Эш эзләп. Ике айда Европага күчеп буламы?

"Дөнья тирәли" шәлкемендә чираттагы юлъязманы тәкъдим итәбез. Пандемиягә кадәр чорда зур круиз лайнерында эшләп сәяхәт иткән һәм бу сәфәрләре турында Азатлык укучыларына сөйләп барган Наилә Хисамова бу юлы Европага юл тотты. Аның алдагы язмасы – Польшадан.

Озын сүзнең кыскасы итеп, алдан әйтеп куям: була. Бу язма, бәлки, кемнедер күчеп китәргә этәрер, ә кемгәдер, бәлки, гыйбрәт булыр. Шулай да, берникадәр уйлаганнан соң, быел Польшага күчеп китүем турында кыйсса язарга булдым.

КАЧУ ПЛАНЫ

Бүрене күпме ашатсаң да, урманга карый, диләр. Мин дә шулай: бер тапкыр чит ил исен сизгәч, хәзер бер дә өйдә ятасы килми. Пандемия аркасында круиз лайнерлары йөрми башлагач, болай да туган илдә озак тордым. Дөрес, Сочига барып эшләп кайттым бераз. Аннан соң элек эшләгән эштә дә эшләп карадым, әмма бездәге вазгыятьне кабул итә алмадым.

Элек Европага чыгу чагыштырмача җиңел иде. Акчаң булса, билгеле. Билет аласың да, виза аласың да, йөреп кайтасың. Ә хәзер, пандемия режимы сәбәпле, һәр ил чикләүләр кертте. Мәсәлән, күпчелек Европа илләренә әле бүгенге көндә дә уку, эш, медицина ярдәме алу яки башка җитди сәбәпләр белән генә үтеп кереп була. Турист визаларын әле һаман бирмиләр.

Шулай берсендә эшсезлектән интегеп утырганда, социаль челтәрдә күземә реклам чалынды. Польшага эшкә барып була, имеш. Эш чакыруын ике атна эчендә әзерлиләр һәм агентларның хезмәте нибары 200 евро тора икән. Агентлык үзебезнеке, Казанныкы булып чыкты. Башка илләргә дә, мәсәлән, Чехия, Германия, Нидерландка китеп була, әмма болары да Польша визасы аша эшләнә һәм кыйммәтрәк чыга, ди. Мин инде күптән Европаны күрмәгәч, бу мәгълүматны күңелемә салып куйдым: болай да була икән бит. Турист булып булмаса, эшче булып карыйк…

Зелена Гурада аяк киеме склады

Агентлык белән элемтәгә кердем, барысын да аңлаттылар, план кордык. Килешүне почта аша җибәрделәр. Акчаны икегә бүлеп түлисе икән. Бу килешү миңа бик гади булып күренде, ышаныч тудырмады. Билгесезлек алдында торганда кешедә курку хисе уяна бит, анысы да булмый калмагандыр. Өйдә ята бирдем… Кыскасы, мин уйлый торганчы, яңа 2021 елны да каршыладык, аннары бәйрәм яллары башланды. Вакытны суздым, ләкин шулай да карар кылынды, агентларга акча түләнде. Хәзер ике атна көтәргә генә кирәк.

Ике атна эчендә Польшага рәсми эш чакыруы килеп тә җитте. Нинди эш дисәгез, әлеге програм нигезендә Польшага эш куллары җыялар. Затлырак эш кирәк булса, иң элек шунда барып, телне өйрәнеп, юньле эшне урында эзләргә кирәк. Хезмәт хакы начар булмаса да, поляклар андый "кара" эшкә ашкынып тормый. Русиялеләр, украиннар, беларуслар Польшага акча эшләргә бара. Русиягә Урта Азиялеләр ничек килеп эшләсә, безнекеләр шул ук ният белән Европага китә.

