Казакъстандагы чуалышлар нәтиҗәсендә илгә читтән гаскәрләр керүе күпләрне сагайтып җибәрде. Президент Касым-Җомарт Токаевның Русия тирәсендә тупланган Күмәк иминлек килешүе оешмасы (ОДКБ) хәрбиләрен чакыруы казакълар өчен дә көтелмәгән хәл булды. Совет берлеге таркалуны "20нче гасырның иң зур геополитик фаҗигасе" дип атаган Русия президенты Владимир Путинны хуплаучылар исә моны элекке империя җирләрен кире тупларга тагын бер мөмкинлек ачылуы буларак күрә. Русиядә элекке Совет берлеген торгызу турында хыялланучылар шактый һәм алар инде күптәннән Путинга шундый өметләр баглый.
БУ ТЕМАГА: Казакъстанга читтән гаскәр китертү нинди нәтиҗәләргә китерә алаКазакъстанның үзендә кәефләр нинди соң? Азатлык шуны белешү өчен анда яшәүче татарларга мөрәҗәгать итте.
Автомобиль ягулыгы буларак кулланылучы газ бәясен ике тапкыр арттырудан башланып киткән протестлар, чуалышлар илнең күп кенә шәһәрләрен биләп алды. Атышлар, җирле хакимият бинасын басып алу Казакъстанның төньяк көнчыгындагы Семей шәһәрендә дә булды. Элек Жезкен шәһәрендә имам булып эшләгән, хәзер Семейдә хосусый эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Рамил Рәхимбаев шунда туып үскән.
— Монда бөтен казакълар, һичшиксез, илнең бәйсезлеге яклы. Алар аны Аллаһ биргән бүләк буларак кабул итә, һәм ул бәйсезлек җиңел генә бирелмәде, 1986 елда Мәскәү Казакъстанга аңарчы беркайчан да монда эшләмәгән урыс кешесе Геннадий Колбинны җитәкче итеп куярга теләгәч зур күтәрелеш булды, кан да коелды (төрле исәпләүләргә караганда 170-200 кеше һәлак була - ред.). Шуңа күрә бәйсезлек казакълар өчен кадерле. Казакълар Русиягә кушылу яки Совет берлегендәге кебек яңадан берләшүне беркайчан да кабул итмәячәк, алар бәйсезлек өчен бик нык тора - ди Рәхимбаев.
Аның фикеренчә, Казакъстанда булган бу хәлләрне илдә тормышның авыр булуы белән генә аңлату дөрес түгел, ә менә югары җитәкчелектәге коррупция күпләрне борчый.
Казакълар Русиягә кушылу яки Совет берлегендәге кебек яңадан берләшүне беркайчан да кабул итмәячәк
— Монда тормыш алай ук авыр түгел. Ә менә кирәгеннән арттырып җибәреп 500-600 кешелек туйлар ясаучылар да шактый, ул туйга кредитка акча алып, бурычка баталар. Берәр кеше вафат булса да, шундый ук хәл. Бу дөрес түгел дип исәплим. Эшләгән кешегә эш тә бар. Бер туганым дәүләт ярдәме белән социаль яктан мохтаҗлар өчен оештырылган кибет тота, анда азык-төлек бәяләре башка кибетләрдәгедән арзанрак. Күп балалы гаиләләр, картлар, аз керемлеләр өчен дә шартлар тудырылган. Монда пенсияләр дә Русиядәгедән яхшырак. Русия чигендәге Жезкен бистәсендә яшәп алган идем. Илдә казакъ теленең күтәрелүен өнәмәгән шактый урыслар аннан китеп, Русиядә яши, әмма пенсияләренең Русия системына күчерелүен теләмиләр, пенсияне Казакъстаннан алып, ул теңгелерне рубльгә алыштыралар һәм Русия пенсионерларыннан яхшырак яшиләр, - ди Рәхимбаев.
Шул ук вакытта, Рәхимбаев Казакъстанда казакъча өйрәнгән урыслар да бик күп, телевидениедә казакъча тапшырулар алып баручылар да бар ди. Татарлар өчен казакъ теле бернинди проблем түгел, казакъча өйрәнү бик җиңел, әмма монда татарлар үз ана телләрен дә саклый, дини йолаларны, җеназаларны татар муллаларын чакырып, татар телендә оештыра, - ди Рамил Рәхимбаев.
