Дөнья җәмәгатьчелеге инде бер атнага якын Польша-Беларус чигендә мигрантлар мәсьәләсен күзәтә. Cугыш барган Сүрия, Гыйрактан качып Европага омтылучы бу мөселманнарның саны Беларуста көннән-көн арта бара. Мигрантлар төрле шәһәрләрдән очкыч белән Минскига килә һәм Польша аша Германиягә китәргә тырыша. Польша аларны кертмәс өчен чик буена дистәләгән мең өстәмә хәрбиләр китерде. Мигрантлар арасында балалар да, йөкле хатыннар да җитәрлек.
Гыйрактан килгән, 30 яше дә тулмаган көрд качагы Ребаз Нәҗм Һама Беларуска инде октябрь урталарында ук килгән. Азатлык радиосының беларус редакциясенә әйтүенчә, ул Польша аша Германиягә китәргә өметләнеп инде атналарча чик буенда тилмерә. Элек Гыйракта йортларга җылыту системнары урнаштыручы булып эшләгән Ребаз әйтүенчә, Беларус аша Польшага узып булуы турында Гыйракта бик күпләр ишеткән һәм бу эшне оештыручы махсус ширкәтләр дә шактый.
— Беларуска эләгү өчен ике фото һәм паспорт кирәк. Ул бик җиңел. Көрдестаннан Беларуска кешеләр көн саен килә, - ди ул.
Аның әйтүенчә, бер кешегә Беларуска килү бәясе 3,5 мең доллар. Әгәр ул ярдәмче аша Германиягә керә алса, тагын 6,5 мең доллар түли. Барысы бергә 10 мең доллар дигән сүз.
Ребаз белән килгән төркем Минскига Дубай аша очкан. Башта Минскида ярдәмчеләр аларны алдан ук мигрантлар өчен әзерләнгән "Планета" кунакханәсенә урнаштырган, соңрак машина белән Брест өлкәсенә, Польша чигенә китергәннәр. 17 октябрьдә ярдәмче чик буендагы чәнечкеле чыбыкларны кисеп, мигрантларны Польша ягына уздырып җибәргән.
Әмма Польшада мигрантларны полиция тотып кыйнаган һәм шул төндә үк кире Беларус ягына озаткан. Мигрантлар Беларус урманында учак ягып җылынып утырганда аларны чик сакчылары күреп алган һәм яңадан Польшага эләгергә ярдәм итә алачакларын әйткән.
Шулай итеп Беларус чик сакчылары аларны машина белән чик буендагы башка бер урынга алып киткән. Әмма анда чикне елга аша йөзеп чыгарга туры килгән.— Елга бик салкын иде. Без аны йөзеп чыктык. Аннан җиде чакрымлап йөгереп уздык. Тик безне Польша полициясе тотты һәм бу юлы тагын да начаррак булды. Алар безне кыйнады һәм барлык акчаларыбызны — 1200 евро һәм 1300 доллар — тартып алды. Мине куллары, аяклары белән кыйнадылар, әмма биткә тимәделәр, - ди Ребаз.
Нәтиҗәдә мигрантлар төркеме тагын Беларус ягына кайтарыла. Бер сәгатьтән аларны Беларус чик сакчылары тотып мигрантларны туплау өчен әзерләнгән бер аланлыкка илтеп куя.
Берничә көннән Ребазлар төркеме янына бер Беларус чик сакчысы килеп тагын елга аша Польшага китәргә тәкъдим итә. Тик бу юлы мигрантлар елгага керә дә, чик сакчылары машинасын китүен күргәч, кире борылып Беларус урманына кача.
Ребаз әйтүенчә, Беларус чик сакчылары мигрантларга Польша чиген канунсыз рәвештә узарга ярдәм итәргә тырыша.
— Безне шулай кулланалар. Безне китергән ярдәмче чик коймасы чыбыкларын кискәндә тавыш бар урманга яңгырап торды, әмма беркем дә килмәде, гәрчә чик сакчылары якында гына булырга тиеш иде. Ә Польшадан кайтуга шунда ук эләктереп алдылар, - ди Ребаз.