Эш куллары Польшада ни башкара? Ул автомобиль заводы, кием-салым склады, ризык әзерләү цехы булырга мөмкин. Шулай ук плантацияләрдә сезонлы эшләр тәкъдим ителә. Гадәттә, эше бик гади, ләкин көн саен бер төрле эш башкару өчен түземлек һәм күп очракта ныклы сәламәтлек кирәк.

Польшага эш эзләп килгән Беларус яшьләре

Минем беренче рәсми чакыру азык-төлек складына иде. Мин интернетны актарып, ул склад турында фикерләрне белешеп чыктым. "Польшадагы иң начар склад, хәтта бәдрәфе дә юк", дип язалар. Күңелем төште, әлбәттә. Ярар, түзеп булмаса, башка эш эзләрмен яки кайтып китәрмен, дип үземне тынычландырдым. Баксаң, чакыру шушы складтан булса да, эшкә нәкъ шунда барасы түгел, эш урынын виза алгач үзең сайлыйсы икән.

ВИЗА АЛУ МАҖАРАЛАРЫ

Виза алуы тагын бер баш катыргыч нәрсәгә әйләнгән хәзер. Моңа кадәр документларны Казанда да тапшырып була иде. Агентларга бераз акча бирсәң, үзеңә чиратта да утырасы түгел. Документларны калдырып кайтып китәсең дә, бераздан визалы паспорт өеңә үк килеп җитә. Ләкин хәзер алай түгел. Пандемия аркасында Казандагы виза офислары әллә ябылган, әллә кыскартылган шунда. Агентларым Мәскәү яки Петербурга барырга туры киләчәген әйтте. Билгеле инде, аларга түләгән 200 евро хисабына түгел – тагын акча чыгарасы.

Мәскәүдәге виза үзәгенә бөтен Русия чират тора. Без озак кына тырыштык, әмма миңа урын ала алмадык. Ә вакыт һаман чаба, чакыру алты айга гына бирелә. Петербурдагы виза үзәге белән элемтәгә кердем. Документларны анда тапшыру өчен шул федератив округта теркәлгән булырга кирәк икән. Аннары монда да кабул итү урыннары санаулы гына. Урын булмагач, аерым түләү белән VIP – бик мөһим шәхес хезмәтенә язылдым. Әле Петербурга очканчы, шул шәһәрдә теркәлү мәсьәләсен хәл итәсе булды. Анысы аерым бер кыйсса.

Петербурга ике көнгә генә бардым. Февраль башы иде ул. Үтә дә салкын – катып үлә яздым. Ләкин бу шәһәрнең кешеләре ягымлы, тәрбияле һәм ачык күңелле булып истә калган. Аннары туңган килеш Петербур урамнарында йөргәндә, мөмкин кадәр аның архитектурасына да сокландым. Бу – кабатланмас шәһәр. Шулай ук биредәге рестораннарда ризык тәмле, монысын да билгеләп үтәргә кирәк.

Петербур шәһәре

VIP булгач, визага документларны тапшыру бик күңелле һәм рәхәт үтте. Кәнфит белән чәй эчтек. Әлеге хезмәт, консуллык өчен түләүләр һәм иминиятләштерүгә барлыгы 25 мең сум акча калдырып чыктым. Бу минем тормышта иң кыйммәтле чәй булды. Әле минем документларны кабул иттеләр. Анда бер егет студент визасы алырга килгән иде. "Документларның копиясе ярамый, безгә оригиналы кирәк", – дип, аны кире Мурманскига кайтарып җибәрделәр. Жәлләдем үзен.

Виза көткән дәвердә ике атна борчылуларда үтте. Документны тапшыргач, соңгы карар барыбер консуллык карамагында кала. Алар, үз чиратында, сәбәбен дә аңлатмыйча, виза бирүдән баш тартырга да мөмкин. Бу минем беренче виза булмаса да, Европага эш нияте белән тәүге тапкыр китүем иде.

