Ике айга сак астына ябылган Лилия Чанышевага туганнары белән очрашуны тыялар

Лилия Чанышева

Хакимият моны коронавирус карантины белән аңлата.

Уфадагы Навальный штабының ("Навальный штаблары" Русиядә экстремистик оешма дип танылган һәм тыелган) элекке координаторы, Уфада ике айга тикшерү изоляторына ябылган Лилия Чанышевага туганнары белән күрешү рөхсәт ителми. Коронавирус пандемия аркасындагы тыю турында активистның ире Алмаз Гатин белдерде.

— Лилияне инде биш көн күргәнем юк. COVID-19 пандемиясе сәбәпле, изолятор җитәкчеләре очрашуны тыйган. Хәзер аңа дарулар һәм витаминнар да тапшыра алмыйм, - ди Гатин.

10 ноябрьдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Чанышеваны ике айга изоляторга ябу карары чыгарды. Ул "экстремистик төркем оештыруда һәм аны җитәкләүдә" гаепләнә. 9 ноябрьдә Уфада Навальный тарафдарлары өйләрендә тентүләр узды һәм Лилия Чанышева кулга алынды.

Чанышева мәхкәмәдә үзен йөкле дип уйлавын белдерде.

Кичә активистның адвокатлары аның якын көннәрдә очкыч яки махсус машина белән Мәскәүдәге 6нчы тикшерү изоляторына озатылу мөмкинлеген белдерде.

Чанышеваның адвокаты Сергей Макаренко белдерүенчә, изоляторда дарулар һәм витаминнарның табиб карары нигезендә генә бирелүен әйткәннәр. Изоляторның үз табибы булмау сәбәпле, Чанышева читтән табиб чакыртуны һәм дарулар, витаминнар бирүне сораган. Адвокат сүзләренчә, изолятордагыларның туганнары белән очрашуы чыннан да бер ел элек тыелган.

Ул шулай ук Чанышеваның аппеляция гаризасы якын көннәрдә тапшырылачагын да белдерде.

— Республика югары мәхкәмәсе гаризаны өч көн эчендә карарга тиеш. Аңарчы Чанышеваны Мәскәүгә алып китсәләр, ул мәхкәмә утырышында видеоэлемтә аша катнашачак, - ди Макаренко. Аның сүзләренчә, хәзер активистның хәле "нормаль".

Узган пәнҗешәмбе Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Лилия Чанышеваны сак астыннан чыгарырга чакырды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!