татар автономиясе ярдәм акчалары җыюны игълан итте. Каракүл татарларына күпләр ярдәм күрсәтте, алар арасында Төркиядә яшәүче татарлар да бар иде. Уртак тырышлык белән бер миллион сумга якын акча җыелган. Тагын берничә йөз мең сум Каракүл авылы урнашкан Омски өлкәсенең Большеречье районы бюджетыннан бүленгән.
Омски өлкәсе губернаторы Александр Бурков каза булганның икенче көнендә Каракүлгә килеп, зыян күргән гаиләләргә бюджет хисабыннан яңа йортлар төзеп бирергә вәгъдә итсә дә, соңрак моны эшләүдән баш тартты. Губернатор тарафыннан өлкәнең резерв акчаларыннан 2 миллион сум күләмендә ярдәм янгында бердәнбер йортларын югалткан 10 кешегә бүленеп бирелде.
Йорт хуҗалары булып торган биш кешегә өчәр йөз мең сум, янган йортларда рәсми теркәлгән тагын биш кешегә йөзәр мең сум ярдәм каралган.
Өлкәнең төзелеш министрыгы кешеләргә бирелгән акча төзелеш материалларына җитәрлек дигән фикергә килгән.
БУ ТЕМАГА: Себердә бер ай элек янган татар авылы хакимияттән ярдәм көтә6 май көнне Омски өлкәсенең Большеречье районы Каракүл авылы сәгать ярым эчендә яртылаш янып бетте. Каза вакытында барлыгы 14 торак йорт, 10 корылма һәм авылның бердәнбер кибете янып көл булган иде. Егермеләп гаилә йортсыз калды.
Каракүлдә янгыннан соң авыл кешеләренә ярдәм җыю оештырылды. Каракүл халкына бу авылдан кайчандыр күченеп киткән татарларның Төркиядә яшәүче оныклары да 200 мең сумга якын акча җыеп бирде. Ярдәм җыюны оештыручылар әйтүенчә, бу эштә бөтен татар иҗтимагый оешмалары, аларның җитәкчеләре һәм Каракүл кешеләренең бу хәленә битараф булмаган кешеләр актив катнашкан.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!