Нугай егете Альберт Батыргазиев Олимпия чемпионы булды

Альберт Батыргазиев

Альбертның тренеры - татар кешесе Руслан Куштанов. Көрәш мәйданына Альберт думбыралы ногай җырын яңгыратып чыкты.

Русия өчен чыгыш ясаучы нугай егете Альберт Батыргазиев Токиодагы Олимпия уеннарында бокста алтын медаль яулады.

5 август Альберт 57 килограммга кадәр категориядә 3:2 исәбе белән АКШ спортчысы Дюк Рейганны җиңде һәм Олимпия чемпионы исеменә лаек булды.

Көрәш мәйданына Альберт думбралы ногай җырын яңгыратып чыга.

"Бу минем өчен кадерле кеше - Асау (Арсланбәк Солтанбәков) җыры. Ул бу көйне думбрада шундый итеп уйный, хәтта сулыш кысыла. Җыр нугай телендә - мин үзем нугай. Көрәш алдыннан бу көй дәртләндерә, рухны күтәрә" дип аңлаткан иде Альберт.

Ярымфиналда Альберт 3:2 исәбе белән Куба спортчысы Ласаро Альваресны җиңгән иде.

Икенче урында Америка спортчы, өченче урында Ганадан Самуэль Такья белән Куба спортчысы Ласаро Альварес.

Альбертның шәхси тренеры - татар кешесе Руслан Куштанов. Ул да хәзер Токиода. Руслан Куштанов 1975 елның 26 ноябрьда туган. Русиянең атказанган тренеры. Түбән Варта шәһәрендә яши. Русиянең бокс җыелма такымының тренеры да татар кешесе - Виктор Фәрхетдинов.

Альберт Батыргазиев 1998 елның 23 июньда Дагыстанның Геметүбә авылында туган. Алты яшендә әти-әнисе белән бергә Ханты-Манси автоном бүлгенең Түбән Варта шәһәренә күчкән. Русиянең спорт мастеры, дүрт тапкыр Русия чемпионы (2017-2020), Азия чемпионы (2020-2021).

Спорт белән Альберт 8 яшеннән шөгыльләнә. Башта ул кикбоксинг белән мавыккан, соңнан 2016 елда Олимпия уеннарында катнашу хыялы белән янып, бокска күчкән.

Альберт күп балалы гаиләдә туган - аның бер абыйсы һәм дүрт энесе бар. Әби-бабасы һәм туганнары әле дә Дагыстанның Геметүбә авылында яши.

Быелгы җәйге Олимпиа уеннарында Токиода 29 татар спортчысы катнаша, алар Русия һәм башка илләр исеменнән чыгыш ясый. Бүген татарлар тагын берничә милләттәшенең Олимпиада чыгышларын күзәтә ала. Русия өчен чыгыш ясаучы Гөлназ Гобәйдуллина һәм Үзбәкстан өчен чыгыш ясаган Алисә Фәхретдинова заманча бишле ярышта үз көчләрен сынаячак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!