ЯҢАРТУ: 17 декабрь Татарстан Югары мәхкәмәсе Нурси китапларын укуда гаепләнгән 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага хөкем карарын гамәлдә калдырды.
Быелның августында аны "Нурчылар" оешмасын (Русиядә экстремистик дип танылган) оештыруда гаепләп, шартлы рәвештә ике елга хөкем иттеләр. Чаллы прокуратурасы мондый карар белән риза булмады, алар аны баштан ук 7 елга утыртуны сорады.
Белешмә: "Нурчылар"
"Нурчылар" – Төркиядә дин галиме Сәид Нурси (1876-1960) нигез салган оешма. 2008 елда "Нурчылар" Русиядә экстремистик дип танылды һәм тыелды. Халыкара оешмалар, шул исәптән АКШның дин иреге комиссиясе һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән бу карарны яңадан карауны сорады.
2014 елда Чаллыда әлеге оешмада катнашуда гаепләнеп, пенсия яшендәге берничә хатын-кыз эзәрлекләнгән иде. Моннан тыш Казанда, Уфада да эзәрлекләнүчеләр бар.
2021 елда мәхкәмә Сәид Нурси китапларын укыган Чаллыдан 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага ике ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.
2020 елда Шәрифуллина өендә тентү узды, Сәид Нурси китаплары табылды. Соңыннан аңа карата җинаять эше ачылды. "Нурчылар" оешмасы Русиядә 2008 елда экстремистик дип танылды, гәрчә төрле белгечләр Нурси китапларында экстремистик эчтәлек юк дип белдерде.
Нәкыя Шәрифуллина 8 ай дәвамында өй сагында булды, аннары беркая китмәү шарты белән бу карар үзгәртелде. Мәхкәмә эшләре 2021 елның гыйнварында башланды. Берничә ай дәвам иткән мәхкәмәгә 31 август нокта куелды, хөкем карары - ике ел шартлы хөкем. Әмма Шәрифуллинаны яклаучы адвокатлар аны тулысынча аклауны сорый.
БУ ТЕМАГА: Сәид Нурси китапларын укуны экстремистлыкка тиңләмәкчеләрЧаллыда озак еллар дәвамында укытучы булып эшләгән Нәкыя Шәрифуллина ни өчен аны Русиянең Җинаять Кодексының 282.2 1 маддәсе нигезендә хөкем итүләрен аңламый, ул моны гаделсез карар дип саный.
Без укыган китаплар әхлак һәм тәртип турында
— Без укыган китаплар Аллаһка карата ярату, әхлак һәм тәртип турында. Мин дә, минем белән укып йөрүче башка хатыннар да бернинди дә куркыныч гамәл кылмадык — ди Нәкыя ханым.
Аны адвокат Руслан Нәгыев яклый. Татарстан Югары мәхкәмәсе аларның апелляция шикаятен карарга тиеш. Чаллы прокуратурасы да шундый ук апелляция кәгазе белән мөрәҗәгать иткән.
— Прокуратура хөкем карары белән канәгать түгел, бик йомшак хөкем дип саный. Ә без, Шәрифуллинаны яклаучылар, аның тулысынча аклануын телибез. Аларның гамәлләрендә җинаять юк, — ди адвокат.
БУ ТЕМАГА: "Экстремист" әбиләрдән кисәтү кәгазен имзалату өчен төрле юллар кулланылаНәкыя Шәрифуллина 1958 елның 1 гыйнварында Татарстанның Яңа Чишмә районы Зирекле авылында туган. Аңа тиздән 64 яшь тула. Ишле гаиләнең беренче баласы. Әти-әнисе гомер буе колхозда терлекче булып эшләгән, белем алу мөмкинлеге булмаса да, башлылар иде дип сөйли Нәкыя Шәрифуллина. Шуңа да балаларына мөмкин кадәр югары белем бирергә тырышканнар.
1975 елда Зирекле урта мәктәбен тәмамлап Нәкыя Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Белгечлеге белән педагог. 1980 елда укуны тәмамлап туган районына эшкә кайта, Ак бүре авылы мәктәбендә физика, математика укыта. Өч елдан кияүгә чыга, ире белән Чаллыга китеп урнаша. 9 ел дәвамында Хисап үзәгендә инженер булып эшли. Аннары Чаллының 21нче мәктәбенә эшкә урнаша, анда 7 ел дәвамында балаларга физика, математика фәннәрен укыта.
— 1991 елда шәһәрнең Ак мәчәтендә "Тәнзилә" мәдрәсәсе ачылды, мин шунда йөри башладым. Безне, кызлар, ханымнарны Зөләйха исемле остаз укытты. Аның ире Әхмәт Билал ирләргә дин дәресләрен бирде, — дип искә төшерә ул. — Бер ел эчендә дин нигезләрен үзләштердек, Коръәнне укырга өйрәндек. Аннары "Тәүбә" мәчетендә үзем дә кызларга дин белемен бирә башладым. Ике мәчет каршында да укыттым. Менә инде 30 ел мөгаллимлек белән шөгыльләнәм. Мәктәптә математика укыттым, шимбә, якшәмбе – мәдрәсәдә шөгыльләндем. Ике эшне бергә алып бардым.
