15 октябрьдә Башкортстанның Туймазы районында Башкорт ыруларының беренче гомуми корылтае (Ырыуҙар ҡоро) уза.
Чарада катнашучылар ыру хәрәкәтенең перспективалары турында һәм башкорт халкының үсеш стратегиясе турында фикер алыша.
Пленар утырышта модератор буларак Дөнья башкортлары корылтае президиумы рәисе, Русия думасы депутаты Эльвира Аетколова чыгыш ясаган. Ул җанисәпнең мөһимлегенә басым ясаган, башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектын алга сөрүче хәрәкәт барлыкка килүен уңай бәяләгән.
Төньяк-көнбатыш диалекты юнәлешен ныгыткан хәрәкәтнең булуы гына да башкорт халкы зур берләшү юлында икәнен исбатлый
"Без - башкортлар, республиканы булдырган, бар иткән милләт. Төбәктә барган һәр вакыйга өчен, тынычлык, бердәмлек, Башкортстан халыкларының үсеше өчен җаваплыбыз... Башкорт ырулары хәрәкәте милләтебезне берләштерүче, туплаучы чара да. Без төрлелек белән көчле, шул исәптән диалектлар белән. Мәсәлән, башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектын гына алыйк. Әлеге вакытта шушы юнәлешне ныгыткан хәрәкәтнең булуы ("Без башкортлар", мәсәлән) башкорт халкы чын мәгънәсендә зур берләшү юлында икәнен исбатлый", дип китерә Аетколова сүзләрен Дөнья башкортлары корылтаеның матбугат хезмәте.
БУ ТЕМАГА: Җанисәп: "Урысларда да диалектлар бар, әмма аларны бүлмиләр"Корылтай кысаларына "Бәйге" халык уеннары чемпионаты уздыру да кергән. Анда Башкортстанның Уфа шәһәре, Аскын, Яңауыл, Туймазы, Дүрөтиле, Илеш районнарыннан, Чиләбе өлкәсеннән һәм Пермь краеннан такымнар катнашачак.
Оештыручылар хәбәренә күрә алар "традицион башкорт спорт уены төрләрендә" көч сынашачак. Аркан тарту, триатлон, йөк сөйрәп бару, уктан ату, түк тәгәрәтеп бару, таяк тарту, бүрәнә кисү кебек спорт уеннарында көч сынашып җиңгән такымнарга 50-150 мең сум күләмендә акчалата бүләк каралган.
Моннан тыш, бүген Туймазы районының Кандракүл авылында башкорт ыруларына багышланган Ырулар ташы ачылган. Бу хакта Башкорт корылтае хәбәр итә. "Бу таш – ыру тамгалары уелган чын тарихи ташның күчермәсе. Тарихчылар сүзенә күрә, Кандракүл буенда электән башкорт ыруы вәкилләре корылтай оештырган", диелә.
2010 елгы җанисәп нәтиҗәләренә күрә Туймазыда 50, 998 (38,5 процент) татар яши. Башкортлар – 44604 (33,7 процент), урыслар - 30201 (22,8 процент) кеше тәшкил итә.
Районда башлыча татар телле халык яшәвенә карамстан, быел анда Башкорт тарихи-мәдәни үзәге ачылды.
БУ ТЕМАГА: Төбәк тарихын өйрәнүчеләр: ни өчен Башкортстан акча таба, ә Татарстан юк?Җанисәп алдыннан Башкортстанның күпчелек татарлар яшәүче районнарында административ көчләр кулланып башкорт телен, тарихын, гореф-гадәтләрен пропагандалау активлаша. Әлеге районнарда башкорт кибәләре исемнәре язлыган стелалар куелды, кайбер татар артистларын районнарга кертмәделәр, ыру һәм кабилә җыеннары, шәҗәрә бәйрәмнәре уздырыла.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!