Быел Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханында ике фәнне 100 баллга биргән берничә кеше укуларын Мәскәүдә дәвам итүне сайлаган. Мәскәүдә Казанга караганда мөмкинлекләр күбрәк дип санаганнар. Бу хакта алар Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән шушы атнада булган очрашуда белдерде. Министр аларны укуларын бетергәч яшәргә Казанга кайтырга чакырды.
Июль азагында Петербурда узган Халыкара математика олимпиадасында җиңгән Русия такымындагы биш укучының икесе (Айдар Ибраһимов һәм Данил Сибгатуллин) кайчандыр Казан мәктәбендә укыганнар, аннары Мәскәүгә күчкәннәр. Азатлык шуларның берсе — Айдар Ибраһимов белән аның Мәскәүгә күчү сәбәпләре, Казан һәм Мәскәү мәктәпләре арасындагы аерма турында сөйләште.
— Айдар, син Мәскәүнең кайсы мәктәбендә укыйсың? Үзең белән бераз таныштыр әле.
— Мин Мәскәү дәүләт университеты каршындагы махсус мәктәп-интернатта укыйм, күртән түгел халыкара математика олимпиадасында алтын медаль яуладым.
— Математика белән күртән кызыксынасыңмы, нинди ярышларда катнаштың?
— Математика белән бишенче сыйныфтан кызыксынам, математика түгәрәгенә йөри башладым. Шуннан соң инде фәнни җыеннарга, аланнарга тартыла башладым, ничектер шул даирәгә кереп киттем.
— Халыкара олимпиадада беренче тапкыр катнаштыңмы?
— Мондый дәрәҗәдәгесендә – әйе, беренче тапкыр, диик. Халыкара олимпиадалар күп алар, ләкин барысы да бер дәрәҗәдә түгел. Мәсәлән, Иран геометрия олимпиадасы бар, АТМО (Азия–Тын океан математика олимпиадасы). Әмма аларны югары дәрәҗәдәге халыкара олимпиадалар дип булмыйдыр.
— Аларында да катнашканың бармы?
— Әйе, әмма алар нигездә беркайда да исәпкә алынмый. Югыйсә, катлаулылыгы ягыннан калышмыйлар.
БУ ТЕМАГА: Розалина Миргалимова: "Тырыш булырга, тырышып укырга кирәк"— Петербурда ярыш ничек узды, җыелманың башка әгъзалары белән ничек элемтә тоттың?
— Олимпиадада 610 кеше иде, барлыгы 109 ил катнашты. Ярыш үзе читтән торып узды, ягъни һәрбер ил үзендә торып язды. Биредә бер генә этап, әмма ул этап ике көн дәвамында уза, көн саен өчешәр бирем язабыз. Һәрбер илгә читтән комиссар дип аталучы күзәтүче килә, ул ярышның гадел узуын тикшерә. Аңлашыладыр, бөтен җирдә дә берничә камера яздырып тора.
Ел әйләнәсендә узган сайлап алу җыеннарында бирелә торган белемнәрдән тыш, май ахырында җыелма такым игълан ителгәч, олимпиадага бер ай кала без Тверь яындагы "Компьютерия" үзәгенә киләбез, анда әзерлек җыены бер ай дәвам итә. Анда көн саен дәресләр, күнекмә олимпиадалар уза.
— Бар нәрсә онлайн-форматка күчкәндә, әзерләнүе кыен түгелме? Онлайн укуның уңай һәм тискәре яклары нинди?
— Башка мәктәпләр кебек – беренче ярты елны өйдән торып укыдык, аннан безне кабат интернатка җыйдылар, бераздан кабат кире тараттылар. Онлайн укуның минем өчен төп минусы – мәктәптәге кебек эшләргә теләк юк, ягъни өйдә үзең генә утырганда нәрсәдер уку теләге югала. Ә аудиториядә, башкалар да нидер эшләгәндә укуы җайлырак. Ә плюсы – шул ук өйдә калу мөмкинлеге инде.
— Олимпиадачы математикның башка мавыгуларга вакыты каламы?
