Татар активистлары Татарстан хокукларын яклап пикетлар уздырды

Казанда ялгыз пикет

Берлек яшьләре Татарстанда президент институтын саклап калуны сорый.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Татарстан президенты исемен, республика хокукларын яклап Казанның ике урынында ялгыз пикетларга чыкты. Ялгыз пикетлар 29 декабрьдә Казанның Ирек мәйданында һәм Казан Кирмәне алдында үтте.

Берлек рәисе Наил Нәбиуллин Азатлыкка сөйләвенчә, пикетларга чыгуның төп максаты — Татарстанның хокукларын яклау.

"Татарстан соңгы елларда үз хокукларын шактый югалтты һәм 1990нчы елларда яуланган уңышлардан артка чигенде. Без моңа борчылу һәм ризасызлык белдерәбез. Аеруча Татарстан президенты институты мәсьәләсе, 2017 елда озынайтылмаган шартнамә, татар телен ихтыяри укытуга күчерү мәсьәләсе безне бик борчый", дип белдерде ул.

Нәбиуллин пикетларда күтәрелгән шигарьләр дә әлеге темалар белән бәйле булган. Бу шигарьләрдә "Татарстан президент институтын һәм Конституция мәхкәмәсен саклап калуны, татар телен мәҗбүри укытуны таләп итәбез. Татарстан һәм татар халкының хокукларынан тагын күпме артка чигенербез?" дигән сүзләр язылган.

"Кызганыч, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та, безне ишетмәделәр дип искәртсә дә, Татарстан президенты институтын югалту белән килеште. Без "Азатлык" татар яшьләре берлеге буларак болар белән ризалашмыйбыз. Бу чигенүләрнең бер чиге булырга тиештер дип уйлыйбыз. Алга таба чигенмәскә, үз хокукларыбызны демократик юллар аша якларга чакырабыз", диде Нәбиуллин.

БУ ТЕМАГА: Миңнеханов президент дип аталуны тыючы канунга буйсыначак. Моның белән килешмәүчеләр дә бар

Аның сүзләренчә, киләсе елда Клишас-Крашенников кануны гамәлгә керә калса, Татарстан дәүләт шурасы яисә аерым депутатлар кичекмәстән Русия конституция мәхкәмәсенә бу канунны шикаять итергә һәм демократик юл белән ахыргача көрәшергә тиешләр.

"Чөнки бу канун конституциягә, демократия нигезләренә каршы килә торган канун. Бу канунга каршы бар юллар белән көрәшергә кирәк. Ничек кенә булмасын без Татарстан президенты статусын саклап калырга тиешбез", дип җиткерде Наил Нәбиуллин Азатлыкка.

  • 2021 елның сентябрь ахырында Русия думасына "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында"дип аталган канун өлгесе кертелде. Ул төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип атауны таләп итә. Канун өлгесен Русия думасының һәм Федерация шурасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитетлары башлыклары Павел Крашенинников һәм Андрей Клишас кертте.
  • 25 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы канун өлгесенә бертавыштан каршы чыкты.
  • Канун өлгесен Ферерация шурасы раслады һәм Русия президенты имзалады. Президент имзалаганнан соң аның Татарстан президенты атамасын бетерү турындагы, төбәк парламентларына һәм хөкүмәтләренә караган маддәләре 2022 елның 1 июненнән гамәлгә керә. Кайбер маддәләр 2023 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
  • Русиядә президент атамасы төбәк җитәкчеләре арасында бары Татарстанда гына калган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!