Зеленский: Кырым беркайчан да Русиянеке булмаячак

Владимир Зеленский

Украин президенты фикеренчә, Кырым кешеләре иртәме, соңмы "үз йортларына кайтачак".

Украина президенты Владимир Зленский Русия аннексияләнгән Кырымның һәм Донецки һәм Луһански өлкәләренең Украина контроленә кайтуны "вакыт мәсьәләсе" дигән фикер белдерде. Урыс телле "Дом" телеканалына интервьюда Зеленский Кырым "беркайчан да Русия җире булмаячак" диде.

Кырым турындагы сүзләре кергән видео кисәге Зеленскийның телеграм каналында чыкты. "Оккупация ясаган кешеләр Кырымны беркайчан да безнең кебек яратмаячак", диде украин президенты. Ул Кырымны "үз җиребез" дип атады, үзенең яшь чагында ярымутрауга барып йөрүләрен искә төшерде. "Бу аларның җире түгел, аларның буыннары монда үсмәячәк. Балалары да монда яшәми. Безнең җир өчен алар үлмәячәкләр дә. Ул беркайчан да урыс җирләре булмаячак. Беркайчан да", дип белдерде Зеленский. Аның сүзләренчә, Русия хакимиятләренең тарихны үзгәртеп язу кулыннан килмәячәк, аерым алганда, кырымтатарлар беркайчан да аннексия белән килешмәячәк. Украин президенты фикеренчә, Кырым кешеләре иртәме, соңмы "үз йортларына кайтачак".

  • Владимир Зеленский Кырым мәсьәләсе хәл ителеп бетмәгән дип әледән әле әйтеп тора. Августта Киевта ярымутрау аннексиясен танымаган "Кырым платформасы" утырышы узачак. Көнбатыш илләре Кырымда эшләүче ширкәтләр һәм аннексиягә катышы булган дип саналган кешеләргә санкцияләр кертте.
  • Русия хакимиятләре Кырымның кемгә карау мәсьәләсе тормый дип белдерә һәм аны Русиянең аерылгысыз өлеше дип атый.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!