— Минем әллә ни мавыгуларым юк диярлек. Мәктәп-җыен-мәктәп. Ниндидер мавыгулар бар, ләкин җитди мавыгу түгел. Шахмат, мәсәлән.
БУ ТЕМАГА: Олимпиадаларда җиңүче Татарстан балаларын Мәскәү акча белән тартып ала— Син башта Казанда укыгансың, аннары Мәскәүгә күчкәнсең. Бу күчүнең берәр сәбәбе булдымы? Мәскәү мәктәбе Казан мәктәбеннән аерыламы, мәсәлән, олимпиадаларга әзерлек ягыннан?
— Мин 5-6нчы сыйныфта Казанның 83нче лицеенда укыдым. Анда математика түгәрәге оештырдылар. Соңыннан 131нче лицейга күчтем, 7-9нчы сыйныфны шунда укыдым. Анда Алиш исемендәге иҗат сараендагы бушлай математика түгәрәгенә йөрдем. Күчүнең сәбәпләре берничә булды.
Беренчедән, 131нче лицей миңа килешмәде, биредә вакыт әрәм итәргә теләмәгән фәннәргә дә вакыт күп китә иде, ягъни, ул физик-математик лицей дип саналса да, билгеләр түбән тәгәрәмәсен өчен барлык фәннәрдән дә тырышырга, ниндидер артык эшчәнлек белән шөгыльләнергә кирәк. Мин физика-математика лицеена күчтем, биредә математика, физика, информатика тирәнтен өйрәнелә, ныклап белергә тиеш булмаган башка фәннәр җиңелрәк укытыла.
Икенчедән, Мәскәү премияләре. Алар Казанда да бар, әлбәттә. Мәсәлән, Русия олимпиадасында алдынгы урынны яулаган өчен Татарстан утызмы, иллеме мең сум бирә, ә Мәскәүдә – өч йөз мең.
Өченчедән, мин үзем генә күчмәдем, дустым белән күчтем, шуңа күрә миңа күчүе җиңел булды.
— Казанда олимпиадага әзерләү яхшы оештырылганмы?
— Әйе, "Сәләтле балалар үзәге" математикадан түгәрәкләр оештыра, олимпиадаларга әзерли, ягъни җыеннар оештыра, укытучылар чакыра.
БУ ТЕМАГА: "Казанда укыйсым килә". Яшьләр уку йортын нәрсәгә карап сайлый— Мәскәү мәктәбе Казанныкыннан нәрсәсе белән аерыла?
— Мәскәү мәктәпләрендә бюрократия көчлерәк. Һәрвакыт ниндидер гаризалар язарга кирәк. Нинди фәннәргә өстенлек бирелүен әйтәм инде. Казанда һәр укытучы үз фәнен иң мөһиме дип саный. Федераль җыеннарга җыелганда аермасы юк, шулай да Мәскәүдә "Педагогик осталык үзәге" оештырган математика түгәрәкләре системы күбрәк үсеш алган – алар федераль җыеннарга бару чыгымнарын да тулысынча күтәрә, Казанда бу чыгымнар тулысынча капланмый иде.
— Мөгаен, бу сорауны еш бирәләрдер — кайсы уку йортын сайладың?
— Югары икътисад мәктәбенең компьютер фәннәре факультетын.
— Киләчәктә үзеңне кайсы һөнәрдә күрәсең? Русиядәме, чит илдәме? Ил халыкара олимпиадада җиңгән укучылары белән горурлана, ә бу укучылар укуны бетергәч нинди киләчәккә, нинди карьерага өметләнә ала?
— Әйтүе авыр. Гомумән, юнәлешләр бик күп. Кемдер фәнгә кереп китә, фәнни мәкаләләр яза, кемдер стартап ача, кемдер укудан соң IT-ширкәтләргә китә – чит илнекенә, йә Русия ширкәтенә, ясалма акыл яки сәүдә-икътисад тармагын сайлыйлар. Мин үземне күбрәк стартап юнәлешендә күрәм.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!