17 августта югары уку йортына керер өчен документлар кабул итү тәмамлана. Абитуриент кабул итү турында гаризаны берүк вакытта биш югары белем бирү оешмасына тапшыра ала. Шул ук вакытта югары уку йорты абитуриентка документларны ун юнәлешкә тапшыру хокукы бирде. Элек булачак студент гаризаны бары тик өч белгечлек буенча гына тапшыра ала иде.
Социолог Искәндәр Ясәвиев университет сайлаганда кирәкле белгечлек белеме алудан тыш, тагын ике шартны исәпкә алырга кирәк дигән фикердә.
"Беренчесенең укуга турыдан-туры катнашы юк. Студентлык чоры – тиз үсү чоры, бу чорда ата-ана, гаиләсеннән аерылып мөстәкыйль тормыш тәҗрибәсе алу бик мөһим. Бу шәхси яктан күп нәрсә бирә, барыннан да элек үз тормышларын көйли белү, ресурслар белән, шул исәптән вакыт һәм акча белән дә, эш итә белү. Бу психологик яктан да, икътисади яктан да кыен. Әмма мөстәкыйль тормыш кыенлыклары һәм аларны җиңәргә өйрәнү ата-ана йортында өйрәнелгән уңайлыкларга һәм кайгыртуга караганда күпкә яхшырак. Соңгы очракта мөстәкыйльсезлек озак елларга сузылырга мөмкин.
Европа белән чагыштырганда, Русиядә яшьләрнең бәйсезлегенә һәм мөстәкыйльлегенә азрак әһәмият бирелә. Русиянең патриотик тәрбиягә йөз тоткан яшьләр сәясәте өчен автономия, бәйсезлек һәм мөстәкыйльлек приоритет булып тормый. Шуның өчен дә яшьләргә үзләре өчен мөстәкыйльлекне өстен күрү мөһим. Башка шәһәргә китү – бу юнәлештә мөмкин булган адымнарның берсе.
Гаиләдән аерылып мөстәкыйль тормыш тәҗрибәсе алу бик мөһим
Икенче шарт – университетның абруе. Шул ук вакытта тулаем югары уку йортының репутациясен түгел, ә институт яки факультетныкын да исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән, минем өлкәдә Мәскәү дәүләт университетының социология факультеты абруйлы фәнни һәм академик үзәк булып саналмый.
Әмма университет репутациясе - ул аның фәнни һәм мәгариф казанышлары белән танылуы гына түгел, ә академик яктан намуслы булуы да", ди Ясәвиев.
Татар укучылары югары уку йортын нинди критерийдан чыгып сайлый, беренче чиратта нәрсәгә игътибар итә? Азатлык бу турыда чыгарылыш сыйныф укучыларының берничәсеннән белеште.
Кайбыч районы Федоровское урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаган Айзилә Абдрахманова төп белемне туган авылы Борындык авылында алган. Ике сыйныфны рус мәктәбендә укыган. Моңа да карамастан, дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру мөмкинлегенә ирешкән, хәзер исә нәтиҗәләрне көтә.
—Минем хыялым – күп телләр белү, шуңа күрә инглиз теле бүлекләре булган берничә җиргә документларны бирдем. Төп теләгем КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтында уку. Анда конкурс бик зур, шуңа күрә бер генә институт белән чикләнеп булмый. Документларны шулай ук Филология институтының да берничә юнәлешенә тапшырдым, – ди Айзилә.
— Башка шәһәргә китәсең килмәдеме?
Чит телләр өйрәнү мөмкинлеге булуга игътибар иттем
— Минем Казанда укыйсым килә, бүтән шәһәр турында уйламадым да. Казан – Русиянең өченче башкаласы, анда мөмкинлекләр бик күп, үзеңә ошаган яңа шөгыльләр табып була дип уйлыйм.
— Документлар тапшырганда, уку йортын ничек сайладың? Анда яхшы белем бирүләре мөһимрәкме, әллә укуның арзанрак булуымы?
— Чит телләр өйрәнү һәм бүтән илләрдә белем алу мөмкинлеге булуга игътибар иттем. Моннан тыш, әнием дә, апам да КФУда укыганга күрә, анда төпле белем биргәннәрен беләм. Шуңа күрә документларымны бүтән университетларга тапшыру турында уйлап та карамадым.
