Роскомнадзор "Акыллы тавыш бирү" сайтын томалый башлаган

Леонид Волков

Аны махсус техник чаралар ярдәмендә томалаячаклар. "Акыллы тавыш бирү" – бу вакытка кадәр Навальный такымнары сайтлары арасында Русиядә томаланмый калдырылган соңгы сайт.

Сәясәтче Леонид Волков үзенең телеграм-каналында Роскомнадзорның "Акыллы тавыш бирү" сайтын томалый башлавын хәбәр итте. Аның бу вакытка кадәр Навальный такымнары сайтлары арасында Русиядә томаланмый калдырылган соңгы сайт булуын белдерде.

"Ничек кенә сәер булмасын, бу яхшы хәбәр: Google-ны "бөгеп", аннан безнең "экстремист" сайтыбызны бетерттерү омтылышлары бушка булып чыкты", дип язды Волков.

Сәясәтче сүзләренчә, сайтны башка юл - янауларга каршы техник чаралар (ТСПУ) ярдәмендә томалаячаклар. Роскомнадзор таләбе буенча, "Суверен Рунет" турындагы канунны үтәү өчен, элемтә операторлары үзләренә бу җайланманы урнаштырырга мәҗбүр булды.

Краснодар краенда "Акыллы тавыш бирү"нең ("Умное голосование") игезәге – "Акылга ярашлы тавыш бирү" ("Разумное голосование") проекты барлыкка килгән. 5 сентябрьдә Telegram-да проектның чаты һәм кем өчен тавыш бирергә икәнен сайларга ярдәм итүче бот ясалды,

"Голос Кубани" басмасы хәбәр итүенчә, "Акылга ярашлы тавыш бирү"не Faberlic хуҗасы Алексей Нечаевның "Яңа кешеләр" фиркасе оештырган.

Күптән түгел "Акыллы тавыш бирү" билгесенә тышкы күренеше белән тулысынча туры килүче тауар тамгасына хокукларны Ставрополь краеннан "Вулинтертрейд" ширкәте теркәгән иде. Бу ширкәт сарык йоны сату белән шөгыльләнә диелә.

5 сентябрьдә Мәскәү арбитраж суды Google һәм Yandex-ка "Акыллы тавыш бирү" сүзтезмәсен эзләгәндә чыгаруны тыйган иде.

  • 23 июньдә Роскомнадзор Google-га сәясәтче Алексей Навальныйның "Акыллы тавыш бирү" проектына техник ярдәм күрсәтүне туктатуын сорап хат юллады. Оешмада фаразлауларынча, ресурс кулланучыларның шәхси мәгълүматларын саклау кагыйдәләрен боза.
  • "Акыллы тавыш бирү" проектын Алексей Навальный 2018 елгы сайлаулардан соң "Бердәм Русия монополиясен җимерү" максаты белән эшләтеп җибәрде. Ул кулланучыларга, проект оештыручылары фикеренчә, "Бердәм Русия" намзәтен җиңәргә иң күп мөмкинлеге булган билгеле бер намзәт өчен тавыш бирергә тәкъдим итә.
  • Роскомнадзор, сайт 2019.vote доменында чыгу белән диярлек, аны мәхкәмәгә биреп, томалауга иреште. Шуннан соң сайтны Google-ның appspot.com доменында башка адреска күчерделәр һәм проект эшчәнлеген дәвам итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!