АКШ: Байден Русиядән киберһөҗүмнәр проблемы турында киңәшмә уздырачак

Соңгы араларда Америка ширкәтләренә һөҗүм иткән CozyBear һәм RЕvil хакер төркемнәре Русия белән бәйле булырга мөмкин диелә.

АКШ президенты Джо Байден һәм вице-президент Камала Харрис 7 июльдә вазифадагы затлар иминлеге турында киңәшмә уздырачак, бу очрашуда акча түләтү максаты белән ясалган киберһөҗүмнәргә каршы тору чаралары каралачак. Шундый киңәшмә буласы хакында Ак йорт сүзчесе Джен Псаки хәбәр иткән.

АКШка каршы шундый өченче һөҗүм ясалганнан соң очрашу оештырырга карар бирелгән диелә. Әлеге һөҗүмнәр Русиядә урнашкан хакер төркемнәре белән бәйле дип фаразлана.

"Русия хөкүмәте Русиядә урнашкан шушы явыз ниятле кешеләргә каршы тора алмый яки каршы торырга теләми икән, без чара күрербез яки мөстәкыйль гамәл кылырга хокуклы булырбыз" дип белдергән Псаки, һәм киберҗинаятьчелек мәсьәләсен Байден очрашу вакытында Русия президенты Владимир Путин алдына куйганын да искәрткән.

Аннан алда Байден соңгы киберһөҗүмнәрдән Америка бизнесына килгән зыян әлегә зур түгел, диде. Берничә көннән бу турыда күбрәк әйтә алачакмын дип өстәде президент.

Соңгы һөҗүмнәрнең берсе Kaseyа ширкәтенә каршы булды, Русиядән REvil хакерлар төркеме бу ширкәт хезмәт күрсәтүче оешмаларның компьютерларын томалап, аларга керү мөмкинлеген кире кайтару өчен акча сорады. Бу һөҗүм турында узган җомга билгеле булды. Kaseya дөнья буйлап йөзләгән мең, нигездә кечкенә ширкәтләргә хезмәт күрсәтә, шуңа күрә һөҗүмнең ни дәрәҗәдә зур булуын әлегә бәяләп бетереп булмый дигән белгечләр. Швециядәге Coop Sweden сәүдә челтәре җомга көнне үз кибетләренең эшен берничә сәгатькә туктатып торырга мәҗбүр булды.

Сишәмбе Америкадагы Synnex ширкәтенә Русиядән торып эшләүче CozyBear хакер төркеме һөҗүм ясаган дип хәбәр ителде. Synnex компьютер програмнарын АКШ Республиканнар ширкәтенең Илкүләм комитеты (RNC) куллана. Соңрак RNC вәкилләре компьютерларын яхшылап тикшергәннән соң аларга җимереп керү билгеләрен тапмадык дип белдерде. 2016 елда CozyBear Демократлар фиркасенең Илкүләм комитеты компьютерларына үтеп керә алган иде.

Америкадагы экспертлар CozyBear һәм REvil төркемнәре Русия күзләү хезмәтләре белән бәйле дип саный.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков 5 июльдә АКШ Kaseya-га каршы киберһөҗүмнәр нисбәтеннән Кремльгә мөрәҗәгать итмәде дип белдерде.
Июнь башында АКШтагы иң зур ит җитештерү ширкәте JBS хакер һөҗүме сәбәпле үзенең тугыз комбинатын эштән туктатырга мәҗбүр булган иде. Ак йорт вәкиле бу киберһөҗүм Русиядән башкарылган булу ихтималы зур дип белдерде.
Майда киберһөҗүм АКШтагы Colonial Pipeline ягулык торбалары үткәргеченә ясалган иде, аның аркасында илнең көнчыгыш штатларына берничә көн дәвамында бензин китерелми торды. FBI бу һөҗүм өчен Русиядән торып эш итүче хакерлар җаваплы дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!