Мәскәүдә МФЦда бер ир ут ачкан, корбаннар бар

Иллюстратив фото

Беренчел мәгълүматка күрә, ике кеше үлгән, өч кеше яраланган 

Мәскәүнең көньяк көнчыгышындагы Рязански районы күпфункцияле үзәгендә (МФЦ) бер ир-ат атыш ачкан дип хәбәр итә РБК Эчке эшләр министрлыгының Мәскәүдәге идарәсендәге чыганагына сылтама белән.

Беренчел мәгълүматларга күрә ике кеше – хезмәткәр һәм сакчы үлгән, атучыны тоткарлаганнар дип яза басма. Басмага чыганагы әйтүенчә, тоткарланган атучы – Мәскәүдә яшәүче 45 яшьлек Сергей Глазов. Шулай ук 10 яшьлек баланың яралануы турында хәбәрләр бар.

Мәскәү мэры Сергей Собянин да ике кешенең һәлак булуын, өч кешенең җәрәхәтләнүен раслады. "Үтерүчене тоткарладылар. Җәрәхәтләнүчеләрнең һәм һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашам. Табиблар яраланучыларга ярдәм күрсәтү өчен барысын да эшли" дип язган ул Twitter-дагы сәхифәсендә.

Атышның сәбәбе – битлек аркасында килеп чыккан ызгыш булган дип хәбәр иткән ТАССка полициядәге чыганагы.

"Беренчел мәгълүматка күрә, сакчының битлек кияргә кушуы аркасында килеп чыккан ызгыш нәтиҗәсендә, ир коралын чыгарган һәм ата башлаган. Тулырак мәгълүмат ачыклана. Әлеге вакытка МФЦ хезмәткәрләренең берсенең дә махсус төймәгә басарга өлгермәве билгеле" дип сөйләгән агентлыкка әңгәмәдәше. Шул ук вакытта чыганак сүзләренә күрә, "тоткарланучы адекват хәлдә түгел".

Шушы ук хәбәрне "Интерфакс" чыганагы да раслаган, аның сүзләренчә, атучыны үз акылында булуга тикшерәчәкләр.

Әлеге вакыйга уңаеннан Мәскәүнең тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!