Чик буендагы мигрантлар Польшага эләгергә өметләнеп инде атналарча салкын һавада көн күрә. Кыш якынлаша, көннәр суына бара, мигрантлар учак ягып җылынырга тырыша.
Польшаның чик буе районнарында яшәүче кайберәүләр октябрь урталарыннан бирле тәрәзәләренә яшел утлар куя. Яшел ут Беларустан Польшага үтеп керә алган мигрантларны кабул итәргә әзерлекне аңлата. Бу йортта мигрантлар җылы ашка, медицина ярдәменә өмет итә ала.
Польшаның татар авылы саналган Крушиняны чик буеннан биш чакрымда гына урнашкан. Әлеге авылда йорты булган Мария Хазбиевич Азатлыкка сөйләвенчә, андагы һәм якын тирәдә яшәүче башка татарлар да мигрантларга төрлечә ярдәм күрсәтергә тырыша.
— Мин җәен Крушиняныда, кышын чиктән 60 чакрым ераклыктагы Белосток шәһәрендә яшим. Мондагы мөселман җәмгыятьләре мигрантлар өчен кирәк-яраклар җыя. Аннары аерым кешеләр аларны илтеп тапшыра. Мөселманнар дигәндә монда беренче чиратта татарларны истә тоталар. Әлбәттә оешмага гарәпләр һәм башка мөселманнар да керә, әмма нигезендә татарлар тора.
Монда мөселман җәмгыятьләренең берничә бүлеге бар. Аларның берсе Боһоникида, икенчесе Крушиняныда урнашкан. Бу авыллар Кузницы ягындагы чиккә бик якын. Чикне саклаучы полякларга да кайнар ризык әзерлиләр. Алар бит безнең иминлекне кайгырта. Беларус ягындагы мигрантларга ризыкны бирә алмыйлар, чөнки алар янына үтеп булмый. Мигрантлар өчен кирәк-ярак җыялар. Миңа бу хәлгә калган кешеләр кызганыч. Польша-Беларус чигендә бу беренче шундый очрак, - ди ул.
Польшадагы татар оешмасы җитәкчесе Ежи Шахуневич шулай ук мигрантларга ярдәмгә әзер булуын әйтте Азатлыкка. Хәтта ихтыяҗ булган очракта мигрантларны үзәкнең йортында яшәтергә дә әзерләр.
— Барысына да Беларус президенты Александр Лукашенка гаепле. Ул мигрантларны күпләп китертә. Европа мигрантлар белән бәйле сәясәттә Төркиягә биргән кебек, Беларуска да акча бирсен өчен эшли. Мигрантлар чикне узсалар, Польша чик сакчылары тота, куалар, кыйныйлар. Польшада төрле хәйрия оешмалары чикнең Беларус ягындагы мигрантларга ярдәм итәргә тырыша, Беларус ягы ярдәмне кертми. Юлда ярдәм төялгән бик күп машиналар тора. Хәзер бит урамда температура минус ике-өч дәрәҗәгә төшә. Әле бит коронавирус таралган вакыт. Бик күп кеше үләчәк, чөнки кышка таба кешеләр урманда кала, - дип борчыла ул.
Беларус татарлары да ярдәм итүдән читтә калмый. Татарларның Viber төркемендә ярдәм җыя башлау турында игълан урнаштырганнар.
Беларус мөфтие Абубәкер Шабанович Азатлыкка әйтүенчә, алар мигрантларга илтү өчен әйберләр җыя башлаган.
— Башта ул мигрантлар һава аланыннан Мински шәһәренә килә һәм аннары гына чиккә юл тоталар. Минскига килгәч кайберләре мәчеткә керә. Араларында хатын-кызлар, балалар да бар. Аларны ашатабыз, медицина кирәк-яраклары, җылы киемнәр бирәбез. Төнге 12гә кадәр алар мәчеттә кала ала, ә аннары чиккә киткәнче фатирларга урнаштырабыз.