Арчаның 5нче гимназиясенең чыгарылыш класс укучысы Камилә Гатауллина да документларын бары тик КФУга гына биргән. Бу адымын ул да хыялына тугры калу белән аңлата. Кечкенәдән үк укытучы булырга хыялланган, хәзер исә бу хыялын тормышка ашырыр өчен менә дигән вакыт.
— Уку йорты, беренче чиратта, яхшы белем бирергә тиеш. Престижы да мөһим. КФУ – Казанның гына түгел, Русиянең иң яхшы университеты дип санала. Юкка гына Казанга чит илләрдән студентлар укырга килмидер. Университетның популярлыгы да зур роль уйный.
— Мәскәү, Петербур кебек шәһәрләрнең югары уку йортына укырга керү турында уйламадыңмы?
Чит шәһәргә ияләшү проблем булыр иде
— Якыннарым, туганнарым – барысы да Татарстаннан. Чит шәһәргә ияләшү аерым бер проблем булыр дип уйлыйм, шуңа күрә Казанда калырга телим. Бюджетка керәм дип уйлыйм.
Италиядә яшәүче Марат Галиев мәктәпне тәмамлагач Казандагы югары уку йортын сайлаган.
— Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше юнәлешенә керергә карар иттем.
— Нинди югары уку йортлары арасында сайладыгыз?
— Мин 11нче сыйныфны тәмамлаганда югары белем алу урынын сайлау өчен мөмкинлекләр күп иде. Аңа кадәр без Италиядә биш ел яшәдек, биредә мин фәнни лицейда укыдым.
Шул биш ел дәвамында параллель рәвештә Skype аша атнага бер тапкыр Миландагы Русия мәктәбендә укыдым, шуңа күрә мөстәкыйль укуда булдым. Дөресен әйтим, җиңел булмады. Интернетта материал күп булса да, математика һәм физикадан барыбер репетитор ялларга туры килде, чөнки Италия мәктәбендә програм бөтенләй башка.
Мин инглиз һәм итальян телләрен яхшы беләм, ләкин рус телен белгән кебек камил түгел. Шуңа да укуны Русиядә дәвам итәргә булдым.
Юнәлешнең перспективалы булуы йогынты ясады
Сайлауга, беренче чиратта, уку йортының яхшы белем бирүе, юнәлешнең сыгылмалы һәм перспективалы булуы йогынты ясады. Өстәвенә, университет инглиз уку йортлары белән элемтәдә тора, һәм укуны аларда да дәвам итәргә мөмкин булачак.
— Башка шәһәргә китәсегез килмәдеме?
— БДИны без гомуми шартларда Мәскәүдә тапшырдык. Русия мәктәбе аттестаты Русия югары уку йортларында укырга мөмкинлек бирә, һәм чит ил уку йортларына керергә дә мөмкин. Мәскәүдә дә укырга була иде - бу минем туган шәһәрем, мин анда 12 ел яшәдем, әмма сайлау Казанга төште, чөнки миңа тарихи ватанымның башкаласы ошый һәм минем анда бик күп якын туганнарым яши, уку чорында бу да мөһим.
Югары уку йортларына документлар тапшырган укучылар билгесезлек эчендә кайнаса, көллияткә керергә җыенучылар инде шатлыклары белән уртаклаша. Кукмараның 4нче урта мәктәбен тәмамлаган Алия Гарифуллина рус әдәбиятыннан имтиханны 100 баллга тапшырган. Ул китаплар укырга ярату белән бергә үзен театр сәхнәсендә дә сынап карарга булган. Шуңа да 11нче класстан соң Казан театр көллиятенә кергән.
— Бары тик театр көллиятенә генә керәсем килде. Казанның шул уку йорты белән генә кызыксындым. Уку йортын сайлаганда төп критерий – яхшы белем бирсеннәр, – ди Алия.
Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин быел Татарстан вузларында бюджет урыннары саны артуы турында хәбәр иткән иде. 2021-2022 уку елына 20 меңнән артык урын бүлеп бирелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк. Әйтик, КФУга 1200 бюджет урыны өстәлде. КНИТУ-КХТИда бу урыннар саны 660ка артты.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!