БУ ТЕМАГА: Чаллыда "экстремист апа" мәхкәмәсе башлана1994 елда мәктәптән киттем. Шәһәрдә кызлар өчен "Ихлас" мәдрәсәсе оештырылды. Чаллы шәһәр администрациясе 2 фатир бүлеп бирде: берсе 3 бүлмәле, икенчесе – 2 бүлмәле, алар янәшә иде. Аңа шәһәр дә, Чаллы мөхтәсибәте дә, Татарстан Диния назарәте дә фатиха бирде. Ул рәсми теркәлде, аның нигезләмәсе, укыту програмы булды. Барысы да расланган, килештерелгән.
Безне мәгариф бүлеге дә контрольдә тотты, Диния назарәте дә тикшерде
Төрле яшьтәге кызлар укыды. 5-6 яшьлекләр дә, 25 яшьлекләр дә бар иде. Алар шунда яшәде, укыды. Мәктәп яшендәгеләр иртән мәктәпкә бара, кайткач ял итеп өйдә эшләр башкарылгач, алар дин нигезләрен өйрәнде. "Ихлас" мәдрәсәсе урта белем бирү оешмасы дәрәҗәсендә булды, дипломнар бирелде. Безне шәһәр мәгариф бүлеге дә даими контрольдә тотты, бергә эшләдек, Татарстан Диния назарәте дә тикшерде. Барысы да күз алдында булды.
2007 елда мәдрәсә ябылды, аның эшчәнлеге туктатылды. Чаллының 48нче комплексының "Ихлас Нур" мәчетендә укыттым, әмма анда кем тели, шул килә иде. Күп очракта өлкән яшьтәгеләр. Ул мәчет каршындагы гап-гади мәдрәсә булды.
2014 елда беренче мәхкәмә уза һәм Нәкыя Шәрифуллиннага мәхкәмә 100 мең сум штраф сала.
БУ ТЕМАГА: Чаллы мәхкәмәсе Сәет Нурси китапларының төрекчәсен тикшерәчәк— Куәт органнары тыймады, яшьләрне укытмагыз, әбиләр белән генә эш итегез, Нәкыя апа, диделәр. Без шулай очрашуларны дәвам иттек, анда йөрүчеләр шул пенсиядәге әбиләр иде. Коръән ашларына бергә йөрдек, Коръән укыдык, вәгазьләр сөйләдек. Кем тели, шул килде, — ди ул.
Дәүләткә каршы берни эшләмәдек, уебызда да юк
Нәкыя Шәрифуллина "мин дә, укучыларым да дәүләткә каршы берни эшләмәдек, уебызда да юк. Без укыган китапларда – кешеләргә, тирә-якка, яшәгән урыныңа мәхәббәт белән карау тәрбиясе генә ята. Бөтен нигездә – мәхәббәт", дип кабатлый.
Ул Татарстанның Югары мәхкәмәсе гадел хөкем чыгарыр дип өмет итә. Гаделлек урнашуын, үзенең тулысынча аклануын тели. "Мин – өлкән яшьтәге кеше. Яшәүнең мәгънәсе ислам динендәге мәрхәмәтлектә күрәм. Әлеге вакыйгаларны сынау, язмышым итеп кабул итәм. Акларлар, бу – ялгышлык", ди ул.
Шәрифуллинаның гаиләсе бар. Ире белән алар ике ул тәрбияләгәннәр, берсе Чаллыда, берсе авылда гомер итә. Оныклары бар. Нәкыя ханым Чаллы белән Зирекле авылы арасында яши. Туган авылына кайтып йөри.
БУ ТЕМАГА: Бәйрәмова Миңнехановтан мөслимәләрне яклауны сорадыЯзучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Нәкыя Шәрифулиннаны дин өчен эзәрлеклиләр дип саный.
— Мин Нәкыяне 25 еллап беләм. Аларның туган авылларына еш кайтып йөрдем, туганнары белән аралашам. Зур, көчле, данлыклы авыл ул. Узган атнаны да күрештек. Авырый ул, башы, йөрәге авырта. Бу хәлләрне авыр кичерә.
Сабыр, мәрхәмәтле холыклы булганга күрә кешеләр аңа тартылды
Нәкыя милли хәрәкәттә йөрмәде, ул динне өйрәнде, башкаларга да Коръәнне өйрәтүне максат итеп куйды. Күркәм холыклы булганга күрә аңардан изге китапны укырга өйрәнер өчен йөрделәр. Сабыр, мәрхәмәтле холыклы булганга күрә кешеләр аңа тартылды. Холкы әйбәт аның, шуңа да кешеләр аны яратты. Аны ерактан эзләп киләләр иде. Аның аралашкан кешеләре шул Коръән ашларына йөрүче әбиләр, — ди ул. — Ул динне үзе өйрәнгәндә дә, башкаларга сөйләгәндә дә Сәид Нурси китаплары ачык кулланышта иде бит, соңгы елларда гына экстремистик дип танылды.
Нәкыяне дин өчен, мине — милләт өчен эзәрлеклиләр. Ул сабыр итеп моны кабул итә, тыныч, зарланмый. Ул күп мыскыллауга түзде, түзә, башыннан әллә нинди авырлыклар узды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!