Думада Татарстанның җиде депутаты республиканың президент атамасын калдыру тәкъдименә каршы тавыш биргән

Илдар Гыйлметдинов

Русиядә төбәк хакимияте турындагы законны икенче укылышта кабул итте.

Русия думасында Татарстан парламенты тәкъдим иткән президент вазифасын саклау төзәтмәсе өчен кайсы депутатларның ничек тавыш бирүе билгеле булды. Икенче укылышта федераль канун өлгесен 332 депутат хуплап тавыш бирде, 87се каршы чыкты.

Думага Татарстаннан сайланган Татьяна Ларионова, Рөстәм Кәлимуллин, Марат Нуриев, Айрат Фәррәхов, Азат Ягъфәров, Артем Прокофьев федераль канун өлгесенә каршы тавыш бирде, ягъни "президент" атамасын калдыру яклы булды.

Олег Морозов, Илдар Гыйлметдинов, Айдар Метшин, Әлфия Когогина, Максим Топилин, Елена Ямпольская, Руслан Гаджиев федераль документны яклады, шулай итеп төбәкләрдә президент вазифасын саклауга каршы булды.

Ирек Богуславский һәм Илья Вольфсон тавыш бирүдә катнашмаган.

Артем Прокофьев — КПРФтан, калган депутатлар — "Бердәм Россия" фиркасеннән. Максим Топилин, Елена Ямпольская, Руслан Гаджиев — башка төбәкләрдән булып, Татарстан исемлегеннән сайланучылар.

Моңа кадәр, Татарстан депутатлары үзләре әзерләгән төзәтмәләрне Русия думасында аерым карарга тәкъдим иткән иде. Шул максаттан Дәүләт шурасы дума депутаты Илдар Гыйлметдиновка республика парламенты исеменнән чыгыш ясау хокукы йөкләде. Русия думасы сессиясендә Татарстан депутатлары мондый тәкъдим белән чыкмады. Шул ук вакытта КПРФ вәкилләре бу мәсьәләне аерым карарга чакырды.

БУ ТЕМАГА: Татарстан парламенты президент атамасын бетерүче федераль канун өлгесенә төзәтмәләр тәкъдим итте
  • 2021 елның сентябрь ахырында Русия думасына "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында"дип аталган канун өлгесе кертелде. Ул төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип атауны мәҗбүр итә. Канун өлгесен Русия думасының һәм Федерация шурасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитетлары башлыклары Павел Крашенинников һәм Андрей Клишас кертте.
  • 25 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы канун өлгесенә бертавыштан каршы тавыш бирде. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстанның бу адымына карата "Бу фикерләрнең берсе генә, эш барышында ул да искә алыныр", дип белдерде. 25 ноябрьдә республика парламенты 18 төзәтмә тәкъдим итте. Әлеге канунны депутатлар Русия Конституциясенә, дәүләтнең федератив демократик төзелешенә каршы килә дип белдерде.
  • Депутат Николай Рыбушкин Русия Конституцион мәхкәмәсенә әзерләнергә чакырды.
  • Бүген Русия төбәкләре арасында Рөстәм Миңнеханов кына президент атамасын йөртә. 2020 елда ул әлеге вазифага сайланды. Әлеге федераль канун өлгесе быелның декабрендә кабул ителергә мөмкин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!