Беларустан Польша ягына йөзеп чыгарга теләгәндә елгада батып үлгән Сүрия мигранты 19 яшьлек Әхмәт Әл-Хәсән 16 ноябрьдә Бохоникида Польша татарлары зиратында җирләнде. Әхмәтнең дусты сөйләвенчә, аларны Беларус чик сакчылары елгага керергә мәҗбүр иткән. Әхмәт йөзә белмәү сәбәпле батып үлгән. Бу хакта Testigo Documentary журналисты Maciej Moskwa Facebook-та яза.
Польшада шактый еллар яшәүче Сүрия табибы Касыйм Шади ярдәмендә Әхмәтнең җирләнүен әнисе һәм туганнары мобил телефон аша күрә алган. Мәрхүмнең туганнары Сүрия, Үрдүн һәм Төркиядә яши.
Әхмәт гаиләдә төпчек малай булган. SalamLab Facebook-та язуынча, ул Беларуска Сүриянең Һомс шәһәреннән килгән.
Элегрәк Гыйрактан килгән 30 яше дә тулмаган көрд качагы Ребаз Нәҗм Һама Азатлыкның беларус редакциясенә биргән әңгәмәсендә Беларус чик сакчыларының елгага куып кертелүе турында сөйләгән иде.
Associated Press хәбәр итүенчә, Бохоники авылы җирле татар-мөселман җәмгыяте рәисе Мачей Щенснович мигрантлар өчен кием-салым җыя һәм аларга ризык пешереп ашата. Ә шул авылда яшәүче татарлар Польша-Беларус чигендә һәлак булучыларны үзләренең мөселман зиратында җирләргә әзер булуларын белдерде.
Мигрантлар белән бәйле кризис башланганнан соң Польшаның Беларус чиге янындагы җирләрендә ким дигәндә биш мөһәҗирнең үле гәүдәсе табылган.
Польшадагы Бохоники татар авылына 1697 елда нигез салынган. Бу авылга баштан 30 татар гаиләсе килеп урнашкан. Хәзер авылда 100 кеше тирәсе яши. Шуларның ундүрте генә татарлар, калганнары католик һәм православ диндәгеләр.
Соңгы айларда Беларуска башлыча Гыйрак һәм Сүриядән дистәләгән мең мигрант килде. Алар Польшага, шулай ук Европа берлегенең әгъзасы булган башка күрше илләргә - Латвия һәм Литвага эләгергә тырыша. Күбесенең максаты – Германия, алар биредә сыену урыны сорарга тели. Польша бу кешеләрне чик аша уздырмый, чиктә хәрби хезмәткәрләр тора.
Белешмә: Липка татарлары
Липка татарлары — XIV гасырдан хәзерге Польша, Литва, Беларус җирләрендә яшәүче татарлар. Гомуми саннары 15 мең чамасы. 8 меңнән артыгы Беларуста, 2 меңе Польшада, 3 меңе Литвада яши. Бер өлеше Русия, Украина һәм башка дәүләтләрдә гомер кичерә. Диннәре: сөнни мөселман, христиан (православ, католик, протестант). Телләре: поляк, литва, беларус, сирәк кенә татар телләре. Язулары: латин, кирил һәм гарәп әлифбалары нигезендә.
Татарларның берничә дулкыны хәзерге Польша, Литва һәм Беларус җирләренә XIV гасырдан килә башлый. Алар нигездә поляк патшалары гаскәрендә хезмәт иткән һәм тарихка үзләренең батырлыгы белән кереп калган. XVII гасыр азагында Польша патшасы Ян Собиецки татарларның шушы тугрылыклы хезмәте өчен аларга җир-утарлар бүлеп бирә, татарлар асылзат титулын ала башлый. Бүгенге көндә татарлар күпләп яшәгән Крушиняны авылы татарларга 1679 елда бирелә.
2010 елда Польшаның Гданьски шәһәрендә татар хәрбие хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Тантанада Польшаның ул чактагы президенты Бронислав Комаровски үзе катнашты. Аның әнисе Ядвига Комаровска әтисе ягыннан татар булуы турында сөйләгән иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!