Дамир Исхаков: "Татар төбәкчеләрен Русия күләмендә берләштерергә кирәк"

Дамир Исхаков

Алар татар конгрессы канаты астында эшләргә тиеш булачак.

Киләсе бер-ике ел эчендә Русия татар төбәкчеләре оешмасы барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта тарихчы Дамир Исхаков "Туган җир" журналы чыга башлауга биш ел тулуга багышланган матбугат очрашуында белдерде.

"Безгә Русия күләмендә татар төбәкчеләре хәрәкәтен берләштерергә кирәк. Безнең берләштерү корылтае булды, әмма оешма теркәү узмады. Татарстанныкын гына теркәделәр. Бер-ике елда Русия буенча бөтен төбәкчеләрне берләштереп, оешма төзергә кирәк. Алар татар конгрессы канаты астында эшләргә тиеш булачак. Безнең бурыч – һәрбер милли оешма каршында төбәкчеләр хәрәкәтен оештыру. Татар яшьләре хәрәкәте, аксакаллар, хатын-кызлар җәмгыяте берләшкән. Хәзер төбәкчеләрне берләштерә алсак, бу милли рухны сакларга ярдәм итәчәк", диде ул.

Сентябрь аенда Омскида узган Бөтентатар төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыятенең җыены җитәкчелектәге каршылыкны күрсәтте. Форумда Русиянең 22 төбәгеннән 150ләп вәкил катнашты.

БУ ТЕМАГА: Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены җитәкчелектәге каршылыкны күрсәтте

Сүз 2017 елда оешкан Бөтентатар төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте турында бара. Корылтай вакытында аның рәисе итеп Камил Әбләзев , урынбасарлары булып тарихчылар Дамир Исхаков, Альберт Борһанов, Илдар Габдрафыйков сайланды.

Иң актив татар төбәкчеләре булып Башкортстан татарлары санала, дип саный тарихчы Илнар Гарифуллин. Алар рәсми пропагандага каршы көрәш алып бара, ди ул.

"Башкортстан төбәкчеләре - үз фикерле халык. Алар рәсми пропаганданы алып бармый, татар позициясендә кала. Биш ел элек төбәкчеләр җәмгыяте төзелүне алга сөрүче булып Башкортстан татарлары торды. Үз төбәген иң күбе өйрәнүчеләр булып алар санала. Без моны җыен вакытында да, китапларны тәкъдим иткәндә дә күрдек. Татарстанда да аның кадәр төбәкчеләр юк. Фәнни институтлар Башкортстан татарлары тарихын бирмиләр, йә ялган мәгълүмат җиткерәләр. Бу төбәкчеләр җилкәсенә төшә", диде ул.

БУ ТЕМАГА: Фәүзия Бәйрәмова: "Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятенең киләчәген корылтайда хәл итү кирәк"


Матбугат очрашуы "Туган җир" журналының биш еллыгы уңаеннан оештырылган иде. Әлеге вакыт эчендә басманың 20нче саны әзерләнгән. Дамир Исхаков сүзләренчә, әлеге журнал татар төбәкчеләре хәрәкәтен көчәйткән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!