Акмәчеттә газүткәргечкә зыян салуда гаеләнгән кырымтатар Асан Ахтемов тоткарланганнан соң ток белән җәзалануы турында белдергән. Бу хакта ул адвокатына сөйләгән.
Адвокат сүзләренчә, 3 сентябрь төнендә Ахтемов өенә коралланган кешеләр бәреп кергән, кулларын богаулап, күзләрен йомдырып алып чыгып киткәннәр һәм бер идән астына төшергәннәр. Ябыштыргыч тасма белән урындыкка бәйләгәннәр, колакларына ток үткәргечләре беркетеп, озак вакыт ток суктырып җәзалаганнар. Үтерү белән янаганнар.
Ахтемов сүзләренчә, нәтиҗәдә аңа хокук сакчылары таләп иткән күрсәтмәләрне видеокамерага сөйләргә туры килгән. Шуннан соң гына тоткарланучыны Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Акмәчет идарәсе бинасына алып килеп, рәсми рәвештә күрсәтмәләр алганнар.
"Мин күп кәгазьләр имзаладым, ул вакытта үземне начар хис иттем, бөтен тәнем авыртты, тыным бетте", дип сөйләгән Ахтемов адвокатына. Аларга тоткарланудан соң ун көн узгач кына күрешергә рөхсәт бирделәр.
Кырымтатар сүзләренчә, бу җәзалаулардан соң аны әле дә тын бетү өянәкләре борчый.
Сентябрь башында Русия хокук саклау оешмалары Акмәчеттә кырымтатарларда тентү уздырды, нәтиҗәдә биш кеше тоткарланды. Журналист, җәмәгать эшлеклесе Нариман Джелял шуларның берсе иде. Бертуган Асан һәм Азиз Ахтемовларны диверсиядә, ягъни белә торып Ангара авылындагы газүткәргечкә зыян салуда гаепләделәр.
БУ ТЕМАГА: "Кырымтатарларны соңгы тоткарлаулар— "Кырым платформасы" өчен үч алу"ФСБ фаразына күрә, август ахырында украина күзләве кушуы белән кырым татарлары "Крымгазсети" оешмасының газ үткәргечен шартлаткан. Шул ук вакытта газ оешмасының мөдире Сергей Тарасов газ җибәрүдә тоткарлыклар булмады, дигән иде.
2014 елның язында Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, ярымутрауда даими рәвештә бәйсез журналистлар, җәмәгать активистлары, кырымтатар милли хәрәкәте активистлары, Мәҗлес* әгъзалары, шулай ук Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән элемтәләрдә шикләнелүче кырым мөселманнарында тентүләр уза. Кырым татарларының күбесе Кырымны Русиягә кушуларына каршы чыккан иде.
Хәзерге вакытка йөздән артык кырымтатар колонияләрдә, яки тикшерү изоляторларында тотыла. Күп очракта аларны эстремизмда гаеплиләр.
*2016 елда Русия хакимиятләренә буйсынган Кырым Югары мәхкәмәсе Кырымтатар мәҗлесен экстремист оешма дип тапты һәм Русиядә аның эшчәнлеген тыйды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!