Русия колонияләрендә җәзалауларның видео архивын Gulagu.net проектына тапшырган Сергей Савельев читтән торып кулга алынган

Сергей Савельев

Шикләнелүче хокук яклаучыларга ФСИН хезмәткәрләренең тоткыннарны җәзалавы турындагы видеоязмаларны тапшырган иде. Хәзерге вакытта ул Франциядә сәяси сыену бирүләрен көтә. Савельевны халыкара эзләүгә бирергә ниятлиләр.

Сарытау өлкәсе мәхкәмәсе Беларус програмчысы Сергей Савельевны канун тарафыннан сакланган мәгълүматка рөхсәтсез кергәне өчен читтән торып кулга алган.

Аны халыкара эзләүгә бирергә ниятлиләр. Шикләнелүче хокук яклаучыларга Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) хезмәткәрләренең тоткыннарны газаплавы турындагы видеоязмаларны тапшырган иде. Язмалар ведомствоның Савельев администратор булып торган базасында сакланган.

Җинаять эше ачу һәм Савельевны читтән торып кулга алу турында Русия эчке эшләр министрлыгының Сарытау өлкәсе идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Сарытауда ФСИНның туберкулезлы авырулар хастаханәсе урнашкан һәм Савельев тараткан видеоязмаларга күрә нәкъ биредә тоткыннарны җәзалаганнар.

Савельев Русиядә эзләүгә игълан ителгән. Үзе ул хәзерге вакытта Франциядә сәяси сыену сораган.

Gulagu.net проектына нигез салучы Владимир Осечкин сүзләренә күрә, Русия махсус хезмәтләренең эзәрлекләвеннән сагаеп, Савельев Франциягә очып килгәнчегә кадәр аның фамилиясен әйтми торганнар.

Алданрак Осечкин үзенең Telegram-каналында язмаларны тапшырган кеше турында "үзе дә бу газаплаулар, узган" һәм Сарытауның тоткыннарны җәзалау хастаханәсендә "биш ел буе бушлай эшләгән яшь беларус" дип язган иде.

Хокук яклаучы әйтүенчә, Савельев 2013 елда Краснодарда тоткарланган. Ул посылка белән музыкаль колонкалар алган булган һәм алар эчендә алты килограмм синтетик наркотиклар табылган. Осечкин сүзләренә күрә, Савельев посылканы ачмаган булган.

Тоткарланганнан соң шикләнелүчене ике ай буе Краснодар тикшерү изоляторында тотканнар, анда аны наркотиклар белән сәүдә итүен тануын таләп итеп кыйнаганнар.

Сергей Савельев җәзаны төрмә хастаханәсендә үтәгән, ул анда програмчы булып эшләгән, шуңа күрә хезмәт видеорегистраторларының язмаларын карау мөмкинлеге булган. ФСИН архивын алгач, иреккә чыкканнан соң ул чит илгә чыгып киткән.

Октябрь башында Сергей Савельев Владимир Осечкинга ФСИН архивының беренче өлешен тапшырган иде. Видеоязмаларда тоткыннарны газаплау, кыйнау һәм көчләү күренешләре бар.

Архивны чыгарганнан соң Русия тикшерү комитеты Сарытаудагы тоткыннарга карата җенси характердагы көчләү гамәлләре кылулары һәм вазифаи вәкаләтләрен арттырып җибәрү турында җиде җинаять эше ачты.

ФСИНның биш хезмәткәрен, шул исәптән Җәзаларны үтәтү хезмәтенең Сарытау идарәсе җитәкчесе Алексей Федотовны һәм тоткыннарга карата көчләүләр булган хастаханәнең мөдирен эштән җибәрделәр.

Нәтиҗәдә Сарытауның 13нче төзәтү колониясендәге һәм өлкәнең төрмәнең туберкулезлы авырулар хастаханәсендәге 400дән артык тоткын үзенең газаплаулар, кыйнаулар һәм акча талаулар аша узуын белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!