Шулай да ике атна дигәндә паспортлы виза өйгә килеп җитте. Хәзер эш эзләргә кирәк. Моның белән агентлар шөгыльләнә. Алар берничә тәкъдим җибәрә һәм син сайлыйсың, ризалашасың яки баш тартасың. Мин акчасы күбрәк, эше җиңелрәк булган тәкъдимнәр таләп иткәч, кадерле агентларым озак кына башларын катырды бугай: берничә көн дәвамында гомумән бер тәкъдим дә җибәрмәде. Ә визаның бит вакыты бара!

ТАМОЖНЯ ГЫЙБРӘТЛӘРЕ

Ашыктыра торгач, туңдырма фабрикасында эш тәкъдим иттеләр. Берничә көн эчендә җыенып чыгып китәргә кирәк. Җитешмим. Баш тарттым. Бераздан Польшадагы Зелена Гура шәһәрендә аяк киеме складына чакырдылар. Монысына инде ризалаштым. Польшадагы агент белән элемтәгә кереп, килү көнен билгеләдек.

Польшага ничек барырга? Һава юлыннан, билгеле. Әмма мин барасы көнгә Варшауга билет бәяләре бермә-бер арткан иде. Билетларны кимендә бер ай алдан алырга кирәк, бер атна алдан алсаң, алар хәтта ике тапкырга кыйбатрак булырга мөмкин. Варшауга очмадым. Польша белән чиктәш булган Калининградка очтым да, аннан автобус белән Гданськи шәһәренә чыктым.

Калининград шәһәре

Автобус иртүк Калининградтан кешеләрне чиккә илтә. Иң элек Русия чиген чыгасың, аннары, җәяү барып, Польша чиген чыгып, икенче автобуска утырасың.

Русия чик сакчылары кызык кыланды. Безнең төркемне икегә бүлделәр: кемдер чикне үтте, кемдер бу якта калды. Мин бу якта калучылар исемлегендә идем. Нигә икәнен аңлатмадылар, йөрәккә шом салдылар. Бездәге вазифалы орган вәкилләре нигәдер әллә ни кәттә бит ул, алар белән сөйләшергә, артык сорау бирергә ярамый. Кемнедер көттек. Бер сәгать чамасы узды. Бу бер сәгать бик озак сузылды. Баксаң, җитәкче кешене көткәнбез икән. Ул килгәч, безнең документларны тагын бер кат актарып, паспортларга мөһер сугып, аларны, ниһаять, безгә тапшырдылар. Теге якка чыктык.

Әмма моның белән генә тәмамланмады. Җитәкче кеше видеокамера чыгарып, безне тезеп бастырып, төшерергә тотынды. Ул безгә хөкүмәт карарын аңлата, без исә, үз исемнәребезне әйтеп, шушы карар белән килешергә тиеш икән. Әлеге карар нигезендә, җир транспорты белән Польшага эшкә чыккан кеше Русиягә кире кайтса, шушы ук сәбәп һәм шушы ук ысул белән кире чит илгә чыга алмый икән. Видеога төшерүне мин артык һәм кешене мыскыл итү нияте белән эшләнгән эш дип күрдем һәм, дөресен генә әйткәндә, мин моңа риза түгел идем. Карарны аңлаткан кәгазьгә кул куйдырсалар да җитә иде югыйсә. Әмма анда хокукларымны яклап маташмадым, чөнки тизрәк бу илдән чыгып китәсе килә иде. Әле чик саклау офицеры, бездән көлгән сыман: "Кайтыгыз! Ватаныгыз сезне көтә!" – дип тә кычкырып калды. Без исә, чемоданнарны тәгәрәтеп, Польша чигенә таба юл тоттык.

Польша чигендә

Ике ил чиген җәяү чыкканыгыз бармы? Поляклар ягына чыкканчы, анда әле шактый гына барырга кирәк. Кешеләр машина белән чыга торган юлны без җәяү үттек. Поляклар озак кына тоткарласа да, үзләрен бик рәхимле тотты. Озак тотуларының сәбәбе бар. Алар эш чакыруындагы телефон номерына шалтыратып, безнең хакта сораштыра, белешә икән: чыннан да эшкә көтәләрме, әллә Польшага алдап керергә омтылабызмы?

