Минзәләдәге очкыч һәлакәтеннән соң уздырылган тикшерү "чамадан тыш күп хокук бозулар" ачыклаган 

Минзәләдә килеп төшкән очкыч

Очкычта чамадан тыш йөк булуы, шулай ук рөхсәт бирү кәгазьләре һәм очыш документларында хәрәмләшүләр ачыкланган. 

Минзәләдә ДОСААФ очкычы һәлакәте уңаеннан уздырылган прокуратура тикшерүе бу оешманың авиация эшчәнлегендә систем җитешсезлекләре булуын күрсәткән. Бу хакта Русиянең баш прокуроры Игорь Краснов белдергән, дип яза "Интерфакс".

Һәлакәт 10 октябрьдә булды. Татарстанның Минзәлә районында парашютчылар утырган ике моторлы L-410 очкычы җиргә килеп төште. Нәтиҗәдә 16 кеше үлде, алты кешенең гомерен саклап кала алдылар. Соңрак гадәттән тыш хәл уңаеннан җинаять эше ачылды. Тикшерү алып баруны Русия тикшерү комитетының үзәк аппаратына тапшырдылар.

"Кайнар эзләрдән уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә, очкычта чамадан тыш йөк булуыннан алып рөхсәт бирү кәгазьләре һәм очыш документларындагы хәрәмләшүләргә кадәр, чамадан тыш күп хокук бозулар ачыкланды", дигән бу уңайдан Игорь Краснов.

БУ ТЕМАГА: Минзәләдә очкыч һәлакәте. Сәбәпләрен ачыклау бара


Аның әйтүенчә хәзер хәрби прокуратура ДОСААФның бөтен оешмаларында да тикшерүләр уздыра. Нәтиҗәләр 15 декабрьдә билгеле булачак. 2021 елда күзәтү-тикшерү чаралары оештыру ниятләнә.

Let L-410 "Turbolet" - ике моторлы җиңел очкыч. 1966-1967 елларда Let Kunovice Чехославакия заводында чыгарыла башлаган. 2008 елда Екатеринбурдагы Урал сивил авиация заводында җыелган беренче L-410 очкычы чыгарылган.

Минзәлә аэроклубында кулланылган әлеге очкыч 1987 елдан бирле кулланылышта булган. Башта ул СССР Хәрби һава көчләрендә очкан, аннары саклауга куелган, соңрак ДОСААФ системына бирелгән.

Сентябрьдә L-410 Иркутски янында, июльдә — Кемерово янында килеп төшкән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!