Талиблар АКШ һәм НАТОга ярдәм итүчеләрне эзли

Талиблар Кабулда

Әфганстанда талиблар американнар белән хезмәттәшлек итүчеләрдән"сорау алырга һәм аларга җәза бирергә тели".

Талиблар АКШ һәм НАТОга ярдәм итүче Әфганстан кешеләрен эзләүне активлаштырган. Бу хакта БМО өчен әзерләнгән документта әйтелә дип яза BBC һәм The New York Times.

Басмалар мәгълүматынча, талибларда американнар белән хезмәттәшлек итүчеләрнең исемлеге бар, алардан "сорау алырга һәм җәза бирергә" телиләр. Әгәр кешене таба алмыйлар икән, талиблар аның туганнарын үтерү яки кулга алу белән яныйлар. Бигрәк тә полиция хезмәткәрләренә, хәрбиләргә һәм элекке хакимиятнең тикшерү оешмаларында эшләүчеләргә куркыныч яный. Аерым алганда, кара исемлеккә бүгенге көндә эвакуация көтеп Кабул һава аланында утыручыларганың күпчелеге кергән.

Талиблар журналистларны да эзли. Әфганстан көнбатышында алар Deutsche Welle басмасы журналистының бер туганын үтергәннәр, икенчесен яралаганнар. Бу хакта Германия медиаширкәте җитәкчелеге белдерде. Аларда булган мәгълүматка караганда, талиблар бүгенге вакытта Германиядә булган журналистны эзләгән. Аның башка туганнары ахыр чиктә котыла алган һәм әлеге вакытта яшернергә мәҗбүр.

DW хәбәренчә Кабулда һәм вилаятләрдә талиблар басманың кимендә тагын өч хезмәткәре туганнары йортларына тентү белән килгән. Германия матбугат чаралары Германия хөкүмәтен Әфганстанда алман басмаларына эшләүче һәм аларның гаиләләренә ашыгыч виза програмы әзерләргә чакырып ачык хат чыгарды.

Facebook Әфганстанда дусларны карап була торган төймәне сүндергән. Бу "кешеләрне һөҗүмнәрдән саклау өчен" эшләнгән диләр ширкәттә.

Талибан

Талибан (пушту телендә طالبان — студентлар, мәдрәсә укучылары) — 1994 елда Әфганстанда пуштуннар арасында барлыкка килгән ислам хәрәкәте.

  • 1996 елдан 2001 елга кадәр Әфганстанда ("Әфганстан Ислам Әмирлеге") һәм 2004 елдан Пакстанның төньягындагы Вәзиристанда ("Вәзиристан Ислам Дәүләте") идарә итә.
  • Әфганстан Ислам Әмирлеген дипломатик рәвештә өч кенә ил таный: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакстан һәм Согуд Гарәбстаны.
  • 2021 елның язында АКШ Әфганстаннан гаскәр чыгару турында игълан иткәннән соң, Талибан әфган армиясенә каршы һөҗүм итә башлый һәм август аена илнең зур өлешен контрольгә ала.
  • 15 августта Талибан илне тулысынча үз кулына алуы турында игълан итә.
  • 2003 елда Талибан БМО Иминлек шурасы һәм Русия Югары мәхкәмәсе тарафыннан террорчы оешма дип таныла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!