Калининградтан килгән автобуста без уникеләп кеше идек. Кемдер укуга бара – аны тиз керттеләр, кемнеңдер Польшада яшәү өчен рәсми кәгазьләре бар – алар да чикне тиз үтте. Без, эшкә керүчеләр, күбрәк. Һәрберебезне җентекләп тикшерәләр, җитмәсә мин иң соңгысы идем. Көн салкын – туңып беттек. Утырып торыр, кереп кайнар чәй эчү урыннары юк. Шулай да барыбыз да Польшага чыктык. Бу якта безне инде "Мерседес" микроавтобусы көтеп тора иде.

Гданськи вокзалына килдек тә, һәркем үзенә кирәк юнәлештә билетлар алып, таралыштык. Минем белән Зелена Гурага бер яшь пар бара. Хабаровскидан ук килгәннәр. Эшләре минем белән түгел, автомобиль заводында булачак. Зелена Гурага килеп җиткәндә инде кич иде. Мине агентым каршы алды, ә менә яңа танышларым үзләре генә басып калды.

Гданьски шәһәре

ҮТӘ ДӘ "КАТЛАУЛЫ" ПОЛЬША ТОРМЫШЫ

"Агентым" дигәне пани Анна иде. Өйдә булганда ир-егет белән сөйләшкән идем, ә монда хатын-кыз килгән. Ул полька, русча әзрәк сукалый, инглизчә бөтенләй сөйләшми. Ләкин пани Анна беренче көннән алып, соңгы көнгә кадәр миңа карата рәхимле булды. Җитмәсә, ул әле агентлыкның хуҗасы да булып чыкты.

Эшләргә килгән кешеләргә агентлык яки хостел яки фатир яллый. Мин кеше белән яшәргә яратмыйм. Бераз яшәп карыйм да, аннары үземә аерым бүлмә хәстәрлим, дигән уйлар белән килгән идем. Пани Анна мине ике бүлмәле фатирга илтеп куйды. Бер бүлмәдә яшь пар яши, икенчесендә бер украин кызы Лена һәм мин яшисе икән. Ләкин күрше кызы ул көнне дә, алдагы ике көнне дә өйгә кайтмады.

Була шундый кешеләр – аларга бернәрсә дә ярамый. Яңа күршеләрем өчен дә Польша үзе, Зелена Гура, пани Анна, агентлык, фатир, эш, ашаган ризыклары – һәр нәрсә начар булып чыкты. Алар үзләре генә фәрештә һәм әйбәт икән. Тормышка карашыбыз аерыла. Шуңа күрә мин болар белән "агуланып" яшәмәскә, ә ай беткәнче үземә яңа урын эзләргә карар кылдым.

Зелена Гураның үзәк урамы

Ләкин бит әле яңа эшкә барып карарга кирәк. Пани Анна: "Юлдан соң аргансыңдыр, иртәгә йокың туйгач, офиска документларга кул куярга килерсең", – диде. Офиска барышлый шуңа игътибар иттем: монда урамда һаман битлек кияләр, ә кафе-рестораннарда утырып ашарга рөхсәт ителми, ризыкны үзең белән генә алып китәргә генә ярый икән. Шунда минем Европа шәһәрендә ачык террасада утырып, кофе эчү турындагы хыялларым чәлпәрәмә килде.

Ләкин мин бит әле кофе эчеп утырырга түгел, эшләргә дип килгән идем. Эшкә өченче көнгә генә чыктым. Анда да иртәнге биштә пани Анна килеп алды һәм эш урынына илтеп куйды. Эшсез ятканда төшке ашка кадәр йоклаулар бетте монда.