Шулай ук Семейдә яшәүче, андагы Татар сәнгать мәктәбен оештырган һәм әле дә анда эшләүче Габдулхак Ахунҗанов та казакълар Мәскәү контроленә эләгергә теләмәс дигән фикердә.
— Кемнәрдер Совет берлеге турында хыялланса да, аны торгызу мөмкин түгел, ул барыбер алар күз алдына китергән берлек була алмый. Бәйсезлек кулыңа эләксә, үзең хуҗа буласың килә. Азатлыкны бер сизгәннән соң аннан аерыласы килми. Совет чорында монда казакълар үз җирләрендә башка кеше фатирында яшәүче квартирантлар хәлендә иде. Ә хәзер акча да үз кулларында, бөтен эшне үзләренчә алып баралар. Мәскәү белән нинди генә якынлык булса да, үзләренең хуҗа булып яшиселәре килә һәм шулай яшиләр дә. Казакълар үз бәйсезлеген беркемгә дә бирмәс, бары күрше илләр белән тату яшәргә тырышыр, - диде Ахунҗанов.
Тумышы белән Татарстаннан булган, 1967 елда Казакъстан үзәгендәге Караганда шәһәренә күченеп киткән, хәзер пенсиядәге Рәсимә Гарипова Русия, Беларус, Казакъстан бергә кушылса, әйбәт булыр иде, акчалар бер үк булыр иде, туган якка кайтып йөрү дә җиңелрәк булыр иде ди. Икенче яктан Русиядәге бәяләр аның өчен коточкыч зур булып күренә. Мәсәлән, Русия акчасы белән Казакъстанда машина газы бәясе 8-9 сум тора. Аны 16 сумга кадәр күтәрүгә ризасызлык белдереп казакълар күпләп урамнарга чыкты һәм бәяне кире төшерделәр. Татарстанда исә шул ук газ 25 сумнан артык тора, Башкортстанда 27-29 сум, Пермьдә 30 сумга җитә.
— Русиядәге кебек бәяләр безнең өчен "о-ля-ля" була. Монда бәяләр күпкә түбәнрәк, шул ук вакытта монда безнең пенсия Русиядәгегә караганда күпкә әйбәтрәк. Мәсәлән, мин хәзер 127 мең теңге чамасы пенсия алам. Русия акчасы белән 22 мең сум чамасы. Иремнеке Русия акчасы белән исәпләгәндә 25 мең сумнан артык чыга. Бу безгә җитә, шул акчага әйбәт кенә яшәп ятабыз, ди Гарипова.
Казакъстаннның Павлодар шәһәрендә туып үскән, хәзер башкала Нур-Солтанда Казакъстан яшьләре арасында социологик тикшеренүләр белән шөгыльләнүче фәнни-тикшеренү үзәгендә эшләүче Элина Паули Русия белән ничек тә булса берләшү турында сүзне ишеткәнем дә юк ди.
— Казакъстан патриотизмы бик көчле. Русия белән ниндидер берләшү турында бернинди дә сүз юк, ишеткәнем булмады. Безнең бәйсезлек бар, без Русиягә берничек тә кермәячәкбез, аның белән берләшмәячәкбез. Русия - безнең күрше һәм шулай булып калырга телибез. Инде яңа гасыр, яңа буын үсеп чыкты, без башкача фикерлибез. Шуңа күрә, аның турында бернинди дә сүз була алмый. Бары тик дусларча күршелек кенә, - ди Элина.
Без Русиягә берничек тә кермәячәкбез, аның белән берләшмәячәкбез
Элина Паули бер үк вакытта Казакъстандагы татар яшьләре лидерларының берсе буларак, Казанга, Татар яшьләре форумнарына да йөри. Аның әйтүенчә, Казакъстан татар оешмалары андагы Татарстан вәкиллеге белән дә аралашып тора. Татарстан татарлар белән генә түгел, Казакъстан эшмәкәрләре белән дә хезмәттәшлекне арттырырга тырыша. Күптән түгел Татарстан сәүдә пулаты Казакъстан буйлап бизнес-тур оештырган һәм хезмәттәшлек килешүләре имзаланган. Татарстан ширкәтләре биредә үз бүлекләрен ача, инвестицияләр кертә, ди Элина Паули.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!