Күп балалы ана зары: җәмгыять безне аңламый

Your browser doesn’t support HTML5

Биш бала тәрбияләүче Әминовлар гаиләсе кайчандыр җитеш тормышта яшәгән. Дүрт ел элек гаилә башлыгы Зәфәр авырып киткән, аннары хатыны да авырган. Документларда буталчык аркасында, бала пособиесеннән дә мәхрүм калганнар. Гаиләнең авыр язмышы, тормыш шартлары турында Сабина Әминова белән сөйләштек.