Барышлый хостелдан тагын бер егетне кереп алдык. Монысы беренче көнне үк эшенә йоклап калган, пани Аннага аны әле уятып йөрергә туры килде. Андрей – минем яшьтәш, беларус егете булып чыкты. Польшадагы беренче дустым шул иде.

Зелена Гурада аяк киеме склады

Эш урыныбыз – үз эченә миллионлаган пар брендлы аяк киемен сыйдыручы склад. Кеше онлайн-кибеттә заказ бирә дә, аңа тартманы шушыннан тутырып җибәрәләр. Бу ширкәтнең өч склады бар. Безнеке иң кечесе иде. Мине "picking", ягъни кирәкле аяк киемен киштәдән эзләп табу бүлегенә билгеләделәр. Эшнең нәрсәдән гыйбарәт булуын аңлау өчен биш минут вакыт җитте. "Шушымыни бөтен эш?" – дим. Алай да була икән. Монда баш эшләтәсе юк, бары тик җитез булырга гына кирәк. Җитез булмасаң да әллә ни сүз әйтмиләр. Шулай да норманы үтәргә кушылды. Ике атна да үтмәде, минем белән бер чорда кергән 25 кешене эштән кудылар.

Складта иң элек авыр иде. Көндез унике сәгать эшләгәннән соң, тагын ике төн куйганнар. Минем андый эш тәртибеннән чәчләрем үрә торды. Ул вакытта эштән куган булсалар, мин бик сөенер идем. Чөнки унике сәгать дәверендә 40 минут кына ял итү минем өчен кешелекле шартлар булып тоелмады. Җитмәсә, андагы миллионлаган аяк киемнәре исе башка каба. Ләкин мин калдым. Норманы кирәгеннән артыграк үтәп, буш вакыт табып, ял итәргә дә өйрәндем. Команда лидеры Андрей - украин егете белән яхшы мөнәсәбәтләр урнашты. Ул яхшы эшләгән кешеләрне ярата, мин исә юньле җитәкчеләрне хөрмәт итәм. Ул вакытта тагын бер лидер – Александра бар иде. Анысы полька. Беренче көннәрдә ул да миңа зур терәк һәм ярдәмче булды. Ләкин бераздан аны нигәдер эштән кудылар. Гомумән, монда кеше агымы көчле – эштән куарга гына торалар. Мин эшләгән дәвердә хәтта кибет директорын да алдылар.

Эшләп йөргән арада үземә яшәргә урын эзлисе иттем. Польшада сату-алу сайты бар, шуннан бүлмәләр эзләдем. Ял көнемә туры китереп, бүлмә хуҗалары белән очраштым. Шәһәр буйлап арлы-бирле йөреп, дүрт бүлмә карадым һәм иң беренчесен сайладым. Ник бүлмә дигәндә, андый хезмәт хакы белән аерым фатир яллап яшәү бер кеше өчен кыйммәткә баса. Аннары фатирга кергәндә килешү кимендә бер елга төзелә, ә миңа кыска вакытка гына кирәк иде. Мин сайлаган бүлмә хуҗасы кыска килешү төзергә риза булды.

Зелена Гура – ул 140 мең чамасы кеше яши торган кечкенә шәһәр. Ул урман-күлләр белән уратып алынган, тирә-юньне яшеллек били. Шәһәр Германия, Чехиягә якын. Мәсәлән, Дрезденга машина белән өч сәгатьтә барып җитеп була. Зелена Гурада Украина, Беларустан килеп эшләүчеләр күп. Русиялеләр дә бар, әмма азрак. Безнең складта иң элек атап үтелгән ике милләт күпчелекне тәшкил итә иде. Ник украин һәм беларуслар күп дисәгез, аларга монда килеп эшләве җиңелрәк. Украиннарга, мәсәлән, виза да кирәкми. Польшадагы хезмәт хакы да бермә-бер күбрәк. Бу кешеләр үз иленнән өметен өзгән, күбесе Польшада калырга, яки Европаның башка иленә китәргә тели. Әле бит монда һөнәри лицейда бушлай белем алырга да була. Канун буенча, 26 яше тулмаган кешеләрнең хезмәт хакы да югарырак. Мин, мәсәлән, өлкәннәргә караганда күбрәк ала идем. Җитмәсә, ике айдан соң хезмәт хакын тагын бераз күтәрделәр. Баксаң, хөкүмәт шулай кушкан икән.

