Казанда Камал театры яңа урынга күчү сәбәпле, Дөнья татар яшьләре форумы шурасы яңартылачак бина урынына заманча татар мәдәнияте киңлеге концепциясен тәкъдим итте. Тәкъдим 28-29 август Казанда үткән Дөнья татар яшьләре форумы шурасының киңәйтелгән утырышында яңгырады.
Форум шурасы әгъзасы Рашат Якупов сүзләренчә, татар яшьләре һәм киң татар җәмәгатьчелегенә заманча үзәккә ихтыяҗ зур, шуңа күрә форум инде берничә ел элек мондый үзәк концепциясен тәкъдим итте. Камал театрының яңа бинага күчү очрагында, Татарстан урамында урнашкан бина да татар мәнфәгатьләренә хезмәт итәргә тиеш, диде ул. Үзәк күп төрле чаралар оештырып, финанс яктан үзен-үзе тәэмин итәргә сәләтле диелде.
Моннан тыш утырышта сүз октябрь-ноябрь айларында узачак җанисәп турында да булды. Тарихчы Илнар Гарифуллин үз чыгышында яшьләрне җанисәпкә җитди әзерләнергә чакырды, бердәм милләт булып үзләрен татар дип яздырырга өндәде. Ул шулай ук "туган тел" графасында татар телен күрсәтү әһәмиятен аңлатты.
Шура утырышында шулай ук форум рәисе Ленария Мөслим төп проектларны барлап чыкты, "Ачык университет" платформасы тәкъдим ителде, Татарстанда яшьләр өчен татар телле ял итү һәм белем бирү үзәкләре турында сүз барды. "За языки РФ" хәрәкәте координаторы Римма Гомәрова "Мәктәп" меценатлар клубы идеясен тәкъдим итте.
Чара нәтиҗәсендә резолюция кабул ителәчәк, әлегә аның өлгесенә шура әгъзаларыннан тәкъдимнәр җыела.
28-29 август көннәрендә Казанда Дөнья татар яшьләре форумы шурасының киңәйтелгән утырышы уза. 28 август төрле төбәкләрдән җыелган яшьләргә укыту програмы тәкъдим ителде, 29 август исә делегатлар пленар утырышта катнашты. Алга таба форум яшьләре "Печән базары" фестивалендә һәм Татарстан суверенитеты көне уңаеннан үткәрелгән чараларда катнашачак.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!