Хәзер без үзәкләштерелгән ярдәм күрсәтү эшенә күчтек. Мин христиан, православ, католик, яһүд дине руханиларына мөрәҗәгать иттем. Бүген шул дүрт дин вәкилләре җыелып Беларус-Польша чигендәге мигрантларга әйберләр җыярга дип килештек. Дүшәмбе-сишәмбе инде бу әзер әйберләрне урыннарга илтәчәкбез. Кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез.
Шулай ук Беларустагы дүрт конфессия җитәкчеләре миграция кризисы сәбәпле Европа илләре сәясәтчеләренә һәм дин тотучыларга мөрәҗәгать белән чыктык. Ул мигрантлар, мигрантлар үз илләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган һәм яклау эзлиләр. Без аларга ярдәм итәргә тиеш, - диде ул.
Тумышы белән Беларусның татарлар яшәгән Ивье авылыннан булган элекке доцент Рәхмәт Байтасов Лукашенка шушы юл белән Европадан үч алырга булды дип саный.
— Әгәр мигрантларны Польша ягына чыгарсаң, алар тагын да күбрәк киләчәк. Аларны чыгарырга ярамый. Лукашенка шушы юл белән Европадан уч алырга булды. Ул Русия ярдәменә өметләнә, үзе артында Русия торуын әйтә. Әмма поляклар үзенчәлекле халык, алар бирешмәячәк.
Чик буендагы кешеләр кызганыч. Аларны бер яктан поляклар тота, икенче яктан беларуслар кыйный. Мин Беларус куәт оешмаларының ничек эш итүен яхшы беләм, - ди Байтасов.
- Европа берлеге илләре белән Беларус чигендәге миграция кризисы Европа берлеге Беларустагы режимга каршы яңа чикләүләр кертү сәбәпле, берничә ай элек Александр Лукашенка чикне күзәтүне йомшартырга вәгъдә иткәч башланды.
- Ноябрьдә вазгыять кискенләште. Европа берлегенә керергә рөхсәте булмаган мигрантлар колоннасы берничә мәртәбә чик буе сакчыларына һәм хәрбиләренә каршылык күрсәтеп, Беларус ягыннан Польшага бәреп чыгарга тырышты.
- Күпсанлы тикшерүләр күрсәткәнчә, мигрантлар Беларуска ил хакимиятләренең хуплавы белән максатчан рәвештә чакырылган.
Белешмә: Липка татарлары
Липка татарлары — XIV гасырдан хәзерге Польша, Литва, Беларус җирләрендә яшәүче татарлар. Гомуми саннары 15 мең чамасы. 8 меңнән артыгы Беларуста, 2 меңе Польшада, 3 меңе Литвада яши. Бер өлеше Русия, Украина һәм башка дәүләтләрдә гомер кичерә. Диннәре: сөнни мөселман, христиан (православ, католик, протестант). Телләре: поляк, литва, беларус, сирәк кенә татар телләре. Язулары: латин, кирил һәм гарәп әлифбалары нигезендә.
Татарларның берничә дулкыны хәзерге Польша, Литва һәм Беларус җирләренә XIV гасырдан килә башлый. Алар нигездә поляк патшалары гаскәрендә хезмәт иткән һәм тарихка үзләренең батырлыгы белән кереп калган. XVII гасыр азагында Польша патшасы Ян Собиецки татарларның шушы тугрылыклы хезмәте өчен аларга җир-утарлар бүлеп бирә, татарлар асылзат титулын ала башлый. Бүгенге көндә татарлар күпләп яшәгән Крушиняны авылы татарларга 1679 елда бирелә.
2010 елда Польшаның Гданьски шәһәрендә татар хәрбие хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Тантанада Польшаның ул чактагы президенты Бронислав Комаровски үзе катнашты. Аның әнисе Ядвига Комаровска әтисе ягыннан татар булуы турында сөйләгән иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!