Gulagu.net хуҗасы тоткыннарны газаплаулар турында яңа видеолар чыгарды

Проектка нигез салучы Владимир Осечкин әйтүенчә, көчләүләрдә хастаханәгә рәсми рәвештә санитар һәм завхоз булып урнашканнар катнашкан, аларның бу гамәлләре Русиянең махсус хезмәтләре җитәкчеләренең күзәтүе астында булган.

Gulagu.net хокук яклау проектына нигез салучы Владимир Осечкин проектның You-Tube каналында Сарытауның төрмә туберкулез хастаханәсендә тоткыннарны көчләүләренең яңа видео-дәлилләрен чыгарды.

Осечкин әйтүенчә, көчләү гамәлләрендә хастаханәгә рәсми рәвештә санитар һәм завхоз булып урнашканнар катнашкан, ә аларның гамәлләрен Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) төбәк идарәсе җитәкчелеге, ФСБның төбәк идарәсендәге "М" бүлеге җитәкчесе һәм Русия җәзаларны үтәү федераль хезмәте җитәкчесенең бер урынбасары көйләгән. Видеога аңлатма биргәндә хокук яклаучы бу кешеләрнең фамилияләрен дә китергән. Исемлектә 13 кеше бар.

Осечкин сүзләренчә, көчләүләр яздырылган видеоларны туберкулёз хастаханәсенең җитәкчелегенә тапшырганнар, ахырдан "яшерен" дигән тамгалы файлларны, "махсус чара" оештырулары турында хисап тоту өчен, ФСИН һәм ФСБга җибәргәннәр.

Шуннан соң ФСИН һәм ФСБ оперативниклары газаплау корбаннарын яки яшерен агент буларак кулланган, яки моннан баш тарткан очракта, көчләү фактын таратып тоткыннар арасында дәрәҗәләрен төшергәннәр.

Октябрьдә Gulagu.net хокук яклау проектына нигез салучы Владимир Осечкин Русия төрмәләрендә газаплаулар турындагы зур видеоархивны кулга төшерә алуы турында белдергән иде.

Ул аны элеккеге тоткын, програмчы Сергей Савельев тапшыруын сөйләде. Архивның бер өлеше мәгълүмат чараларында чыкты һәм Европаның газаплауларны булдырмау комитетына җибәрелде. Русиянең махсус хезмәтләре бу файлларны тоткыннарны шантажлау һәм алардан кирәкле күрсәтмәләр алу өчен компромат буларак кулланган диелә.

Архивны чыгарганнан соң Тикшерү комитеты берничә җинаять эше ачты, ә Җәзаларны үтәү хезмәтенең Сарытау идарәсе җитәкчесе Алексей Федотов эштән китте.

Шулай да соңрак Русия эчке эшләр министрлыгы һәм ФСБ Сергей Савельевны эзләүгә бирде, аны кулга алу һәм экстрадиция өчен документлар әзерләвен белдерде. Програмчы янәсе хезмәт сере булган мәгълүматларны тараткан диелә.

Хәзерге вакытта Савельев Франциядә, биредә аңа сәяси сыену урыны бирү мәсьәләсе карала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!