Зелена Гурада хәтта университет та бар. Бу аның тулай торагы

Шушы кечкенә шәһәрдә бер бүлмәле фатир яллап яшәү барлык чыгымнар белән 25 мең сум чамасы була. Мин үземнең матур, ап-ак, әмма үтә дә бәләкәй бүлмәгә 17 мең сум түләп яшәдем. Кергәндә шуның кадәр үк залог та бирдем. Анысын килешү срогы тәмамлангач кире кайтарырга тиешләр иде. Әмма минем үтә дә "мәрхәмәтле" фатир хуҗасы, төрле сәбәпләр белән, өч мең сум акчаны кире кайтармады.

Польшада минималь хезмәт хакы 610 евро, ягъни 50 мең сумны тәшкил итә. Чагыштыру өчен, Русиядә ул 12 мең сум гына. Шул ук вакытта Польшада ризык, кием-салым, тормыш кирәк-яраклары, электрон җайланмалар, автомобильләр түбән бәядән. Җәмәгать транспорты кешегә уңайлы булсын өчен ясалган, тирә-юньне карап, чистартып торалар. Медицина, стоматология хезмәтләрен дә безнекеннән әллә ни кыйммәт дип тапмадым. Матурлык салоннарына йөрү дә кыйммәт түгел. Мәсәлән, салон маникюры өчен мин 1500 сум түләп йөрдем. Казанда да тырнак ясату шул бәягә төшә.

Теге "агулы" күршеләремнән киткәч, тормыш җайланды бераз. Тиздән эш сәгатьләрен дә үзгәрттеләр: төнге сменалар бетте, аның урынына сигез сәгатьлек көндезге сменалар билгеләнде. Эштәге команда искиткеч әйбәт иде. Ниндидер конфликтлар булмады, булган очракта да команда лидеры Андрей аларны чишә килде.

Эшчеләрнең төп контингенты беркайда да укымаган, тар фикер йөртүче, бераз тупасрак булса да, безнең команда бу складта иң яхшысы иде.

Зелена Гура рестораны. Ул вакытта кафе-рестораннар ризыкны үзең белән алып китү шарты белән генә эшли иде

Җәйгә таба Польшада, ниһаять, сәүдә үзәкләре, кафе-рестораннар ачылды. Террасада утырып, кофе эчү теләгем чынга ашты. Инде кайтырга бер ай гына калгач, җан дусларым да барлыкка килде. Моңа кадәр ялгызлыктан интексәм, инде хәзер гел рәхәт булып китте. Ләкин рәхәтлекнең тәмамлана торган гадәте бар. Минем дә инде визаның вакыты чыга, кайтырга кирәк. Дусларымны ташлап китәргә үтә дә авыр булды. Әле мин аның кайчак шул гыйбрәт эшен дә сагынып куям…

Кайту планын башкачарак кордым: ял көннәрен Варшауда үткәрдем дә, аннан Русиягә - Петербурга очтым. Аннан исә Казанга поезд алдым. Зелена Гурада тормыш үз көенә, күп очракта бераз сүлпәнрәк барса, Варшауда ул кайнап тора. Ул бит башкала, искиткеч зур шәһәр! Ике көн эчендә мин әле Варшауга да гашыйк булып куйдым. Монда әле күрәсе, өйрәнәсе, сокланасы әйберләр күп калды. Шуңа күрә Польша белән танышуыма нокта куярга иртә, бу язма өтер генә булсын.

Наилә ХИСАМОВА

Варшау күренеше

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!